поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АКМУЛЛА

(1831–1895)

Акмулла (Мифтахетдин Камалетдин улы) – татар, башкорт һәм казакъ халыкларының уртак шагыйре 1831 елның 27 декабрендә Оренбург губернасының Бәләбәй өязе Туксанбай авылында туа. Эстәрлебаш мәдрәсәсендә, аннан соң Троицк мәдрәсәсендә белем ала, шул төбәкләрдә мөгаллимлек итә, заманының укымышлы кешеләре белән аралаша. Язган шигырьләре акыннар, курайчы-җырчылар теленә керә, язма килеш кулларда йөри. Тора-бара үзе дә җырчы-акын булып таныла. Башкорт сахрасында, казакъ далаларын гизгәндә аңа «Акмулла» («Тугъры сүзле») дигән кушамат тагыла.

Акмулла үз шигырьләрен татарча, ләкин шактый дәрәҗәдә казакъ теле йогынтысында яза. Матбугатта тәү мәртәбә 1892 елда Казанда нәшер ителгән «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» исемле ода-поэмасы белән күренә. 1904 һәм 1907 елларда, ягъни үзе үлгәннән соң, кечкенә күләмле тагы ике җыентыгы дөньяга чыга.

Акмулланың гомер юлы фаҗигале рәвештә өзелә. Ул 1895 елның 27 октябренә каршы төндә Златоусттан Миасска барганда, билгесез кешеләр тарафыннан үтерелә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. – Казан (?)*, 1892.
Акменланың Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре. –Казан (?), 1907.
Шигырьләр / төз. һәм кереш сүз авт. М.Госманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 271 б. – 3500 д.

* * *
Шигырьләр / төз. Ә.Вилданов. – Өфө: Китап, 1981. – 224 б. – 10000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла. Тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. – Казан (?), 1983.
Әхмәтов Р. Мифтахетдин Акмулла // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 440–462 б.
Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 25–30 б.
Татар энциклопедиясе. – 1 т. – Казан: Татар энцикл. ин-ты. – 2008. – 88 б.


* Китап дөнья күргән шәһәр йә нәшрият, йә ул басылып чыккан ел төгәл билгеле булмаганда бу урынга җәя эченә алыган сорау билгесе куелды. (Нәшрият редакторлары искәрмәсе.)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»