поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ҖАМАЛЕТДИНОВА ФИРҮЗӘ

Фирүзә Ислам кызы Җамалетдинова (Фәтхетдинова) 1960 елның 28 мартында Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә урта белем ала. Мәктәп елларында ук беренче шигъри бәйләмнәре «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басыла башлый. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1977–1982 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 1984 елдан Чаллы шәһәрендә: 21 нче мәктәптә укытучы, аннары «Таң йолдызы» газетасында җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир, «Мәйдан» журналында әдәбият буенча баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Казанга күченгәч «Ватаным Татарстан» газетасында мәгариф бүлеге мөдире була. 2007 елдан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөхәррире, 2008 елдан шул ук редакциянең мөдире хезмәтендә.

Әдәби иҗатыннан беренче шигырьләр бәйләме 1987 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Туган як җыры» исемле күмәк җыентыкта урын ала. 2002 елда Чаллыда «Яшен күзләре», «Уйлы җил», 2004 елда Казанда «Толымлы ай» исемле лирик шигырьләре тупланган мөстәкыйль китаплары дөнья күрә.

Ф.Җамалетдинова проза өлкәсендә һәм публицистика жанрында да уңышлы гына эшли, хикәяләре, публицистик язмалары «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә» журналларында, «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» газеталарында әледән-әле күренә килә. 2007 елда язучының «Догалы корт» исемле повестьлар һәм хикәяләр китабы басылып чыга.

Язучы «Догалы корт» исемле китабы өчен 2008 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Ф.Җамалетдинова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшен күзләре: шигырьләр. – Чаллы: Хосусый басма, 2002. – 80 б. – 500 д.
Уйлы җил: шигырьләр. – Чаллы: Хосусый басма, 2002. – 64 б. – 500 д.
Толымлы ай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 174 б. – 2000 д.
Догалы корт: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 223 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафина Н. Энәләр эчендә чәчәк, яки Сәхнә әйләндереп торучы монологы // Мәйдан. – 2002. – № 9. – 148–150 б.
Әгъләмов М. Бизәк бул! // Мәгърифәт. – 2004. – 15 май.
Мәхмүтов Н. Ай толымлы буламы? // Мәйдан. – 2004. – № 6. – 110–111 б.
Бәшәр Р. Алмалар җыяр чагы // Мәдәни җомга. – 2004. – 23 июль.
Исламов Ф. Үз исеменә бәрабәр // Татар иле. – 2005. – 15 гыйнв.
Гыйззәтуллин Р. «Толымлы ай» // Шәһри Казан. – 2005. – 15 апр.
Заһидуллина Д. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз... – Казан: Мәгариф, 2007. – 7–13 б.
Хафизов И. Фирүзә Җамалетдинова хикәяләрендә символлар // Мәйдан. – 2008. – № 3. – 94–98 б.
Хәсәнова А. Табышмак // Ватаным Татарстан. – 2008. – 21 март.
Әхмәтгалиева А. Асылташ серле була // Мәдәни җомга. – 2008. – 13 июнь.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»