|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.АДНАШ ХАФИЗАднаш Хафиз бине Мөхәммәдхафиз (16 йөзнең урталары), Казан ханлыгының дәүләт эшлеклесе, Казан б-н Мәскәү арасындагы дипломатик сөйләшүләрдә катнашучы. Казан өчен сугышлар барган вакытта илчелек тоткын ителеп, А.шул тоткынлыкта чагында (1553) "Сираҗел-колүб" ("Күңелләр яктырткычы") исемле гарәпчәдән төрки телгә күчерелгән кыйссаларны үз эченә алган җыентык төзи. Сорау һәм җавап рәвешендә төзелеп, дөньяның яратылышы, ахыры, оҗмах, тәмуг, пәйгамбәрләр һәм күренекеле тарихи шәхесләр, мөселман изгеләре турында язылган бу җыентыкның 16 йөзләргә караган кулъязма бер нөсхәсе Лондонның Британия музеенда саклана. Җыентыкның кулъязма нөсхәләре Казан, С.-Петербург, Мәскәү фәнни китапханәләре фондларында да бар. Беренче тапкыр 1863 елда Казанда нәшер ителә. Дини эчтәлектәге "Шәраигъ әл-әхкям" ("Шәригать хөкемнәре") җыентыгының да төзүчесе А. дип уйланыла. А.ның Мәскәү тоткынлыгындагы соңгы язмышы билгесез.
|
Иң күп укылган
|