Әгерҗе
Җәмәгать, вакыт җиткәч мәдрәсәне дә ясарлар! Әнә Саклау мәчетендә яңарту эшләре башланган ди! Хәере белән булсын!
Мәдрәсәгә беркайчан да вакыт җитмәс, мөгаен...
халык, Әгерҗедә Локомотив стадионын реконструкциялиләр диделәр, чынмы???әгәр шулай икән, мәдрәсәгә якын-тирәдә вакыт җитмәячәк!!!
ниһаять отпуска җитте! Ураааааааааааааааа! Ял итәргә китәм югатмагыз дип кисәтеп куям
Үзебезнекеләргә акча түкмиләр шул бездә, дөрес әйтәсең. Теләсә нинди бәйрәмгә әллә кайдан әртистләр чакыралар, ә бит үзебездә дә менә дигән җырчылар бар, Казанны да уздырырлык. Поддержка юк шул бездә. Нәниләр чыгышына килгәндә, аның турында мин дә белми калдым. Бәйрәмне "үткәрдекме-үткәрдек" дигән принцип белән ясыйлар.
рәсим Хаҗиев,бәйрәм ошамаганлыкның сәбәбе: 1. сәг кичке 4тә администрация каршында бакча балалары чыгышы булды, бу чыгыш турында алдан хәбәр ителмәгәнгәме тамашачы бик аз иде, бары тик шул балаларның әти-әниләре генә килгән. Халык күбрәк булып , гөрләтеп кул чапсалар нәниләргә бик тә рәхәт булыр иде!
2. Тимер юлда эшләүче һаман бер кешене котлаулары йөрәкне тырный, авыр эштә эшләүче ничә генә кешене котладылар икән анда?!
3. Үзебезнең Әгерҗе үзешчәннәре гөрләтеп бәйрәм ясаган булыр иде, әгәр Ижау каласыннан фанерага җырлый торган артистлар чакырмасалар! Юк шул, үзебезнекеләргә акча түкмиләр бездә, җырларга да бирмиләр, ничек әле бию түгәрәгенә йөрүче кызларга сәхнә бирәләр!
Мин бәйрәмгә соңга калып килдем. Әмма урамдагы кешеләрнең күплеген күреп сокландым. Бу бәйрәмдә бер генә контингент рәхәтләнеп күңел ачты, ул да булса-балалар. Алар өчен әллә нинди аттракционнар булды. Балалар ял иткән икән. бик әйбәт. Ә бәйрәм, гомумән искитмәле булмады, тик барыбер администрациянең бәйрәмне матур итеп оештырырга тырышканлыгы күренеп тора. Сиңа ник ошамады бәйрәм?
рәсим Хаҗиев, бәйрәмгә кайткансың икән дип ишеттем! Нинди фикерләр?... Миңа мәсәлән бәйрәм ошамады! Кемгә ничектер!
кичә Әгерҗедә тимерюлчылар һәм шәһәр көнен үткәрделәр. Эссе булганлыктан байрәм кич белән булды.
Исәнбайга йә бөтенләй яңгыр яумый, йә ишеп китә. Нишләп алайдыр инде:)
Әгерҗеле, син аны күрми генә калгансыңдыр. Якшәмбе Әгерҗедә бик шәп яуган диделәр. Ә безнең авылда тамчысы да төшмәде шул...........
Кигәвен, ул болыт Әгерҗегә кадәр килеп җитмәде! Шул читләтеп узгандыр инде, җүнсез!!!!
Ике-өч көн элек Әгерҗе районы Тукай авылына барышым. Псәйне(Татарстан) үткәч, яңгыр ишкән. Юл буендагы чокырлар су белән тулган. басуда дым күренми (сеңдереп-җилләп беткән, күрәсең). Тагын барабыз, бик шәп болыт күренә. Тотынды ишәргә, дөньяны су басарга охшаган иде. Биш минут узды микән, автобус болытның кырын узып узып аязга чыкты. Кичке Таңга килеп җитмәгән идек әле.
Кайчан ява инде бу яңгыр, ә? Янып үләбез бит инде.....
ТИГӘНӘК,син ник миңа әйтмисең безне алексеевскийга кунакка чакырдылар дип, или үзең генә миннән башка барырга җыендыңмы? Артыңнан барып җитәрмен барыбер!