• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 05 Апрель Шамил Исхаков (1924-2011)
  • 05 Апрель Равил Шәрәфиев
  • 05 Апрель Гайнан Мөхәммәтҗанов (1940-2003)
  • 05 Апрель Ирек Мортазин
  • 05 Апрель Рамазан Байтимеров (1923-1989)
  • 05 Апрель Рәнис Габбазов
  • 05 Апрель Рөстәм Сәрвәров
  • 05 Апрель Миләүшә Айтуганова
  • 05 Апрель Илфак Шиһапов (1968-2017)
  • 06 Апрель Иркә
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында барлык уңайлыклары булган 1бүлмәле фатир арендага бирелә. 12мең+КУ.т.89196307461.
  • Ике булмэле фатирга бергэ яшэргэ бер кыз эзлим. Ибрагимова урамында. 4500 сум. Хужа. +79179361290 (ватсап)
  • Ф.Әмирхан урамында 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 13 мең сум. Телефон 89872974229
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар

 

 
Архив
 

               

Актаныш

← Бөтен районнар
Актаныш

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№13201 / 10.11.2010 21:08:25

Д.А. Сабага барып кайткач йоклый алмадым,артка калып бетканбез,
инвестордан башка дип айткан.Кеше узена урын азерли,а сез нишлисез?

№13196 / 10.11.2010 19:58:50

ну и утырсын балаң буялмаган идәнле, обшарпанный стеналы классында, син шуңа шатланып тор!))))

Путин бабай ремонтка дәүләттән акча бирү турында әйтмәгәнме соң?

№13194 / 10.11.2010 19:47:32

Путин бабай мэктэплэрдэ ремонт ясар очен акчаны ата-ана узе телэп бирсэ дэ ,алмаска дип эйткэн ди.Эй,эйбэт булыр иде.Алайса Актаныш мэктэплэрендэ савалар бит слушай.Кирэк тэ кирэк.Кесэлэрен туз генэ,ел саен ремонт очен акча тулэтэлэр.

№13192 / 10.11.2010 19:41:20

тормэдэ ике кеше утыра.беренчесеннэн сорыйларни очен утырасын ..кеше ашаган очен.э син мин кеше ашаучыларны ашаган очен.сталинда шулай булса?

№13191 / 10.11.2010 19:37:29

Да.Актаныш булнисендэхэллэр куптэн бик мактанырлык тугел икэн.Узара татулык булмагач,ярдэм сорап кергэн кешегэ нинди якты чырай инде.Кутэрелеп карасалар рэхмэт.Керсэн,узлэре нэрсэдер язалар ,узлэре кемнедер сугэлэр,сина да элэгэ инде шунда,ник кергэненэ укенэсен.

№13189 / 10.11.2010 18:32:56

Кайсыгыз Сәфәр халкы турында минем исемнән язып ята.?????

№13186 / 10.11.2010 18:27:31

Сэфэр халкын йоклатырсын. Сэфэрлэр майлы калжа кайда, алар шунда. Барсынын да ишегалдында 2-3 машина, трактор .... кон саен яна ой арта. Шулай булгач УК (еще уз псевдонимын да юк ) син кеше колдереп Сэфэрлэрне сталин уята дип уйлап ялгышасын. алар тонлэ дэ йокламый.Байлык куа.

№13183 / 10.11.2010 17:31:50

сталинны стройка ярата дилэр бит.торырга ой салмый калмас ул сэфэрдэ.

№13182 / 10.11.2010 17:17:10

сталин сэфэр белэн лилиядэн генэ курка торганнардан тугел ахры..., курыкса элеваторын ташлап таралып беткэн сэфэргэ килмэс иде эле .сэфэргэ кученеп килэ дилэр бит узен торырга семьясы белэн.кайда торырга уйлыйдыр?йоклаган сэфэр халкын уята алай булса.узен йоклап йори торганнардан тугел дилэр бит.

№13179 / 10.11.2010 16:19:49

Шайтан. кая юкка чыктын? Синсез кунелсез?

№13174 / 10.11.2010 12:11:26

Якташлар! Мин күчерелгән Тат.Әҗби авылы бәндәсе. Кем булса да җавап бирегез, зинһар!

№13167 / 09.11.2010 21:47:17

СЭФЭРЛЭР АУ СЕЗ КАЙДА? БУЛГАН ДИ СИНА СЭФЭРЛЭР САРЫК! КУРСЭТЭРЛЭР ЭЛЕ КУРМЭГЭНЕН ИВАНЫЧКА ДА! ВАКЫТЫ ГЫНА ЖИТМИДЕР ЭЛЕК СЭФЭРЛЭР КЕШЕ ДЭ АШАГАН ДИЛЭР БИТ ИВАНЫЧНЫ ЭЙТЭМ КУРЫКМЫЙ КИЛГЭН БИТ ЭЛЕ.ЛИЛИЯ ГЕНЭ КАЙТСЫН НИК ТУГАНЫНА УКЕНЕР АЛАЙ ТЭРТИПСЭЗЛЭНСЭ!

№13157 / 09.11.2010 18:09:57

Рэмиснен мэкалэсе ничек Актанышка кергэн? икэн э Питрэч районына кирэк иде.Дорес сузлэр язылган инде дорес! Мин узем дэ татар авылында укыдым.Акцент белэн сойлэшсэм дэ,руслар бит алар узлэре дэ дорес матур итеп сойлэшэ алмыйлар.

№13137 / 08.11.2010 20:17:28

Җирле җирсезләр
– Крестьянга кәнфит күрсәттеләр дә, кәгазен биреп, кәнфитен алып калдылар. Җирнең яшел кәгазен күрсәттеләр, ә җире үзләренә кала, кәгазе безгә... – Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы кешесе Николай Сидуковның җимерек балалар бакчасы бинасы эчендә сөйләгән сүзләре бу.


Сүзебез әлеге дә баягы җир пайлары турында. 1990 еллар уртасында авыл халкына “җир пайлары”, авылча итеп әйтсәк, “яшел кәгазьләр” өләшкәннәр иде. Бу документны җир ваучеры дип тә атап була – авылда яшәүчеләргә җир алу хокукын бирүче таныклык. Кулыңда “яшел кәгазь” булу ул бит әле җир синеке дигән сүз түгел. Шушы кәгазь үз авылың янындагы басуда берничә гектар җирне үзеңнеке итәргә хокук бирә. Ничә гектар икәнлеге авыл янындагы басуларның зурлыгына карый, республика буенча бер пайга якынча биш гектар бирелә.



Җир пайларын өләшкәнгә инде унбиш ел үтте. Мәсьәләдә ачыклыкның әлегә кадәр булганы юк. Инде җир пайлары гамәлдән чыга башлады. Авыл кешесе таныклыгын күтәреп, коры калырга охшап тора.



Синеке дә, синеке түгел дә



Җир пае җир кишәрлеге алу өчен документ булса да, 2007 елга кадәр бу таныклык белән җир алган кешеләр бармак белән генә санарлык иде. Чөнки җирне ни рәвешле итеп крестьянга бирәсен түрәләр үзләре дә белмәделәр, дөресен генә әйткәндә, куркалар да иде. Җир турындагы законга үзгәрешләр кертелгәч кенә җир пайларын күпләп рәсмиләштерү башланды.



Татарстанда 476 мең кешегә җир пае бирелеп, аларга барлыгы 2,5 миллион гектар авыл хуҗалыгы җирләре бирелергә тиеш булган. Бүгенгә 2 миллион җир рәсмиләштерелгән. 500 мең гектар “хуҗасыз” дип табылган. Нинди җирләр соң ул хуҗасыз җирләр? Кемдер үзенең пай алганын да белмәгән, андыйлар да шактый. Кемдер ул вакытта авылда булган да, күченеп киткән. Кемдер үлгән, ә туганнары мирасны рәсмиләштереп, үзенә күчермәгән. Кемгәдер җир кирәк түгел. Ә кемдер җирне рәсмиләштерергә теләсә дә, очына чыга алмаган. Ваучер белән алданган кебек үк, халыкны бик шәпләп коры калдырып кына торалар. Аеруча җир кыйммәт булган урыннарда. Хәзер районнарда суд процесслары бара. Район крестьяннарны судка бирә һәм суд аркылы басудагы җиреңне район файдасына тартып ала. Судтан соң инде бер нишли алмыйсың.



Татарстанда җирне һәр крестьянга ваклап түгел, йөзләгән крестьянга басулап рәсмиләштерү сәясәте барды. Йөз авыл кешесенең паен җыеп алалар да, 500 гектар басуны аларныкы итеп рәсмиләштерәләр. Аннары авыл халкын клубка җыеп, “күпчелек тавыш нигезендә” 49 елга берәр инвесторга арендага бирәләр. Түрәләр катнашында булган мондый җыелышларда шартларны, билгеле инде, алдап-йолдап, куркытып, майлап-җайлап, инвестор куя. Хәер, җыелыш җыеп та тормаска мөмкиннәр, авыл башлыклары белән җыелыш протоколын төзеп ыргытсаң, килешү төзергә шул да җитә. Авыл агае, аңына килеп, килешү шартларын үзгәртим дисә, ярты авылны клубка җыеп, карар кабул итәргә тиеш. Аңлашыладыр, мөмкин эш түгел диярлек. Ул җир синеке дә, синеке түгел дә. Аерылып чыгам дисәң, инвестор белән килешү нигезендә фәлән мең сум түләргә тиешсең дип карар да чыгарырга мөмкиннәр.



Ә инде һәр крестьян үз паен үзе теркәсә, авыррак. Монда һәркем белән килешү төзергә кирәк, сарык көтүе кебек клубка куып кертеп, ялган протоколлар белән маташып булмый. Әле ул агай, җире кулына кергәч, инвесторга бирмим, бәрәңге, люцерна утыртам дип кәҗәли башларга мөмкин. Дөрес, закон буенча һәркемгә үз җирен рәсмиләштерү бер дә авыр эш түгел. Башта җирнең якынча планы төзелә. Төп-төгәл план төзүне авыл агаеннан берәүнең дә таләп итәргә хакы юк. Җир пайлары өчен бүлеп бирелгән басуның фәлән җирендәге фәлән гектар участокны үземнеке итмәкче булам. Шушы җиргә башкаларның дәгъвасы булмаганлыгы хакында авыл башлыгы имза куя, анысының нигезсез рәвештә имзадан баш тартырга хакы юк. Аннары җирле газетага игълан бирелә – фәлән җирне үземнеке итмәкче булам. Бер ай эчендә шушы участокка нигезләнгән дәгъвалар булмаса, җир иясез санала. Шушы документларны межалаучы оешмага тапшырасың, алары инде участокның төгәл картасын төзи. Карта нигезендә кадастр паспорты әзерләнә. Документларны “Росреестр”га (элекке “Роснедвижимость”) тапшырасың да, җир – синеке. Бер айдан кулыңа җирнең синеке булуы хакында таныклык тоттыралар. Бетте-китте. Аннары бу җиреңне теләсәң – эшкәртәсең, теләсәң – берәр фермер-инвесторга арендага бирәсең, теләсәң – сатасың. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җир мөнәсәбәтләрен җайлау бүлеге җитәкчесе Александр Дружин да җир пайларын алганда район җитәкчеләренең рөхсәте кирәк булмавы хакында искәртте.



“Бу җирләр кемгәдер кирәк”



Закон буенча артык катлаулы түгел, чынлыкта исә... Питрәч районы Керәшен Сәрдәсендә күпчелек авыллардагы кебек үк күренеш. Авылдагы 465 пайчының 316 сы җирен рәсмиләштергән. Үз җирен аерып чыгара алучылар бармак белән генә санарлык, күпчелекнең җирен гомуми кишәрлек белән теркәгәннәр. Ә 141 пайчының җир пайлары рәсмиләштерелмәгән. Вакытында теркәмәгән өчен район хакимияте авыл халкын судка биргән, хәзер аларга тиешле җирләр район файдасына тартып алыначак. Кемнәр җирсез калган? 4 кеше район белән судлашудан үзләре баш тарткан, алары авылдагы бюджет өлкәсендә эшләүче кешеләр. Кемнәрдер яхшы көннәр җиткәнче дип пайларын сандык төбендә саклаган. Кемдер үз җирен үзе аерып алып эшкәртмәкче булган. Җирсез калганнар алачак участокның Казан-Чаллы трассасы янындагы урын икәнен дә әйтеп китәргә кирәктер. Монда җирләр кыйммәт. Транспорт йөрергә уңай, трассаны киңәйтеп торалар, юл кырыена кунакханә-бензин салу станцияләре дә төзелә. Шуңа күрә авыл халкыннан бу җирне тартып алырга теләүләре бик яхшы аңлашыла.



Авыл халкы җирсез калдыруда авыл башлыгы Олег Волковны гаепли. Берничә кеше, шул исәптән Мария апа Киселева, җирне алырга дип газетада игълан да биргән булган. Ләкин җирнең очына тәки чыга алмаган.



– 2008 елда минем, иремнең, тагын берничә кешенең паен берләштереп, авыл Советына бирдек. Ике ел тоттылар да авыл Советында, суд алдыннан кире өләштеләр... Менә шулай итеп алдадылар.



– Бу җирләр кемгәдер кирәк, шуңа шулай эшләделәр дип аңлыйм, – дип сүзгә кушылды Петр Денисов. – Бу бит башбаштаклык. Биш гектар бик күп бит ул, аны кемгәдер арендага биреп тә, бәрәңге утыртып та булыр иде. Хәзер безне тегендә-монда куып йөртәләр, беркем берни аңлатмый...



Анна Спичкова, әзерләнеп беткән документларым районда юкка чыккан, дип сөйләде. Авыл кешесеннән документлар алганда кем расписка бирсен... Пай да юк, җир дә юк... Зарларын сөйләргә дип җыелган халык алдану сәбәпләрен үзләренең керәшен булуында да күрә икән. Район җитәкчелеге татарлар, безне керәшен булган өчен кимсетәләр, дигән фикер халыкның күпчелегендә.



2007-2010 елларда Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Олег Волков халык үзе гаепле дигән фикердә тора. Халыкны үгетләп тә, өйрәтеп тә карадым, җирләрен теркәргә теләмәделәр, пайлар сандык төбендә ятса, ышанычлырак, дип әйттеләр, ди. Андыйлар да бардыр, ләкин җирне алырга теләп тә, очына чыга алмаучылар турында нәрсә әйтергә? Авыл халкыннан теркәргә дип җир пайларын алып, кире кайтаруы хакындагы гаепләүләрне юк сүзләр, диде. Авыл халкы мине алдаган, күрәсең. Кемгә ышанырга, белмәссең...



– Авыл Советы халыкка яхшы булсын өчен әйтә, ләкин кешеләр мине тыңларга теләмиләр. Менә хәзер дә шулай. Өйләрегезне хосусыйлаштырыгыз дим, акча түлисе була дип, эшләмиләр. Өйләре астындагы җирне рәсмиләштерәләр, торакны – юк. Берәр заман шуның өчен йөгерешеп йөри башлаулары ихтимал. Җирне дә алмаслар дип уйлаганнар иде...



Сәрдә прокуроры



Чыгышы белән Керәшен Сәрдәсеннән булган, хәзер Казанда яшәүче Николай Сидуковны авылдашлары “прокурор” дип йөртә. Законнарны белә чөнки. Үз җирен терки алган, берничә кешегә рәсмиләштерергә булышкан. Суд буласы турында хәбәр итеп, безне дә ул чакырды.



Бөтен җирдәге кебек, монда да авыл халкы куркак. Ризасызлар йөздән артык булса да, журналистлар белән очрашырга теләүчеләр күп түгел. Берәүләре капка ярыгыннан карап ята, кайсыдыр урамга чыкса да, сөйләргә бик теләми. “Прокурор” урамда халыкка консультацияләр бирә.



25 октябрьдә Питрәч суды халыктан җирне район файдасына тартып алырга дип карар чыгарган. Николай суд турында сөйләде. Беренче суд утырышына йөзгә якын кеше килгән. Шулкадәр кешене күреп, халыкка каршы карар кабул итәргә курыкканнармы, “Бер генә кеше килмәсә дә, судны уздырмаска хакыбыз бар” дип, икенче көнгә күчергәннәр. Шул ук вакытта “икенче судка килеп тормасагыз да була, авылдан вәкилләр килсә, җитә”, дип үгетләгәннәр. Авыл халкы ышанучан бит, районга йөрүе дә авыр. Икенче судка биш кенә кеше килгән. Суд җирне район файдасына бирергә дип карар чыгарган да куйган. Судлар башлангач, халык җирен рәсмиләштереп өлгерергә нотариуска йөгергән, тегесе нәкъ шул көнне отпускка китеп барган. Ишегендә “Казан нотариусына барыгыз” дигән язу калдырган, имеш. Халык Казанга йөгергән, ә бит бу очракта документларны җирле нотариус кына кабул итә ала.



– Халыкны цирк аты кебек түгәрәк буенча йөгертәләр. Махсус, аңгыраеп йөрүдән туктасын өчен. Халык хәзер үзенең ни эшләгәнен дә аңламый! – дип ачынып сөйләде Николай.



Шунда яңгыр ява башлады да, “Прокурор” безгә кәгазьләрен күрсәтер өчен авыл клубы янына киттек. Ишеге төбендә яңгырдан качып документларны карамакчы идем, клубтан бер бик ачулы адәм чәчрәп чыкты да, куа башлады. Клуб янында басып торыр өчен район башлыгыннан рөхсәт кирәк икән. Бик бумалангач, йөрәк хастасы була күрмәсен тагын дип, клуб кырындагы балалар бакчасына кереп сөйләштек. Балалар бакчасы дигән сүзе генә бар инде. Балалары да юк, тәрәзәләре дә, идәне дә. Стена белән түшәм генә. Ташландык бина. Авыл гына түгел, балалар бакчасы, ферма, ындыр табагы – барысы да таланган.



– Районда “глава” рөхсәтеннән башка бернәрсә эшләнми, – ди Николай. – Әгәр район үзәгеннән чыпчык очып узганын күрәсез икән, димәк, аның очарга рөхсәте бар. Менә үзегез күреп торасыз бит, клуб яныннан ничек куып җибәрде. Ул кешенең үзенең дә пайлары янып калды. Эшен югалтудан курка, шуңа күрә дәшми. Монда авыл җыены вакытында милиция наряды дежур тора. “Глава”га каршы берәр сүз әйтәләр икән, ул кешене Питрәчкә алып китәләр. Аны алып киткәннәрен күргәч, калганнар да тын гына утыра.



– Николай, ә сез нигә Казаннан кайтып, кешеләргә булышып йөрисез?



– Алар бит минем халкым. Менә мин законнарны беләм, түрәләр янына йөри алам. Алар иген игәләр. Әгәр бөтен кеше минем кебек түрәләр янына йөри башласа, ипине кем үстерер? Бөтенебез дә йөри башласак, миңа да, сезгә дә, шул ук “глава”га да ашарга ипи булмас иде...



Жалулы юл



Николай Сидуковның җир рәсмиләштерүе үзе бер тарих. Үз тәҗрибәсе белән Питрәч районында түрә булмаган кешегә җирне рәсмиләштерү мөмкин түгел диярлек гамәл икәнен исбатлаган. Менә үзегез уйлап карагыз, авыл кешесе Николай узган юлдан бара аламы?



Иң башта Сидуков үлгән туганыннан үз исеменә күчерер өчен нотариуска кергән.



– Нотариус участокның аэрофотосын китерергә кушты. Каян табыйм мин аны, вертолетым юк, дим. Минем анда эшем юк, ансыз рәсмиләштермим, ди...



Авылдашларына җир бирергә хәтта авыл башлыгы да риза булмый. Межалаучы оешмага бирелгән җир планында (выкопировка) бу участокның беркемнеке дә булмавы хакында авыл башлыгының имзасы кирәк. Николай авыл урамында үлгән сыер аунап ята, беркем бернәрсә җыештырмый дип жалу яза. Район үзәгеннән штраф салырга дип килеп җитәләр. “Моннан болай гына котылып булмас дип куркып, кул куйды”, – дип көлә Николай.



Чиратта – район газетасы



– Редактор безнең авыл кешесе. “Ну аңла инде, “глава” андый игъланнарны бастырмаска кушты, бастырсам, мине эштән куалар”, – ди. Мин “Татмедиа”га барып жалу яздым. Аннары гына бастырды.



Чиратта – межалаучы оешма. Инде яздым, авыл халкының пай җирләре өчен дип тәгаенләнгән басудан җир алырга беркемнән дә рөхсәт кирәкми. Газетада игълан, авыл башлыгының бу җирнең иясез шатлык булуы хакындагы имзасы – бетте. Ә Питрәчнең межалаучы оешмасы выкопировкага башта дүрт имза җыярга куша. Аннары шул имзаларны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллиннан раслатырга кирәк икән, аннары шул раслатылган документларга район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллиннан кул куйдыртырга, аннан тагын район башлыгыннан рөхсәт алырга. Бу – нибарысы җирне үлчәр өчен генә! Николай таләп ителгән имзаларны җыярга алына.



– Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисенә кердем. Башта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дияровтан имза ал, ди. Дияровка кергән идем, башта палата рәисе куйсын, ди. Көч-хәл белән боларны бергә очраштырдым. Алар кем алдан имза куярга тиеш дип бәхәсләшә башладылар. Аннары уртак фикергә килдек – “Роснедвижимость”ның Питрәч бүлеге башлыгы Костин беренче булып кул куярга тиеш. Костин имзасын куйды, документларымны палата рәисенә тапшырды, бу җирнең дөрестән дә буш булуы хакында белдерде. Аннан имза куюын сорадым. Шунда ул кәнәфиенә киерелеп утырды да:



– Ә минем сиңа ул җирне бирәсем килми! – ди.



Ничек әйтергә дә белмим, бу мыскыл итү бит инде. Ачу чыкты, мин әйтәм, кем сорап тора соң синнән? Шундый тәртип, имзаңны гына куй, дидем. Ул куймады. Аннары законнарны тагын бер кабат өйрәнеп, аның имзасы бөтенләй кирәге юклыгын аңладым. Ул муниципаль җирләргә генә җаваплы икән. Ул да, авыл хуҗалыгы башлыгы да, башкарма комитет җитәкчесе дә, “глава” да кирәкми. Бәлки, башкача керсәм, кул куярлар иде. Күреп торам, зур-зур пакетлар тотып керәләр дә, буш килеш елмаеп чыга кайберәүләр... Майламаган кашык авыз ерта, ди бит.



Питрәчтәге межалаучы оешма белән борчагы пешмәгәч, Николай Казандагы ширкәтне яллый. Райондагы оешма җир үлчәгән өчен 3500 сум алса, болар 7500 сум сорый. Барыр урын юк, акчасын түли. Шул документлар белән ерып чыга. Николайга бүтән оешмалар бәйләнми, җирен теркиләр. Моның сәбәбен Николай “Роснедвижимость” башлыгы Костинның яхшы кеше булуы белән аңлата: “Ул берсүзсез эшләде”.



Жалулар белән юл ярып, Николай үз дигәненә ирешә алган. Ә авылда аның кебекләр күпме соң? Николай әйтүенчә, андый кеше ул гына. Инде берничә кешене җирле иткән. Аның жалулары аркасында авыл халкына бер тиен акча түләмичә рөхсәтсез басуларны эшкәрткән “Татагротрейдинг” оешмасын куып җибәргәннәр. Хәзер икенче инвестор – “Продовольственная корпорация” (“Рацин”) белән даулаша. Чөнки “Рацин”ның аренда хакы түбән, гектарына 300 сумнан гына түли. Аренда хаклары турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына чираттагы жалу юллаган. Министрлыктан килгән җаваптан тавыклар егылып көләрлек.



– Җирләрне “Рацин”га бирү турында карар 4 февральдә авыл җыенында кабул ителде, җыелышның протоколы 2 февральдә расланды, дип язганнар. Җыелыш узганчы ук протоколын раслап куйган булганнар. Документларны ясап кына торалар...



Соңгы мөлкәт



– Җир турындагы закон камил түгел. Авыл халкы надан бит, законны кабул иткәндә үк җирле түрәләр халыкка рәсмиләштереп тә бирергә тиеш дип эшләргә кирәк иде. Болай – халык үзе рәсмиләштерергә тиеш, ә түрәләр тәгәрмәчкә таяк тыга... Безнең авыл апасы сөйли, авылыбыздагы бер җитәкче райондагы җитәкчеләргә безнең документлар белән кергән икән, өч хәрефкә генә җибәргәннәр...



Әгәр авыл халкы үзенә тиешле бөтен җирне рәсмиләштереп, үзенә калдыра алды дип күз алдына китерсәк, үз көнебезне үзебез күрә алыр идек. Авыл башлыгы халыкны яклап сүз әйтергә курка, аның эшлисе бар. Мин әйтәм, курыкма, җир безнеке булса, түрәләрсез дә яши алабыз, дим. Безгә үз вакытында милек пайларын бирмәделәр, шуңа да халык милексез калды. Түрәләр шуның белән бәрә, ни белән ул җирегезне эшкәртәсез, диләр. Кемнәрдер үзе эшкәртә алыр иде, тракторлы, атлы кешеләр бар. Менә шуны уйлап карагыз – авыл халкына тиешле 2000 гектар җирне үзебезнеке итә алсак, бер вәкил сайлар идек. Без Казаннан ерак түгел, инвесторлар арасында да конкуренция бар хәзер. Министр Марат Әхмәтов, инвесторлар һәр гектар җир өчен елына 500 сумнан да ким түләмәскә тиеш, диде. Әгәр шушы бәягә генә бирсәк тә, балалар бакчасын ремонтлый алыр идек, ындыр табагын да. Авылда күпер җимерек, аны да рәтләр идек. Авыл башлыгы хезмәт хакымны түләмәсләр дип куркып, халыкны якламый. Әгәр бу җирне алсак, аңа хезмәт хакын да үзебез түли алыр идек.



– Николай, бу җир авыл халкы өчен зур югалтумы?



– Авыл кешесенең болай да бернәрсәсе калмады. Милек паен безгә бөтенләй бирмәделәр, аның бирелгәнен белмәдек тә. Бу җир – соңгы байлык. Ул булмаса, авыл халкының өйләре һәм өй янындагы участоклары гына кала. Халык болай да крепостной кебек. Ул бит бездә генә түгел, бөтен салаларда шулай. Миңа хәзер күрше авыллардан килеп киңәш сорыйлар. Безнең монда КамАЗ трассасы янында җирләр. Шуңа да бик алырга телиләр. Юл киңәйтеләчәк, димәк, җирне хөкүмәт сатып алачак, аннары юл читенә кунакханәләр, бензин салу станцияләре төзеләчәк. Әгәр “глава”ны ул җирләр бик кызыктырса, аңа бу җирләрне сатып та бирә алыр идек. Юк, аның авыл кешесенә 5 мең түләп тә аласы килми. Дөм бушлай тартып алалар...



Николайны машинага утыртып Питрәчкә алып килдек тә, куенына диктофон тыгып, төрле учреждениеләргә кертеп җибәрдек. Экспериментның нәтиҗәсе шул – бер генә оешмада да авыл кешесенә якты йөз күрсәтмиләр. Түрәләрне тоту да мөмкин түгел. “Ул юк, иртәгә килегез”, “Ул ялда”, “Глава” имзасыннан башка килмәгез”. Түрәләр бигрәк күп инде.



– Куәтемнән килсә, беренче итеп район “глава”сын кыскартыр идем.



– Нигә?



– Ә нәрсәгә кирәк ул? Ул булмаса, калган ваграк түрәләр бераз куркыбрак эшләр, бу кадәр азынмаслар иде...



Николай авыл халкын Югары судка барып судлашуны дәвам итәргә үгетли. Кемнәр район башкарма комитеты белән судлашуга барыр, анысы билгесез. Николай суд гадел карар кабул иткән очракта Югары судта җиңәчәкләренә ышана. Соңгы муниципаль сайлау вакытында авылның элекке башлыгы Олег Волковны сайламаганнар. Хәзер авылда икенче башлык – Петр Гаврилов. Яңа башлык та, халык үзе гаепле, дип сөйләде. Шулай да, халыкны яклаячакмын, әле прокуратурага керәм, ниләр эшләп булганын белешәм, дип тә ышандырды. Кем белә, Советлар Союзы героеның якташы да, адашы да бит, бәлки, чынлап та халыкны яклап каһарманлык күрсәтер?



Район – диңгез, без – парахуд



Район башлыгы отпускта икән. Сайлау вакытында артык күп эшләп ташлаган, ахры, арып киткәндер. Питрәч – “Бердәм Русия” кандидатларын үткәрү буенча рекордчы районнарның берсе. Башлык урынына калган башкарма комитет җитәкчесе Азат Вәлиуллин һәм район башлыгы урынбасары Руслан Камаловны кызганып үлә яздым. Район түрәләре кебек чарасыз һәм мәгълүмати вакуумда яшәүче кешеләр юктыр! Райондагы межалаучы оешманың әллә никадәр имзалар таләп иткәнен болар белми булып чыкты. Юк, күз алдыгызга китереп карагыз – районда җир үлчәү белән шөгыльләнүче шәхси оешма район башлыгы Насыйбуллинның һәм башкарма комитет җитәкчесе Вәлиуллинның имзаларын таләп итә. Өч ел буе шулай! Һәм бу хакта Насыйбуллинның урынбасары һәм хәтта Вәлиуллин үзе дә белмәгән! Мондый башбаштаклык турында хәбәр иткәч, Вәлиуллин, өстенә плащын да кияргә онытып, урамның икенче ягында гына урнашкан межалаучы оешмага йөгереп, тегеләрнең кирәкләрен бирергә, моннан соң үзенең имзасын таләп итүне тыярга тиеш иде кебек. Юк, таләп итмәде.



– Межалаучы оешманың нинди дә булса каршылык күрсәткәнен, имзалар таләп иткәнен белмибез. Ул шәхси оешма. Әгәр шулай булган икән, Казанга унбиш минутлык юл, автобус йөреп тора... Межалаучы оешмалар күп, шунда эшләсеннәр! – диде Руслан Камалов.



Ачның хәлен тук белми, ди бит. Авыл кешесе өчен Казанга барып, межалаучы оешманы табып, аны алтмыш чакрым ераклыктагы авылга алып килү өчен күпме чыгым кирәклеген дә, ничә көн вакытны югалтуны да белмиләр. Аннан соң бөтен зарланган кешене Казанга барыгыз дип куып утырасыз икән, сез нигә кирәк соң ул Питрәчтә, әфәнделәр? Шул район халкына хезмәт итәр өчен эшлисез түгелме соң анда? Бөтен эшне Казанга сылтарлык булгач, ыштан туздырып, кәнәфи биләп торганчы, бәлки, вазыйфаңнан баш тартыргадыр? Казан кайгыртсын! Руслан Камалов, түрәләр дөрес эшләмәсә, аларны судка бирергә кирәк, дип тәкрарлады. Хакимият органнарын нигә судка бирмиләр, дип аптырады. Шулкадәр халыктан аерылган бу түрәләр. Әйтегез инде, хатыны мәктәптә, үзе фермада эшләп йөргән, балалары мәктәптә укыган авыл кешесе район башлыгын судка бирә аламы? Авыл җыенында милиция дежур торганны, судка йөри башлагач, ни булачак ул кеше белән? Аннан соң Азат Вәлиуллин зур сер ачкандай әйтеп куйды:



– Алар эшләргә дип алмыйлар ул җирне... Алар КамАЗ трассасы янындагы җирне алып, сатмакчы булалар...



Монысына җавап таба алмадым. Ичмасам, дөресен әйткән өчен рәхмәт! Авыл кешесе ялгыш баеп китә күрмәсен! Ялгыш акча эшли күрмәсен! Баеп китсә, юан һәм оятсыз түрәләргә, әллә нинди имза сорап халыкны тинтерәткән Закиров, Дияров, Вәлиуллиннарның күзенә карап торудан туктый бит ул. Үз көнен үзе күрә башлый, министрлыкның култык астында пәйда булган “Рацин” ише саран оешмаларга 3 мең тәңкәгә эшләп йөрүдән туктый. Әле ул “Рацин”ны оялмыйча инвестор дип атыйлар, авыл хуҗалыгына үз акчасын керткән эшмәкәрләрмени, гарьләнеп үләрлек. Авыл кешесен баетмау – түрәләрнең төп максаты. Аларның ышануынча, бушлай килгәнне сатарга район башлыгының гына хакы бар. Ә гади халык һәр нәрсәне биш бәясен түләп алсын. Хәерче яшәсен, сүз тыңласын, хокукларын якламасын, акча сорамасын, дөрес сайласын... Үзләренең хаклы икәнлекләренә шулкадәр инанганнар, хәтта халыкның пай җирләренә тырнак очы кадәр дә хокуклары булмау хакындагы уй башларына да килми.



Ул җирне халыкка сез бирмәдегез, әфәнделәр! Ельцин бабай биргән җир ул! Сатсалар да, алсалар да – аларныкы!

№13136 / 08.11.2010 19:57:07

Соры корт ,мин синен очен бик шат,лэкин бар кешене дэ уз бизмэненэ салма,кайбер кешелэргэ теллэр ойрэну жинел бирелэ,кайберэулэргэ математика кебек фэннэр жинел,лэкин купчелек очен рус теле авыр,шул ук руслар узлэре дэ хата белэн сойлэшэ,чит иллэрдэ кешелэр берничэ чит телдэ сойлэшэ,э сез яхшы итеп рус телен ойрэнергэ дэ каршы

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik