Саба
Белгән берәр кеше языгыз әле, атаклы сатыш мәдрәсәсе бинасы ни хәлдә ул хәзер? Аны төзекләндерделәрме, бер узып киткәндә ташландык дип күргән идем
сАБАДА ЯУГАЛАП КИТТЕ ЭЛЕ УЛ, мЕНЭ тЕЛЭЧЕДЭ БЕР ДЭ ЯУГАНЫ ЮК.Югыйсэ арлар да бик якын, почти бер район инде.
Сәлам якташлар! Ә безнең авылга (Мамадыш ягы ) рулонын 2 меңнән китереп сатты әзербәйҗаннар. Питрәч печәнен саталар ди. Кызганыч, янгыр юк шул. мескен сыерлар, агачлар, бәрәнгегә карап, җан көя.
Саба җиле
Ааааа! Кайсы авылда ул ямь-яшел печән? Сабада халык печән дип шаша, рулонын 3 меңәр сумнан алалар! Ә сез кура арасына тараткансыз! Менә бит акча эшләү мөмкинлеге: тиз генә сатыгыз да, акчасын - мәчеткә, Аллаһы тәгалә белән араны дөрес санаган булсагаз, көтү кайтканда яңгыр яварга тиеш!!! Йөгердек!!!!!
Саба җиле,))))
минем кура җиләклегенә ярады үзе. Печәнлектә 30ел буена ямь-яшел сакланган печәнне жәлләмичә куаклар арасына җәйгән идем, пешеп утыралар. Миңа шунысы җитә бит. ))))башкалар өчен дә бирерлек тупламадым әле)))) Булса, жәлләмәс идем анысы))))
Хәерле көннәр, якташлар!
Иркә! Мәчеткә тагын бер барып кайта алмассың микән? Хәереңне күбрәк алып бар, яңгыр да мулрак булыр бәлки...))))
Ура-а-а!!! Яңгыр яуды Сабада. Әзрәк инде дә, но бөтенләй булмаган ише түгел. Гомеремдә дә яңгырга моның хәтле шатланганым юк иде. Ходай кушса тагын явар әле.
Сәлам, якташлар!!!! Сез исәнмени??? Саба сүзен күргәч аптырап киттем, ә кемдер мактаналар,ди. Өченче көн мәчеткә сәдәка иткән идем, бүген яңгыр явып узды безнең авылда. Улым белән, аралашу тизлеге яктылык тизлегендә булса, Аллаһының ераклыгын санап утырдык әле )))))бик ерак түгел икән.
Саба халкы эшсез,шабашкага марыйларны чакыралар.значит кемгэдер файдалы
Сабалыларны үпкәләткән булсам мең гафу. Бөек шәхесләр биргән як дигән булып... Шул ук Арчадан күпме сәнгать әһелләре чыккан, Сарман, Актанышны әйтмим дә инде. Балтач үзенең тырыш халкы, Әгерҗе данлыклы тимер юлы белән мактана ала. Аларда ул икенче төрлерәк, тыйнаграк чагыла. Ә Сабалыларда "БЕЗ" бик көчле яңгырый.
Кояш, нидән чыгып шулай уйлыйсың? Ә корылыкка түзәр әмәл калмады шул.Мактанчык булганга бездә янгыр яумый микән әллә?
Ау-у! Сабалар сусызлыктан вә корылыктан кырылганнар, ахрысы. Барлык язмаларны укыдым да, чынлап та Сабалыларда ватанпәрвәрлек һәм мактанчыклык ташып тора дигән нәтиҗәгә килдем. Чынлап та, тырыш та, ачык йөзле дә, яхшы кешеләр дә яши Сабада. Ләкин мактанчыклык... Шаккатмалы.
Сез урыс теленнән ЕГЭ нәтиҗәсен белдегезме әле?
Куберэк кычкыр,хэзер узбэклэр килеп керэ,алар тамырларын бик тирэн батыра...