|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Агыйдел каты ага (Асылъяр)Татар халык җыры
Агыйделдә йөзсәң иде
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып
Сөйләшсәң иде күреп.
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөясенме,сөймисенме -
Шуны беләсем килә.
Аклы күлмәкнең җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтан.
Сөям дигән сүзе бар.
Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.
Агыйделдән көймә килә
Кылдан нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтерең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөясенме,сөймисенме -
Шуны беләсем килә. |
Иң күп укылган
|