поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АХУНОВ РӘШИТ

Тәрҗемәче һәм оригиналь әсәрләр авторы Рәшит Гарифҗан улы Ахунов 1953 елның 24 октябрендә Казан шәһәрендә язучы Гариф Ахунов гаиләсендә туган. Бала чагы Татарстанның Әлмәт шәһәрендә уза, шунда гомуми белем мәктәбенең сигез классын, шулай ук башлангыч музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләрен тәмамлый. 1968 елда гаиләләре белән Казанга кире кайткач, башта урта мәктәптә, аннары 1971—1976 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Университетта уку чорында Р. Ахунов әдәби тәрҗемә теориясен үзләштерә һәм бу өлкәдәге практик эшчәнлеген башлап җибәрә: 1974 елны аның тәрҗемәсендә Гөлшаһидәнең «Минем кала алуым» («Я и город белокаменный») исемле кечкенә повесте «Волга» журналында рус телендә басылып чыга.
Р. Ахунов —татар язучыларының проза әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдә актив эшләүче яшь иҗат көчләреннән берсе. Аның уңышлы тәрҗемәләреннән Г. Ахуновның «Хәзинә» («Клад», 1976) романы белән «Ардуан батыр» (1976) «Чикләвек төше» («Ядро ореха», 1982), М. Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел балалары» («Мы —дети сорок первого года», 1981) повестьларын, татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның новеллаларын һәм Шәйхи Маннурның күләмле «Муса» романын (В. Шульжик белән уртак тәрҗемә, 1983) күрсәтеп үтәргә мөмкин. Бу тәрҗемәләр Казан һәм Мәскәү нәшриятларында басылып чыгып, укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып каршы алынды.

Р. Ахунов оригиналь әсәрләр дә яза. 1981—1983 еллар арасында ул, каләмдәше Виктор Кузнецов белән бергә, «Иртә кичтән хәерлерәк», «Камыр батыр», «Дөньяга караш» исемле Љч пьеса һәм «Ут эчендә» исемле бер повесть тәмамлады.

Р. Ахунов—1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Ахунов Г. Клад: Роман/Авториз. пер. с татар. Р. Ахунова.—М.: Современник, 1976.—463 с. 50000.—Кроме заглав.: «Ардуан-батыр»: Рец.: Валеев Д. Размышления вокруг перевода.—Комсомолец Татарии, 1977, 8 июня.
Ахунов Г. Клад: Роман/Пер, с татар. Р. Ахунова.—М.: Сов. Россия, 1978.—302 с. 50000.
Магдеев М. Мы —дети сорок первого года: Повесть/Пер. Р. Ахунова—М.: Дет. лит., 1981.—143 с., ил. 100000. Рец.: Авдеев А. С доброй улыбкой.—Сов. Татария, 1982, 28 февр.
Ахунов Г Ядро ореха: Роман. Повести/Пер, с татар. Р. Ахунова.— М.: Известия, 1982.—510 с., ил. 240000. Рец.: Юрьев Н. Ядро таланта.—Новый мир, 1983, № 9, с. 249—251.
Маннур Ш. Муса: Роман/Пер, с татар. В. Шульжика, Р. Ахунова. Под ред. Е. Корнеевой.— М.: Современник, 1983.—319 с. 50000.


 ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»