Актаныш
Карагай, син миңа эндәштеңме, дөрес информация бирик, рух күтәрик дип.Мин, әйтик, журналист та түгел, беренчедән. Татжурны нәкъ менә шушы мәсәләдә тәнкыйтьләп киләм. Мондый информация бирерлек белемнәре юк аларның. Әлбәттә, иң беренче хокукый аңны уяту кирәк, килешәм. Рух күтәрүгә килгәндә, мин милләт анасы түгел бит)))))Баламныкын күтәрәм, үземнекен үзем күтәрәм.
Әмма акыл сүзен кулланмаска кирәк дип санывйм. бү кимсетү инде барыбер. Кеше акыл белән туа, хокукый белем җитмәү белән килешәм, бу икесе ике әйбер.
гонах шомлыгы
син дэ беразга тынычлан. буген булса да начарны уйлама. гомерен кыскарыр. тирэ якка куз сал. нинди рэхэт доньяда.
Дөрес сөйлисең, Позитив! Тормыш ыгы-зыгылардан гына тормый. Бераз туктап, тынычланып, табигатьнең матурлыгына игътибар итү бер дә зыянлы булмас!
Кыш килә, дуслар! Ай-яй күңелле инде урамда, тагын чыгып керми булмас!
Ап-ак карлар ява, күңелдә рәхәтлек, йөрәгемдә тынычлык. Яу син әйдә, ак карым. Барлык борчуларны күмеп китәрлек итеп яу.
Әлфиянең тамашасына кемнәр барды?Бичараны бигрәк өстерәп кенә йөртәләр! Авызын ача башласа җыр тыгып куялар!
Иркә,
Рәхмәт фикерегезне җиткергәнегез өчен.
Акыл мәсәләсенә килгәндә: мин акыл өйрәтмим, ә фикер алмашам.
Һәр кешенең акыллы һәм белемле булырга омтылган теләге үзендә - үз башында. Тормышыгыз шушы көенчә ошый икән нигә чәбәләнергә - яшәгез өстәгеләр кушканы буенча, чинамыйча гына, барысына да түзеп.
Ә акыл кирәк нәрсә. Мәсәлән, халыкка дөрес информация биргән очракта алар акылларын кушып, киләчәкне күзаллап, аек баштан дөрес решение кабул итерләр иде. Әгәр рухы һәм морале түбән икән кешенең - күтәрик рухын. Нигә рухы түбән икән? Без бит бер җәмгыятьтә яшибез, бәлки безнең дә гаебебез бардыр кайбер кешеләрнең рухы тошкәненә.
Акыллы инвестор килеп рәхәтләнеп талап китергә мөмкин - соңыннан уйлыйсың инде \"кайда булды микән башым?\" диеп. Менә хәзер соң түгел уйларга, халык, куш акылыңны уйларга, куршеңә дә төртеп җибәр - йоклап ятмасын.
Чыгу юлы икәү генә: эшләргә яки эшләмәскә, алга яки артка - сайлыйбыз җәмагать, кемгэ кайсы якынрак.
Җан кисәгем, карагай, эшлргә телүчеләр, эшли белүчеләр күп. Аларга эшләргә генә бермиләр. Берләшә белмиләр дию белән килешәм. берләшеп бер-береңне сатмау, менә шул бездә кимчелек. Кемдер килә дә, берәм-берәм сатып ала. Иң аянычылысы өч тиенгш сатылалар.Эш бары әшунда. Бу акыл мәсәләсе түгел Рух, мораль мәсәләсе. Моңа өйрәтеп булмый. Ул тәҗрибә аша гына килә торган әйбер. Андый кешеләр естественый отбор аша калалар. Власть бездә шул берләшә алуы белән уөучле дә инде.
Ха-ха, крестьянга акыл өйрәтүче Актанышка килеп җиткән. Актанышлар сезнең үзегезне өйрәтәләр алар, аларны өйрәтәсе юк)))))
астагыфирулла тауба
күрешү темасына соңрак әйләнеп кайтырбыз.
1.Ярар, инвестор кермәде дип исәпкә алыйк. Моның белән авыл тормышында әллә ни үзгәрмәс.
Инвестор атамасын да аңлатып китергә кирәк дип саныйм, чонки инвесторга карашлар төрлечә булырга момкин. Инвестор - ул кулында җитәрлек күләмдә капиталы булган зат. Зур капитал яхшы нәрсә, әмма ул капитал белән дөрес итеп идарә итә белергә дә кирәк. "Дөрес" дигәнем, халыкка да, инвесторга да файдалы булырга тиеш дигән сүз. Булган капиталны дөрес кулланмаганга күрә колхоз экономикасы очын очка ялгап яши дә инде. Бүгенге көндә авыл халкынын үзенең хәзерге җитәкчеләренә дә ышанычы юк икән - ничек итеп ЧИТ инвесторга ышанмак кирәк - әкият дөньясында яшәмибез бит.
Капитал димәктән, авыл халкының капиталы җитәрлек: пай җирләре бар, нинди генә булса да кохозы бар. Яхшы яшәр өчен авылга АКЫЛ һәм БЕРДӘМЛЕК кенә җитми. “Тегесы кыйбат, монысы кыйбат, авылда яшәү кыйбат” дигән җаваплар дөрес булсалар да, әмма алар сәбәп түгел. Һәр аерым алган гражданин үз ихатасында гына туктап калмыйча, барлык авылларны да ҮЗЕНЕН ӨЕ итеп хис итергә тиештер инде. Авыл халкы бер гаилә булып яшәгән очракта гына туган проблемаларны чишәргә була. Ә безнең авыл тормышына карашыбыз ничек? Ни өчен кемдер килеп безнең проблемаларны килеп хәл итергә тиеш? Уйланыгыз иптәшләр! Менә сезгә гади пример: әйтик инвестор килде ди һәм һәр йортка кереп пай җирләрен сорап үз анлатмасын бирә башлады ди, нинди зур файда китерәчәге турында, ягъни мәсәлән. Күп кенә кеше ике дә уйламыйча сатылачак - пай җирләрен бирәчәк, киләчәге турында уйламыйча да, чөнки күпчелек бүгенге көн белән генә яши бирә. Кая ул авыл халкы белән киңәшләшү дигән нәрсә?! Кая югалган ул авыл тормышы өчен ҖАВАПЛЫЛЫК?!
Шулай итеп, инвестор килмәсә - үзебезгә эшләргә кирәк була. Начар итеп эшләргә түгел - ә бик яхшы итеп эшләргә кирәк. ҺӘРБЕРЕБЕЗГӘ!
2.цитата <<Колхоз хам совхозларны кормушка итеп курган руководителларне эшчанлекларе очен жавап бирдереп, алардан котылырга.(все таки суд хам прокоратура барлыгын белдереп)>>
Килешәм, контроль кирәк җитәкчегә дә. Әмма халык бердәм булмый торып, ул контроль дигәне сүздән ерак китә алмый инде. Җитәкче үзенә үзе контроль оештырып ятмас бит. Контроль белән дә артык мавыгып китмәскә кирәк, чөнки ул өстәмә вакыт һәм башка ресурслар сорый. Җитәкче үзен җаваплы хис итәчәк шул вакытта, әгәр халык көтү булып йөрүдән арынса гына. Ошамый икән җитәкче, халык белән җыелышып тәкъдим итергә кирәк ошаганын – сатылмый торганын.
Байлык темасына тагын бер искәрмәм бар. Кешеләрнең шундый бер чире бар: әгәр дә берәр кеше яхшырак яши башласа, көнләшә башлыйлар, пычрак белән уйнарга тотыналар, ә үзләренең бармакка бармак та сукмаганнарын искә дә алмыйлар. Кеше яхшы эшләгән очракта да бай булырга мөмкин – шуңа күрә бәяләмәләребезне фактларга таянып бирсәк иде. Эшләнгән эшләр белән эшләнмәгәннәрен чагыштыру дөрес булыр.
3.цитата <<Район бюджетына керган акчанын тотылышын тиенена чаклы открыто итарга, ай саен газета аша отчет бирдерерга. 2-3 тапкыр ташбака,озын шеша алганнарны гел тотмаска.>>
Җитәкчелекнең баскычлары күп дәрәҗәдә: аерым гражданин (без үзебезгә үзебез хуҗа булырга тиештер инде), авыл, район, регион, ил, планета. Башлангычка безнең дәрәҗә - “аерым алган гражданин” һәм “авыл”. Менталитет дигән нәрсәне ишеткәнебез бар бит, менә шул менталитеттан башлана инде барысы да. Менталитет – ул халыкның уй-фикерләре җыелмасы, культурасы, үзенчәлекләре һәм шуңа таянган тормыш рәвеше. Шулай итеп безнең тормыш рәвешебез үзебезне шушы хәлгә төшергән.
Барлык төр фикерләр дә кабул ителә - ялкауланмагыз, языгыз!
сэлам
Карагай
мин синен белан курешер идем.
Такдим хам телак шул:
1.Инвесторнын духын да районга кертмаска,ул сузне гел онытырга.
2.Колхоз хам совхозларны кормушка
итеп курган руководителларне эшчанлекларе очен жавап бирдереп,
алардан котылырга.(все таки суд хам прокоратура барлыгын белдереп)
3.Район бюджетына керган акчанын тотылышын тиенена чаклы открыто итарга, ай саен газета аша отчет
бирдерерга.
4.2-3 тапкыр ташбака,озын шеша алганнарны гел тотмаска.
Исәнмесез иптәшлэр һәм иптәш булмаган \"иптәшләр\"!
Беренчедән, сүземне пычрак атып, авыз-чайкап утыручы \"иптәшләр\"гэ багышлыйм әле. Әйтегез әле, зинһар өчен, Сез узегезнең тормышыгызда нинди яхшылык эшлэдегез, кай ягыгыз белән яраткан авылыгызга яисэ районыгызга ярдәмегез тиде? Бәлки үзегезнең бай тәҗрибәгез белән уртаклашырсыз!? Чын-чынлап яхшы идеялар, фикерләр югалмаслар: эшкә җигелерләр. Проблеманы күрә белергә генә түгел - аны хәл итә белергә дә кирәктер дип уйлым.
Тәкъдимем шул: борчыган проблемаларагызның чишү юлларын чамалап булса да атап китсәгез иде. Монда акыллы фикерләр барлыкка килүенә ышанычымны югалтмыйм әлегә.
- << Первая
- < Артка
- 3736
- 3737
- 3738
- 3739
- 3740
- 3741
- 3742
- 3743
- 3744
- 3745
- 3746
- 3747
- 3748
- 3749
- 3750
- 3751
- 3752
- 3753
- 3754
- 3755
- 3756
- 3757
- 3758
- 3759
- 3760
- 3761
- 3762
- 3763
- 3764
- 3765
- 3766
- 3767
- 3768
- 3769
- 3770
- 3771
- 3772
- 3773
- 3774
- 3775
- 3776
- 3777
- 3778
- 3779
- 3780
- 3781
- 3782
- 3783
- 3784
- 3785
- 3786
- 3787
- 3788
- 3789
- 3790
- 3791
- 3792
- 3793
- 3794
- 3795
- 3796
- 3797
- 3798
- 3799
- 3800
- 3801
- 3802
- 3803
- 3804
- 3805
- 3806
- 3807
- 3808
- 3809
- 3810
- 3811
- 3812
- 3813
- 3814
- 3815
- 3816
- 3817
- 3818
- 3819
- 3820
- 3821
- 3822
- 3823
- 3824
- 3825
- 3826
- 3827
- 3828
- 3829
- 3830
- 3831
- 3832
- 3833
- 3834
- 3835
- Алга >
- Последняя >>