Нурлат
амзядан набиуллина лейсанны белуче юкмы. сабага языгыз эле.
назия,син белгэн венера гилязова кайсы авылдан?
Җәмәгать, комментарий язганда сак булыгыз. Аның өчен СЕЗ җаваплы. Язманың авторын табу бик җиңел. Әгәр дә теге яки бу кеше үзенә яла якканнар дип саный икән, хокук саклау органнарына гариза бирә. Бу очракта сайт администрациясеннән IP-адресны соратып алалар. Бу – закон таләбе. Кешегә карата яла ягасыз, шәхесен кимсетәсез икән – судка повестка килгәнен көтегез. Шуңа күрә, нәрсә язганыгызны уйлап язсагыз иде. Һәм кайбер комментарийларның сөртелүенә үпкәләмәгез. Юридик кысаларга сыймаган язмаларны бетереп, сайт администрациясе Сезне суд юлында йөрүдән саклый. Ә комментарий өчен хөкем итү очраклары Россиядә дә, Татарстанда да шактый.
Мин бик шатмын,чынлап.Ышанычлы дуслар бер-берсен югалтмаска тиеш ул.Иншалла,аралашырбыз.Әле курсларда идем.Эшкә укучы балаларымны шундый сагынып килдем.Мин үз тормышымны гаиләмнән,мәктәптән башка күз алдыма да китерә алмыйм.
Нәзимә апаң белән сөйләштек бит, әй! Рәхмәт яусын! Әгәр теләсәң, Лилия,әйдә хат язышабыз. Без бер системада бит. Сөйләшер сүзләр табылыр.Кайсебер чакта чагыштырасы да килә, кешеләрдә ничек икән дип.Кәгазь боткасына әйләндерделәр эшебезне. Мин "В контакте"да, "Майл .ру"да да.
Соңгы бер-ике көндә сайтта техник проблемалар булды. Кайбер комментлар югалган, ә кайберләре югалып яңадан калыккан булуы бар. Кимчелекләр өчен гафу үтенәбез.
Актаныштан 03.12.2010 22:22:00
мина Салдакаево авылыннан Фарзалеева(кыз фамилиясе) Альфияне табасы иде-заманында бергэ укыган идек,ярдэм итмэссезме!
миңа языгыз, аның номерен бирермен: ramzes489@mail.ru
Малай!!!! рэхмэт,элбэттэ ул анлаячак!!!!!!! Узен кизлэудэнме????
Амач, Линарны мин бик эйбэт белэм.Кургэч эйтермен. Ул синен кем икэненне анлыймы сон?
Рәхмәт яусын,Сыерчык.Ирем бик акыллы,киң күңелле идем мәрхүмем.Аның турында җылы сүзләр әйтүегез өчен үзегезгә рәхмәт.Ходаем сезгә хәсрәтләр бирмәсен.Мәктәбем зур,без шәһәрдә яшибез бит.Коллективым әйбәт.Кайгымны да күтәрешәләр.15,2 яшьлекләр.Үткән ел чыгардым,быел классым юк.Исән бул,Сыерчык.
Лилия!Аллаһы тәгалә сабырлык бирсен үзеңә!Бакый дөньяга да иң яхшылар кирәк, ди. Иптәшең бик күркәм кеше булгандыр. Урыны җәннәттә булсин инде.Атна кич (пәнҗешәмбе) җомга алдыннан дога сорап җаннары безнең янда йөри ди минем әни. Әни 90га җитә, ул белгәннәреңне укырга куша. Күпме белгән тигентен. Сынма-сыгылма, Лилия,уңышлар сиңа,балаларыңа.Мәктәбегез зурмы? Коллектив ничек? Үз балаларың зурлармы? Классың бармы? Пока, Лилия!
Алланың рәхмәте яусын,Сыерчык.Кайгыдан нишләргә белми аптырап,сыгылып калган чагым шул.Алма кебек матур,акыллы ирем 38 яшендә фаҗигале төстә вафат булды.27 май бер ел була.Ике газиз баласын,мине әрнү-сагышларга салып китте шул.Күземә берни күренми,еламаган бер көнем юк,Сыерчык.Рәхмәт аңа безне күтәреп,барлыкта калдырды.Аллага шөкер бернигә дә аптырамыйбыз.Пар канатсыз аерылып,каерылып калырга язмасын,беркемгә дә.Ирем турындагы якты,матур хатирәләр белән генә яшим мин,Сыерчык.Балаларым дип кенә гомер кичерәм.
Рәхмәт,акыллым! Әйе,һичшиксез син безнең арага кавыштыручы "җеп" сузучы! Мин иртәгә үк Нәзимәгә хат язып салачакмын! Үзеңә кайгы-хәсрәт килмәсен,бәхетле тормыш белән яшә,иркәм!Ара ерак түгел,бәлки, гомерләр булса,җәйгә таба очрашырга да насыйп булыр! Күңелең яхшыда икән, исән бул!
Сыерчык!Мин Сезнең белән аралашуыма бик шатмын.Кем икәнегезне,исемегезне дә белдем инде.Нәзимә апа Сезне сагынып,матур истәлекләр белән яши.Әгәр икәү очрашсагыз мин бик шат булыр идем.Араларны якынайтучы дуслык хисеннән дә көчле нәрсә бар соң бу дөньяда?Сез очашсагыз мин бик шатланыр идем.Арадагы 50 елны кыскартучы мин булам бит,әйеме?