Арча
Азан эйтелгэч, беразга туктап торсалар да була иде
Арчалар,житмэсэ ойлэ намазы кергэч, полный ход концерт барды. 15 минутка тынып торсалар берни булмый иде инде. Буре дэ тук, сарыклар да исэн.
Арча сабантуенда теге ел белэн чагыштырганда кешенен яртысынын яртысыда юк иде. оештыру тубэн дэрэжэдэ, бернэрсэдэ халык очен тугел, глава очен генэ. Жырчылар халыкка кутен куеп жырлый, лишь бы главага куренсэ..
Ну элек кыланып та карыйлар иде сездә: кәҗә җигү дисеңме, үгез җигү дисеңме! Сабантуйда дип әйтүем. Хәзер дә шулаймы?
Иртеге ямьле Арчабызда Сабантуй бейреме. Чын Сабантуй куресезгез килсе, Арчага килегез, жемегать.
гыйбат, Сеженен "екияте" житерме сина? Баребер сорыйммы?:)))
Шекә авылында Яхъя хәзрәт атлы бер мәшһүр кеше яшәгән. Ул әүлия булган, имеш, сихри көчкә ия булган. Народный целитель дип әйтергә була. Аның пәриләре бар, шулар булыша дип санаган халык. Бераздан бу сүз бөтен Шекә авылы халкына таралган. Шекә авылы халкы белән танышканда белеп торыгыз - аларның Яхъядан калган пәриләре әле дә бар татар халык мифлары китабында мондый миф бар:
ЯХЪЯ ХӘЗРӘТ
Яхъя хәзрәт* Шекә авылыныкы булган. Аның пәриләре булган, имеш. Ул көндез, Уфага барып, өйлә намазын укып кайта торган булган.
Бер заманны Яхъя хәзрәтнең хатыны авырган, кыш көне, һәм әйтә икән:
— Их, кура җиләге ашыйсым килә! — дип. Яхъя хәзрәт моны ишеткән һәм:
— Мин сиңа кура җиләге табармын, бер кешегә дә әйтмә! — дигән дә, тырыс тотып, идән астына төшеп киткән һәм бераздан, тутырып, кура җиләге җыеп менгән.
Хатыны бик куанып ашаган һәм тазарган. Хатын бу серне саклый алмаган. «Берәүгә дә сөйләмә!»— дип, бер карчыкка сөйләгән.
Шуннан икенче көнне Яхъя хәзрәт хатынына әйткән:
— Син серне чишкәнсең икән, мин иртәгә үләм. Мин сезгә бер дога кылып калдырам, әмма авылда кырык елдан соң ут чыгар,— дигән.
Кырык ел үткәч, Шекә авылы буйдан-буйга янып чыккан. Шуннан кешеләр әйткәннәр:
— Яхъя хәзрәтнең догасы беткән икән,— дип.
ӘБЕЛКАСЫЙМ БАБА
Карашәмнең* Әбелкасыйм баба Тау Илендә булган, аны яратмыйча, караңгы төндә кара шәм яндырып, хәзерге Кара-шәм авылы янына барып утырган. Шуңа күрә аны Карашәм дип атаганнар. Бер заман бу бабай үлгән. Шуннан бабайны күмәргә кабер янына килгәннәр. Шулвакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очып киткән. Күмүчеләр артыннан барганнар. Ул Ислам кырына килеп төшкән һәм аны шунда күмгәннәр. Аны хәзер Касыйм баба кабере дип, изге санап, зиярәт кылалар.
Анда шулай ук изге Гайшәбикә тутай, Зөһрә тутай, Әбелхарис бабай каберләре бар
fenis, зинхар сорагыз эле, мине дэ бик кызыксындыра:)
Себебен белмим, нигедер Шекеден бер кешеге "Шеке перие" дигеннере исте калган:)))))). Истелеген етиден бер сорармын еле:)))
fenis, :)))
э ник пэрилэр?
Вет Шеке перилере сезне;))))...
Xәlil., :)) юк, бары яхшы яктан гына белэм! Сезгэ ошаганнардыр инде;)
Килеп чыгыгыз сон алайса, курешербез:))
Начар итеп белмәсәң, бик шат. Ни диим? Күрешербез. :):):)
Xәlil., :)) сезнен энекэшлэрне дэ белэм эле мин:)) Кенэрдэгелэрен дэ:))
Әйтмә инде, әйтмә, бик алай сер булгач. :):):)