поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БАДЮГИНА АЗАЛИЯ

Азалия Исмәгыйль кызы Бадюгина 1933 елның 29 маенда Алма-Ата шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1952— 1957 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1957—1958 елларда Әлмәт шәһәрендә «Знамя труда» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1962—1964 елларда Ленинград мәктәпләренең берсендә педагог-тәрбияче булып эшли 1964 елның ноябреннән бирле ул — Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор хезмәтендә. 1973 елдан КПСС члены. А. Бадюгина — тәрҗемәче, татар язучыларының проза әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Беренче тәрҗемә үрнәкләре (Ә. Еники, Г. Гали, Л. Ихсанова хикәяләре) 1963 елда Мәскәүдә һәм Казанда чыккан күмәк җыентыкларда дөнья күрә. А. Бадюгинаның күләмлерәк тәрҗемәләреннән Г. Гобәйнең «Без үскәндә» («Когда мы росли», 1964) повестен, X. Мөҗәйнең «Сугыш елъязмасы» («Летопись войны», 1978) китабын, Ә. Еникинең «Повесть һәм хикәяләр»ен («Повести и рассказы», 1982), Ш. Камалның «Таң атканда» («На заре», 1983) романын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Аның тәрҗемәләре арасында шулай ук К. Насыйри, Ф. Әмирхан, Ә. Фәйзи, Г. Бәширов, Р. Төхфәтуллин, Г. Минский, Ф. Яруллин кебек төрле буын татар прозаикларының аерым әсәрләре һәм татар халык әкиятләре дә бар.

А. Бадюгина—1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Файзи А. В стране смельчаков: Сказка/Пер. А. Бадюгиной.— Казань: Таткнигоиздат 1966.—62 с., ил. 100000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1980.—62 с., ил. 300000.
Тарджеманов Дж. Веселый Сабантуй: Сказка/Пер, с татар. С. Радзиевской, А. Бадюгиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1973.—8 с. 275000.
Хайрутдинов М. Летопись войны: Дневник. [Сост. С. Шакир] /Пер. А. Бадюгиной.—Казань: Таткнигоиздат, 1978.—176 с. 50000.
Еники А. Повести и рассказы /Пер. А. Бадюгиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1982.—256 с. 50 000.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды
(Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. –
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»