поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 

Мамадыш

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№43986 / 08.03.2012 13:42:56

Миләүшә Хәйруллина турындагы язманы ни дип алып ташладың?

№43949 / 06.03.2012 22:44:34

Җөмлә төзелешләре, грамотасы ягыннан караганда, бу отклик "Нөкърәт" гәҗитенең берәр җурналистына заказать итеп яздырылганга охшый. Заказчысы кем икән, шуны беләсе иде.

№43862 / 04.03.2012 16:43:15

Заошмада ике бүлмәле фатирны Чаллыга алмаштырам.Кызыксынган кеше шушы биттә координатларын калдырсын.

№43861 / 04.03.2012 16:04:28

Мамадыш шәһәрендә ике бүлмәле фатир сдавать итәм.Индивидуаьное отопление, икенче этаж,Переулок Дорожников.т-89093110378.

№43665 / 01.03.2012 09:55:30

«Матбугат.ру»да бушлай игъланнар бүлеге ачылды.

Өске уң якка игътибар итегез. Кем нәрсә сата, эзли, тәкъдим итә, биреп тора, алып тора – барыгызны да “Игъланнар” бүлегенә чакырабыз! Руслар аны “барахолка” дияр иде. Без дә шундый бер “барахурлык” ачырга булдык. Әйдәгез, аны бергәләп тутырыйк. Файдасы тими калмас, чөнки укучыларыбыз саны шактый зур. Тик игъланны биргәндә шәһәр-районыгызны, контактларыгызны күрсәтергә онытмагыз.

№43570 / 29.02.2012 10:50:43

Дуслар, сайтның сул ягында “Афиша” бүлеге эшли башлады. Хәзер анда үз анонсыңны да өстәргә мөмкин. Районыгызда ниләр булып ята? Концерт, спектакль, мәдәни очрашу, дискотека, бәйге, спорт ярышы, клуб җыены, митинг, кастинг, пилинг – барысын да шушында языгыз. Администраторлар тикшергәннән соң, анонс сайтка урнашыр.

№43500 / 28.02.2012 17:53:40

Җәмәгать! Су Иван Грозный вакытында да бушлай булган! Бүген дәүләт тарафыннан халыкка куллану өчен су бушлай бирелә. Ә "Рога и копыта" ширкәтләрен авыл җирлеге башлыклары ансат кына акча эшләү өчен уйлап тапты. Прокурор Кафил Әмировка язарга кирәк! Ул район башлыклары исеменнән түгел,ә Россия күзлегеннән эш йөртә. Бөтен бу хурлыклы эш белән шөгылләнүче бөтен авыл җирлеге җитәкчеләрен махинация эшендә гаепләп җавапка тартсалар, бар да үз урынына кайтыр.җәмәгать! Хoзер интернет аша мөрәҗәгать итәргә була бит!

№43394 / 26.02.2012 19:52:33

Дааа,Мамадышлар котыра машлаганнар.Карчыклары чангыда шуып,спортзалда спорт белән маташалар.Неуҗели шул карчык-морчыкларның өй тирәсендә эшләре юк икән.Әстәгефирулла,хатыннар ирдәкләр дип ишеткән идем дөрес икән ич.Андый хатыннар янына конечно җе ирләр якын килми.Әстәгефирулла,ул өс башлары,ул басып торулары,ул фасоны дисеңме,ТФҮ.Җиыен безобразие шул авыл җиреннңн чыга икән ич.Авыл катыннары ирләрен ими биреп йоклаткач нидисең инде,ә.Шулай дип язды кичә бер хатын интердә.

№43300 / 25.02.2012 20:29:12

Олыяз авыл җирлегендә су шәхси кулга күчә дип, Мөхлисов Юрис малае, ягъни авыл җирлеге киңәшчесе квитанция белән акча җыя. Аның лицензиясе дә юк. Акча түләгез дип суны ябып куялар, аның моңа хакы бармы? Водокачканы колхоз корды. Нигә шул эшне җирле үзидарә үзе эшләми? Үзе эшләсә, авыл халкына бераз файда булыр иде. Кеше башына 50 сум түгел, 20-25 сум булса да ярар иде. Авыл халкының хезмәт хакы аз, эше дә юк. Газына, утына түләргә кирәк.

Тагын бер соравым бар. 70 ел буе җирле үзидарә җитәкчесенә киңәшче булмады, аңа хәзер ни өчен киңәшче куйдылар?

Исемем редакция өчен генә.

Мамадыш районы.



Безнең авылда да кварталга бер тапкыр су өчен акча җыялар. Иң кирәкле вакытта – җәй көне су килмәсә дә, акчасын түләп барабыз. Бу инде күптәннән килә торган гадәт. Тик укучыбыз җибәргән квитанцияләрне генә моңарчы бер дә күргән юк иде. Шундыйрак галәмәтнең кайчан да булса үзебезгә дә килеп җитәсен чамалап, Мамадыш «яңалыкларын» якыннан өйрәнеп кайтырга булдык.

СӘРКАТИПНЕҢ СЕРЛЕ ИСЕМЕ

Олыяз авылы җирлегендә рәисне туры китереп булмады. Сәркатип ханым Миннегөл Харисова редакциядән килүебезне белгәч тә су мәсьәләсе буенча йөрүебезне аңлап алды һәм җитәкчедән узып нәрсәдер әйтергә батырчылык итмәде. Хәтта үз исем-фамилиясен әйтүдән дә катгый рәвештә баш тартып маташкан иде. Тик без кызык иттек: бүлмә ишегенең тышкы ягында сәркатипнең исем-фамилиясе, эшләү сәгатьләре язылган тактадан күчердек тә яздык. Аны әйтеп ни зыян иде икән, шаккатам!

Алай да, сәркатипнең ярдәме зур булды. Гомуми сорауларга гына булса да җавап таптык. Авыл җирлегенә 6 авыл керүен, хуҗалык, биредә яшәүче кеше санын хәбәр итте ул. Әйтелгәннәрдән чыгып, кассага ай саен ничә дистә меңнәр кергәнен күңелдән чутлап, нәтиҗәләрдән хушым китеп, озак басып тордым. Шулай ук бу яңалыкның инде күптән искерүен, су өчен түләүләр кертелүгә тиздән бер ел тулуын да аннан белдек.

– Мөхлисов Юрис кем ул?

– Авыл җирлегебезнең элеккеге башлыгы.

– Аның малае хәзер башлык киңәшчесе икән…

– Юк, киңәшче түгел ул. Автоном учреждение җитәкчесе. Безнең авыл җирлеге башлыгының киңәшчесе бөтенләй юк.

Юрис абыйның улы Фәнис исемле булуын, аның кайсы адрес буенча яшәвен, телефон номерларын да ачыклап бетергәч, туп-туры аларга киттек.

«БУШКА БЕР ӘЙБЕР ДӘ БИРЕЛМИ»

Юрис абый, шаярып кына, үзен әлеге оешманың бухгалтеры дип атады. Олыяз авылы җирлеге «Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге» автоном учреждениесендә чынлыкта бухгалтер юк. Анда бар вазифаны да нибары бер кеше башкарырга тиеш. Бу очракта ул – Фәнис Мөхлисов. Рәсми вариантта шулай! Тик әллә Фәнис шулай хәл иткән, әллә күп еллар авыл җирлеге булып эшләп пенсиягә чыккан Юрис абый һаман җанына тынгы таба алмый, учреждениенең бөтен эшен ул алып бара икән. Сорауларыма җавап бирүче дә Юрис абый булды.

– Бөтен түләүләрне исәпләп барам, менә хәзер дә җыелышка гомуми саннарны хисаплап, шуны чыгышта хәбәр итәрмен дип тора идем, – дип башлады ул сүзен.

– Сез элек авыл җирлеге рәисе булып эшләгәндә су өчен мондый түләүләр булмаган. Ул кайчан барлыкка килде? Бу галәмәтне кем уйлап чыгарды?


Фәнис Мөхлисов Олыяз авылы җирлегендә су хуҗасы.

– 2011 елның 1 апреленнән шулай эшли башладык. Ул бөтен Татарстан буенча кертелгән яңалык дип беләм. Авыл советы белән бергә эшләсә дә, бу автоном учреждение дип атала. Безнең бөтен документлар да бар. Эш лицензиядә тора. Ул шушы айда булачак, – дип Юрис абый миңа бөтен булган документларны күрсәтте. Салым хезмәте кәгазьләре, бу оешманың юридик теркәлүен раслаучы белешмә, учреждениенең уставы һәм башкалар.

Без Казанда яшәгәч су өчен түләвебезне аңлыйм. Аны чистарту өчен генә дә күпме акча тотыла бит! Шулай ук чиста суны шешәләр белән сатып алуыбыз да аңлашыла кебек. Тик авылда?! Авыл халкы болай да газ, ут, телефон һәм башка вак-төяк өчен шәһәр халкыннан ким түләми хәзер. Инде су өчен дә түлисе булгач…

Уйларымны укыгандай, Юрис абый дәвам итә:

– Файдалы казылмалар турындагы закон нигезендә бушлай бер әйбер дә бирелми. Җир астындагы файдалы казылмалар дәүләтнеке санала. Аннан файдалану өчен лицензия кирәк һәм әлегә эш шуның өстендә алып барыла. Газ җир астыннан чыга, аның өчен түлибез. Электрга да акча жәлләмибез. Су авыл җирлеге карамагында. Насос су суырта, ул электр сарыф итә. Ә электрга авыл җирлеге түли, су трассасын ремонтлый.

– Ләкин һәр кешегә 50 сум исәбеннән чутлаганда, бу бик күп килеп чыга түгелме? Без Казанда дүрт кешегә аена 120 сум түлибез.

– Без өйдә өчәү торабыз – 150 сум түлибез. Без дә башкалар белән беррәттән түлибез дип әйтергә телим. Бу лицензия алганчы гына шулай. Аннары бәяләр белән исәп-хисап ясалачак һәм түләү башкача булачак.

– Лицензия алгач, түләүләр тагын да артырга мөмкинме?

– Суның бер куб метрга тотылган чыгымы күпме чыга, шуны исәпләп, дәлилләп, сумманы билгелибез инде.

– Мин монда кара акыл белән чутлап карадым. Сезнең авыл җирлегеннән, ягъни 6 авылдан гына да су өчен кассага ай саен 50 мең сумнан артык акча кереп бара булып чыга.

– Хисап ясаганда кызык кына саннар килеп чыга. Хәзер сезгә дә шуларны хисаплап күрсәтермен. Беренчедән, бар түләүчеләр һәм түләмәүчеләр. Халык бу акчаны безнең кесәгә кереп бара дип уйлый һәм баеп китүебездән куркып түләми. Банктагы счет безнең исемгә ачылмаган, анда һәр тиен исәптә икәнне аңламыйлар. Икенчедән, йортта пропискада ничә кеше тора, шул кеше санына карап, һәрберсенә 50 сум исәбеннән без акча җыярга тиеш. Тик болай гадел булмас иде, чөнки авылда пропискада торып та анда яшәмәүчеләр бар. Студентларны шул нисбәттән исемлектән чигереп куйдык. Тагын күпме кеше кимеде дигән сүз. Өченчедән, без бу акчаларны почта аркылы җыябыз. Почта хезмәтенә дә, шулай ук килешү нигезендә һәр квитанция өчен дә 12 сум алынып кала. Халык акчасы күбрәк калсын, почта чыгымнары азрак булсын дип, бу акчаны ике айга бер дә җыеп карадык, ләкин халык аңламый.

КЕРЕМ ЮК, ЧЫГЫМ ГЫНА

– Шулай итеп, айга күпме керем аласыз инде?

– Керем дисез, әле аның булганы да юк. Былтыр 158 мең 900 сум акча кергән. Биш башняның җирен, 25әр мең сум түләп, Казанда теркәргә кирәк. Җирне башта Мамадышта теркисе. Аның өчен башняга 4әр мең сумнан хисаплап, 20 мең сум күчердек. Шуның 26 меңе операторларга түләнде. Айга 500 сумга утыралар мескеннәр! – диде Юрис абый.

Бу урында Фәниснең килеп сүз әйтүе көтелмәгәнрәк булды.

– Җир авыл хуҗалыгы кулланылышыннан икенчегә күчерелә. Суның анализларын алдык, аның өчен дә 2 мең сум акча күчердек, – диде ул.

– Сезгә дигән хезмәт хакы да шушы ук бюджеттан каралганмы?

– Әйе, 6 мең сум.

– Суны бар кеше дә бертигез тотмый. Алга таба бу ничек чутланачак?

Бу урында Юрис абый дилбегәне үз кулына алды.

– Лицензия алгач карыйбыз инде. Әле һәр башняны рәшәткә белән әйләндереп алырга тиешбез. Аның өчен дә акча кирәк. Авыл җирлегендә эшләгәнгә, бу эшнең ничек кирәк икәнен аңлыйм. Электр өчен дә акчаны хөкүмәт бирмичә, үзебез түләячәкбез. Бу үзенә күрә бер колхоз була. Җыелган акча насосларны яңартуга, рәшәткәләр куярга, лицензия алуга китәчәк.

– Ә түләмәүче кешеләргә карата нинди дә булса чара күреләчәкме соң?

– Лицензия алгач кына аларга карата ниндидер чара күреп булачак.

– Юрис абыйның хатыны: «Түләмәгән кешеләр генә тавыш чыгарып йөри», – дип әйткәндә күпмедер дәрәҗәдә хаклы иде. Ләкин ул бу кешеләрнең түләмәскә хаклы булуын, лицензия алмый гына кешедән акча җыеп ятуның законсыз икәнен белми булса кирәк. Юрис абый миңа үзенең мактау грамоталарын, медальләрен күрсәткәндә, ул тагын сүзгә кереште: «Безнең бер дә исебез китми, теләсә кайсы газетадан килсеннәр, алар барысын да дөрес эшли», – диде.

БУРЫЧКА ТАЛЫЙЛАР?

Әлеге яңалык турында Мамадыш районы башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов белән дә сөйләштек.

– Бу хакта газеталарда яздылар бит инде. Очрашуларда да халыкка аңлатабыз. Бөтен республика буенча, күрше-тирә районнарда инде 6-7 ел су өчен акча түлиләр. Бездә моның булганы юк иде. Суга акча җыярга иң соңыннан тотынучылар без. Шуңа күрә халык әлегә аңлап бетерми. Бу узган ел кертелгән яңалык. Чарасызлыктан эшләнгән эш булды. Әгәр игътибар итсәгез, ул квитанцияләрдә аванс түләү дип язылган. Бу түләүләр безгә лицензия алыр өчен кирәк. Яңа закон чыкты бит. Әгәр лицензияләрне ала алмасак, скважиналарны ябып куярга тиеш булабыз. Бар скважиналарның да лицензиясе булырга тиеш. Тик аның өчен бөтен район буенча 3 млн ярым сум акча кирәк, ә ул бюджетта каралмаган. Менә шушы акчаны без әлегә 50шәр сумнан аванс рәвешендә җыябыз. Халыкка да шулай дип аңлатабыз. Ә лицензия алганнан соң боларның барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Берәүләр күпмедер ай түләмәячәк, кемдер, бәлки, кимрәк түләр, башкалар күбрәк… Кеше башына, мал-туарга аерым тарификация булачак. Боларның барысы да касса аша үтә, ул тере акча буларак кулга җыелмый. Бер тиене дә беркая китми аның.

– Кеше башына 50 сум җыю Олыязда гынамы, әллә бу район буенча шул бәяме?

– Бар авылда да шулай.

– Ләкин лицензиясез акча җыю барыбер законлы түгел. Аларның лицензиясе юк. Бу бит подсудное дело. Алар закон буенча хокуклары булмаган килеш акча җыялар булып чыга.

Бу бөтен авыл җирлекләрендә дә шулаймы?

– Ә район буенча бу уртак тарифмы? Ягъни тарифны кем билгели? Әйтик ул Олыяз авылында 50 сум, ә башка авылларда күпме?

– Әлегә безгә акча лицензия алыр өчен кирәк.

– Лицензиясез акча җыю турында кем дә булса хәбәр итсә…

– Район прокуратурасы белән сөйләшенгән. Алар белән килешенгән эш бу, безнең башкача чыгу юлы юк. Яки халыкның суын өзәргә, яки лицензия алырга кирәк.

Биредә бар да аңлашыла кебек. Мамадыш районындагы су скважиналарына лицензия алу өчен халыктан бурычка акча җыялар. Ләкин бит бурычка алганда, кешене куркытып алмыйбыз, аңлатабыз, сорыйбыз, ә кайчак ялварабыз да. Монда исә, «акчагызны түләмәсәгез, суыгызны өзәбез» дип куркытып, мәҗбүриләп, талап алалар. Дөрес эшләмисез бит, җәмәгать! Юрис абыйның да: «Һаман аңлый белмәсәләр, болай гына итмәбез», – дип каршымда янап торулары ук дөрес түгел! Халыкка аңлата, алар белән эшли белмисез икән, ул урында улыгыз эшләмәсен. Сүзе үткән башка кеше дә табылмый калмас.

Бу эш белән килешмәүчеләр, аңларга теләмәүчеләргә нишләргә? Район прокуратурасына язып мәгънә юк – сөйләшенгән. Республиканыкына да язмагыз – аны барыбер районга юллаячаклар. Ә менә Мамадыш прокуратурасының шундый «килешүләр» ясап, лицензиясез учреждениеләрнең акча җыеп ятуына юл куюына республика прокуратурасы рәхмәт әйтмәячәк. Аларга сүзе булачак. Кайсы гына очракта да сусыз калудан курыкмагыз, лицензиясез учреждениеләр су өзә алмый. Әле лицензия алгач та, элеккеге бурычларны сорый алмаячаклар, чөнки ул чакта алар аны җыярга хокуклы булмаган. Лицензия алынган датадан башлап кына сез су өчен түләргә хокуклы.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Мамадыш-Олыяз-Казан.

№43006 / 23.02.2012 12:46:45

Путинны яклап уткэн теледебатта катнашкан Шэймиев ботен Россия халкы алдында ПОЗОРга калды.
Кемнэр ышанмый кабат карагыз ЮТУБАдан яки интернетнын башка каналыннан.
Мин аны берничэ тапкыр карадым. Кем ана бу дебатта катнашырга ышанып тапшырган.
Мин куп еллар урыслар арасында яшим. Бу дебаттан сон мина аларнын кузлэренэ карарга "СТЫДНО". Мона кадэр алар ТАТАРСТАНГА уважение белэн карыйлар иде шикелле.
Сонгы аталарда Андрей Малаховнын "Пусть говорят" тапшыруында бер-бер артлы курсэтелгэн Чупрэле районындагы 9 балалы семья хэм Богелмэдэге педофелиядэ нахакка гаеплэнуче ВРАЧ турында курсэткэч узем дэ позорга калдым.
Аларны кабат интернеттан карый аласыз.
Менэ шулай 20 ел буена сузылган ПОКАЗУХАлы ТАТАРСТАН узен шулай курсэтэ инде. Кагазьдэ бер чынлыкта икенче хэл икэн сездэ.
Шулай булгач сезнен уткэн сайлауларыгыз да шундый фальшлы булган, хэр сайлауда 70-90% "за". Э ТНВдан "7 дней" тапшыруы сэгатлэр буе Татарстан халкы алдында, халык тулэгэн налог хисабына, оправдатся итэ, элэ берэрсе ышана дип белэлэр.
Пушка аткач снаряд артыннан куу бит бу. Кыскасы просто ПОЗОР ТАТАРСТАНГА...

№42858 / 21.02.2012 21:36:55

Бушка квартира алулар, бушка югары белем алулар төшкә генә керә инде хәзер. Мин 7 мең зарплатага эшлим, квартирага ай саен 20 меңгә кадәр ипотека түләргә кирәк. Тагын Пукинны сайлаталар, нәрсәгә өметләнергә?
Элек РАЙкомнар вакытында РАЙ-оҗмах булган икэн-киләчәк өчен бер кайгыбыз юк иде бит, власть хәзерге АДминистрацияләргә калгач гади халык өчен яшәү АД-тәмугка әйләнде.

№41710 / 10.02.2012 12:16:46

"Матбугат.ру" татарда чыккан өр-яңа китаплар турында язып торачак. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=5481

№41010 / 01.02.2012 00:00:53

урррра!2урын безнеке*))))))

№40908 / 30.01.2012 13:24:58

Иң кызыклы сылтамаларны, яңалыкларны хәзер шушында элеп барачакбыз:
http://matbugat.ru/headlines/

Һәм сайтның баш битендә:
http://matbugat.ru

№40588 / 25.01.2012 21:57:08

“Якташыңны тап” бүлегендә реклама урнаштыруга 40 % ташлама. Ашыгыгыз! Сезнең банерны нәкъ сезнең район кешеләре күрәчәк: http://matbugat.ru/news/?id=5405

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»