Кайбыч
кайбыч таннары газетасынын 83 санында, кызыклы жемлэгэ " тертелдем"
" куручелэр юкмы" статьясында. берэуне эзлилэр 2010 елда чыгып киткэн "... Киемнэре: КАРА ТЕСТЭГЕ ТРУСИКТАН , АЯГЫНДА ЗЭНГЭР ТЕСТЭГЕ СЛАНЦЕ" 2 сэгэт келдем, кутендэ бетчэсе дэ булмады мы икэн анын?!... Хотя бы уйлап язарга була дыр инде аны, берэз булсада...
Корбан гаетебез Мэбэрэк булсын,мэселман кардэшлэр!!!
урын билгелэучелэр утыра тугелме сон анда.чынлап та,чуп тэ туктертэ алмагач....
чуп проблемасын да хэл итэрлек кешелэр калмаган мыни кайбычта.мескеннэр.соры кортлардан арынырга кирэк.кеше куп.эшлэуче юк.
Чүп проблемасы тирән инде ул ,ә чүп полигонына килгән машиналарны кертмичә борып җибәрү гамәлгә сыя торган хәлме соң инде. Ул юлга чыккан машина чүбен өенә кире алып кайтамы соң, беренче агачлык арасына атып калдыра ич инде ул аны. ,тукта өемә кайтып бушатып торыйм да акча түләп машина чакырттырырмын дип утырмый
Чуп проблемасы хэр авылда ул. Чонки авылда шэхэрдэге кебек билгелэнгэн урыннар юк.
Яна торган калдыкларны яндыралар. Э янмаганнарын кая куйсыннар? Кемнен кая совесте житэ,шунда бэрэ.
Бу чүп проблемасы тирәнәя бара бит ,дуслар.Район үзәге тирәсендәге урманга гөмбә җыярга баргач башлар әйләнеп китте. Шундый матур табигать почмаклары чүп оясына әйләнеп бара. Ә язга ниләр булыр. Машиналы кеше чүп полигонына менәргә ярамагач чүбен урман арасына бушатып китә. Элегрәк бу күренеш сирәгрәк очрый иде ,хәзер адым саен чүп. Каенлыклар арасында чокыр-чакырларда чүп. Башка районнарда да шундый закон микән ул?
чупне бушка туксэн чистарак була бит районда аннары.
Кайбыч районында яңа кагыйдәләр . Чүп полигонына чүп түгәргә ярамый икән. 350 сум акчаңны чыгарып салсаң (сәгатенә) килеп алалар. Авыл халкы ул 350 сум акчаны эшләп алыр өчен күпме көчен түгә әле. Ә болай ат арбасына салып булса да менгезеп түгәләр иде әле. Хәзер инде чүплек урыннары адым саен булачак.
Әй Аллааам,обешать иткән түшкәмне алып килергә машина юк биииит,ашап бетермәсәләр ярар иде инде ,шуңа биииик кайгырам.
Быел да туган авылыма кайтып Ураза гаетендә катнаштым.Дамир хәзрәт әйбәт кенә алып барды.Бу юлы төрекләр катнашмады.Уңай күренеш дип саныйм.Башка җирләрдәге кебек, безне полиция майоры каршы алды.
Берничә күзәтү.Былтыр эшмәкәрләр казыткан \\\"күл\\\" янында балыкчылар күренде.Шул ук вакытта,шуннан ерак түгел кизләүнең суы кимегән.Кизләүнең һәм аның тирә ягы аяныч хәлдә.Суга барыр өчен Бәрле аркылы чыгасы бар.Чыгар өчен кичү салганнар.Тик ул чайкала.Олы кешеләр өчен \\\"проблема\\\".Элеккеге вакытта суы бик тәмле булган канәфер кизләүенең суын труба белән бу якка чыгарганнар иде.Суны шуннан барып ала идек.Хәзер ул юк.Халык артезиан суының сыйфатыннан зарлана,ят ис бар диләр.Аның составын тикшерүче бар микән?
Җәмәгатъ!Кайбычны шайтан таягы баскан бит.Элекке вакытта,яшел хәтфә кебек үсеп утырган чирәмле тыкырыкларны узып булмый.Бәрле буендагы яшеллектә даган асалар иде,яшьләр җыелып уен-биюләр була торган иде.
Тагын бер мәсъәләне күтәрәсем килә.Элекке вакытта Кайбычның бик матур урынында мәчет булган.Ул Качкалак чокыры буенда,өске урам белән үзәк урам арасында.Без кырыгынчы-илленче елгылар,авылның Кече Кайбыч ягы малайлары анда уйнап үстек.Кәләк туп,соңрак волейбол уйный идек.Үзебез мәйдан ясап,урманнан баганалар алып кайтып,баудан сетка үреп мәш килә идек.Утызынчы елгылар,ул урында балалар бакчасы иде дип сөйлиләр.
Элекке мәчет урынын да шайтан таягы баскан.Якташларым.бу күренеш ахырзаман якынлашу билгесе диләр.
Безнең як кешеләре,шул мәчетне торгызасы иде диләр.Зур авылга бер мәчет аз инде ул.Башлап ,мәчет урынын һәм аның тирә ягын чистартасы иде.Бу эш күп чыгымнар сорамый.Иганәчеләрне дә җәлеп итәргә булыр иде.Кайбычның бай һәм бик бай булмаганары да бу эшкә алынырлар иде .Ике шарт кирәк;башлап йөрүче һәм Хакимнең уңай карашы .Яңа Хаким ул тирәләрдән көн саен узып йөри.Заманында, Татарстанның билгеле бер җитәкчесе әйткән диләр.Һәр Хаким мәчет төзеп калдырсын дип.Мөхтәрәм Альберт Илгизәр улына,аның ярдәмчеләре,бу минем язманы җиткерсеннәр иде дигән үтенеч белән: элеккеге мәчет тирәсендә туып үскән Вильдан улы Тәүзих.
Үзегезгә калса не откаҗемся
Э тормыш герли бездэ,кругом тезелеш,кунеллэр кутэрелеп китэ
Бер бот белэн буялыпта тормыйбыз,тушкэсе белэн булмагач
СЕздән күчтәнәәәәәәәч,алырсыың сездәәәәәәәәәән,10 йомырка,улда ялтырап беткән - иске.Сез үзегез килегез инде безгә,бер тана боты гына булсада ярый,артыгын өмет итмибез,хәрендәш.