поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АРСЛАНОВ ГАЛИ

Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Халыкара Төрки Академия академигы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм" сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали (Мөхәммәтгали) Гыйльмегали улы Арсланов 1947 елның 6 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Түмерҗә авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне күрше Теләкәй авылында, ә урта мәктәпне 1965 елда Такталачык авылында тәмамлый. Бер ел Әлмәт татар дәүләт драма театры каршында режиссер Г.Юсупов оештырган студиядә укыганнан соң, армия сафларына алына. 1969 елда хезмәтен тәмамлап кайткач, Актаныш район комсомол комитетында инструктор булып эшли. 1970-1974 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында танылган режиссер Ш.Сарымсаков классында режиссура сәнгате буенча югары белем ала. Актаныш район халык театрында режиссер булып эшли. 1975 елдан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты. 1978 елда шушы ук институтта эшкә калдырыла, төрле елларда кече, өлкән, баш гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара. 1984 елдан сәнгать фәннәре кандидаты, 1993 елдан сәнгать фәннәре докторы. Шул ук елдан институтның сәнгать, 2007 елдан театр һәм музыка бүлеген җитәкли. 1997 елдан ул Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Милли театр сәнгатенең төрле өлкәләрен — актерлык осталыгы, драматургия, сценография, режиссура проблемаларын бердәй тирән аңлый торган белгеч Г.Арсланов — татар сәхнәсенең үткәне, бүгенге көне, киләчәгенә багышланган 300 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр авторы. Алар арасында «Хөсәен Уразиков» (Казан, 1986), «Татар режиссура сәнгате (1906-1941)» (Казан, 1992), «Татар режиссура сәнгате (1941-1956)» (Казан, 1997), «Татар режиссура сәнгате (1957-1990)» (Казан, 2002), «Режиссер Ширъяздан Сарымсаков» (Казан, 2004), «Актер. Режиссер. Драматург. Педагог» (Казан, 2006) кебек зур күләмле монографияләр, татар театрының күренекле шәхесләре Г.Кариев, В.Мортазин-Иманский, М.Му-тин, К.Тинчурин, Г.Исмәгыйлев, Г.Девишевка һ.б. багышланган мәкаләләр бар. Бу хезмәтләр театр белгечләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан ачыш дәрәҗәсендә кабул ителәләр. Киңрәк алганда, галимнең эзләнү-тикшеренү өлкәләре булып татар халкының рухи мәдәнияте, милли сәнгатебез тарихы һәм теоретик нигезләре, театр сәнгате проблемалары тора. Гали Арсланов — күпкырлы, киң диапазонлы сәнгатькәр. Аның хезмәтләреннән сәнгать, әдәбият белгечләре генә түгел, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре дә файдалана. Монографияләре шулай ук югары театраль уку йортларында театр тарихы (татар театры) укытканда, халык театрлары, драма коллективлары һәм студияләр эшендә дә кулланыла.

Актив эшләп килүче тәнкыйтьче буларак Г.Арсланов кулын һәрвакыт милли сәнгатебез пульсында тотарга тырыша, аерым сәхнә әсәрләрен дә, гомумән милли сәнгатьнең үсеш тенденцияләрен дә өйрәнә, аның киләчәген күзалларга омтыла. Галим, тәнкыйтьче һәм театраль педагог Г.Арсла-I ювның күпсанлы, региональ, халыкара фәнни теоретик конференцияләрдә, радио, телевидение, республика вакытлы матбугаты аша ясаган чыгышлары татар халкының тадицион һәм профессиональ сәнгатенә сак караш, җитди игътибар, тирән мәхәббәт белән сугарылганнар.

Г.Арсланов — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар. — Казан: Мәгариф, 2008. — 287 б. — 1000 д.
* * *
Хусаин Уразиков: очерк жизни и творчества. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. — 1<>Нс. — ПООэкз. Татарское режиссерское искусство (1906-1941). — Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. —336 с. —1000 экз.
Татарское режиссерское искусство (1941-1956). — Казань: Идел-Пресс, 1997. — 224 с. —1000 экз.
Татарское режиссерское искусство (1957-1990). — Казань: Фикер, 2004. — 272 — 1000 экз. Режиссер Ширъяздан Сарымсаков. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. — 222 с. — 2000 экз.
Актер. Режиссер. Драматург. Педагог. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006.— 300 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Харисов М. Чишмәң шифалы булса... // Ватаным Татарстан. — 1997. — 28 нояб.
УрманчеФ. Күк капусы ачылганда // Мәдәни җомга. — 1997. — 28 нояб.
МиңнегалиевР. Эшлиселәр алда әле //Шәһри Казан. — 1997. — 5 дек.
ЯгъфәровР. Мөхәммәгалине гали иткән китаплар // Татар иле. — 1999. — № 23-24.
Берлекнең яңа әгъзалары // Казан утлары. — 2007. — № 5. — 188 б.
Мәхмүтов X. Сәнгать фәннәре каһарманы // Мәдәни җомга. — 2007. — 5 окт.
Фәизова Ф. Галинең өч баласы // Ватаным Татарстан. — 2007. — 23 окт.
 

Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»