|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Аерылмагыз (Асаф Вәлиев)Чулпан Зиннәтуллина көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.
Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.
Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем.
Нигә без бергә чакларның
Белмибез кадерләрен?!
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Гомерләрне кыскарта ул
Аерылу сәгатьләре. |
Иң күп укылган
|