|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Ай-ли җанашым (Радик Юлъякшин)Гүзәлия көе Гөлфия Шакирова сүзләре
Керфегеңнән гөлләр тама,
Күрсәм йөрәгем яна.
Синең гүзәллекне күреп,
Сандугачлар соклана.
Ай-ли, җанашым, ямансу,
Күрешмәгән чакларда.
Күзләрем гел юлларда да,
Син яшәгән якларда.
Күрешик тә, очрашыйк та,
Бергә чакта көн ямьле.
Икәү бергә булган чакта,
Сөйләр сүзләр дә тәмле.
Ай-ли, җанашым, ямансу,
Күрешмәгән чакларда.
Күзләрем гел юлларда да,
Син яшәгән якларда.
Көттермә син озак килми,
Моңсулатма күңелне.
Мәхәббәткә алып кергән,
Син соң үзең түгелме.
Ай-ли, җанашым, ямансу,
Күрешмәгән чакларда.
Күзләрем гел юлларда да,
Син яшәгән якларда. |
Иң күп укылган
|