поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БАИМОВА МАРГАРИТА

Баимова Маргарита Илгиз кызы булам. Башкортстандагы Кырмыскалы районының Константиновка авылында тудым. Миңа ике яшь булганда, гаиләбез Илеш рай­онының Югары Яркәй авылына күченгән. 2012 елда Югары Яркәйнең 1нче гимназиясен тә­мамладым. Минем әтием Уфа шәһәрендә электрик булып эшли. Әнием Эльвира өйнең ямен саклый. Мин кеч­кенәдән биергә, китаплар укыр­га яратам. Татар ша­гыйрь­ләреннән иң яратканым – Габдулла Тукай. Ә рус язучыларыннан Лев Толстой әсәр­ләренә мөкиббән китәм. Мин татарча язарга һәм, туган телемне яратканга, татар журналисты булырга ниятләдем.

Хыялым тормышка ашты

Күп кенә югары уку йортлары арасыннан мин Казан (Идел буе) федераль университетын сайладым. Чөнки анда уку минем бик зур хыялым иде. Укырга кергәнне белгәч, шатлыгым эчемә сыймады. Ур-ра, хыялым чынга ашты! Үзебездән ерак тугел Уфада да яхшы вузлар бар иде. Ләкин КФУ дәрәҗәлерәк, бөтен илебезгә танылган вузларның берсе. Анда яхшы белем бирелә, дигән сүзләр белән килешәм. Аны тәмамлау­чылар дөньяның төрле җирендә эшли ала. КФУда бик күп түгә­рәкләр, секцияләр эшли. Димәк, иҗади яктан да үсәргә мөмкин.

Моннан тыш, минем Казанда яшисем килгән иде. Истәлекле, тарихи урыннары белән җәлеп итә ул үзенә. Билгеле, беренче вакытларда бик кыен иде. Бигрәк тә иҗади имтиханны бирүем истә калды. Аны тапшыра алмасам, нишләрмен, дип борчылдым. Имтихан өч бүлектән тора иде: язу, сөйләү һәм газеталарда басылган язмаларны тапшыру. Имтиханны биргәч, Башкортстанга кайтып киттем. Юлда уку турында гына уйладым, чөнки Казаннан аерыласым килми иде инде. Юкка борчылганмын, бүген мин – журналистика һәм социология факультеты студенты. Ме­нә шулай итеп, олы тормыш юлына аяк бастым.

Әти-әниемә, миңа төпле белем биргән укытучыларыма бик рәхмәтлемен. КФУда укуым белән мин горурланам.


www.Vatantat.ru
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»