поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АЛЕШКОВ НИКОЛАЙ

Николай Петрович Алешков 1945 елның 26 июнендә Татарстанның Чаллы (хәзерге Тукай) районы Орловка авылында тимерче гаиләсендә туа. Әдәбиятка мәхәббәте бала чактан уяна. Журналист булу хыялы белән 1962 елда Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбен тәмамлый. Ул чакта югары белем алу өчен хезмәт стажы кирәк булганга, Чаллы районы элемтә бүлегенә монтер булып эшкә урнаша. Бер елдан «Знамя коммунизма» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1964 елда армия сафларына китә һәм Мәскәү өлкәсендә рядовой булып хезмәт итә.

Армиядән соң Чаллыда газета редакциясендә эшли. 1968 елдан Казан университетында укый, тик аны тәмамламый. Аннары Көньяк Уралда яши. Мәскәү шәһәрендәге төрле газеталарда корреспондент хезмәтен башкара. 1972 елдан ул кабат Чаллыда: 1984 елга кадәр төзелештә матбугат үзәге җитәкчесе, аннары төзелеш комбинатында инженер-диспетчер. Үзгәртеп кору елларында «Время» газетасы мөхәррире (1990–1991), «Бизнес-класс» газетасының баш мөхәррир урынбасары (1995–1996), регионара әдәби «Звезда полей» газетасы мөхәррире (1998) булып эшли. Хәзерге вакытта Н.Алешков – Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе. Республика статусы алган бу иҗади оешма 1999 елда Чаллы шәһәрендә дәүләт тарафыннан теркәлә.

Николай шигырьләрен 12 яшьтән язса да, әдәби иҗат белән чынлап торып утыз яшьтән соң гына шөгыльләнә башлый. 1976 елда ул Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә һәм 1982 елда аны уңышлы тәмамлап чыга. Н.Алешков – 1971 елда КамАЗ төзелешенә бәйле барлыкка килгән «Орфей» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы. Бу әдәби иҗат берләшмәсен ул 20 елдан артык җитәкли.

Николай Алешковның шигырьләре «Новый мир», «Волга», «Студенческий меридиан», «Литературная учеба» журналларында, «Поэзия», «Истоки» («Молодая гвардия» нәшрияты) альманахларында, күмәк җыентыкларда, «Аргамак» (Чаллы), «Идель» (Казан), «День и ночь» (Красноярск) журналларында, «Литературная Россия» газетасында һәм башка матбугат битләрендә басыла. Ул җиде китап авторы.

Н.Алешков – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Запомни меня счастливым: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 72 с. – 8000 экз.
Орловское кольцо: стихи, поэма. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 88 с. – 4200 экз.
Дальние луга: книга избранных стихотворений. – Набережные Челны: Православное изд-во Светоч, 1995. – 256 с. – 2000 экз.
Это в Тарловке было: краеведение, публицистика. – Набережные Челны: Православное изд-во Светоч, 1996. – 2000 экз.
Вопреки: стихи. – Набережные Челны: Изд. дом Стрежень, 2003. – 92 с. – 500 экз.
Сын Петра и Мариши: избранное. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 286 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бобров А. Светлый горизонт // Лит. Россия. – 1976. – 17 дек.
Лимонова И. Оттого, что жизнь длиннее, чем любовь // Комсомолец Татарии. – 1983. – 20 нояб.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»