|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Ал булаеммы сиңа?! (Фәнил Вакказов)Алик Локманов көе Абдулхак Игебаев сүзләре
Ал булаеммы сиңа,
Гөл булаеммы сиңа,
Ефәк чәчләреңнән сыйпар
Җил булаеммы сиңа?!
Көн булаеммы сиңа,
Төн булаеммы сиңа,
Татлы төшеңнән дә татлы
Өн булаеммы сиңа?!
Яз булаеммы сиңа,
Наз булаеммы сиңа,
Былбыл моңыннан да моңлы
Саз булаеммы сиңа?!
Ал булаеммы сиңа,
Гөл булаеммы сиңа,
Ефәк чәчләреңнән сыйпар
Җил булаеммы сиңа?! |
Иң күп укылган
|