поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 

Буа

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
РОЗА (ЛАШМАН)
№60384 / 26.04.2013 16:09:52

ПРИВЕТ МОЙ НЕПУТЕВЫЙ БЫВШИЙ МУЖ.КАК ЖИЗНЬ? ИСПУГАЛСЯ?

сэлим (узбэк)
№60370 / 25.04.2013 22:49:10

майдан майга гына шуа малай ШЭП ТУРЭ!!!

Буа театрына бер тема (Курше авылдан)
№59600 / 12.04.2013 18:59:16

Тагын Мәскәү гаеплеме?
Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүдә хәрәмләшүләр турындагы хәбәрләрдән соң Буаның элекке башлыгы Рафаил Әбүзәров бу атнада урыныннан китүе турында белдерде.
Ирләр арасында шундый сүз бар – машинадан, хатын-кыздан, инструменттан ишетелгән зарлану тавышына вакытында игътибар итәргә кирәк. Тавышны чыгарган сәбәпне вакытында ачыкламасаң, берзаман кулыңа сынган ачкыч тоткан хәлдә юл читендә капланган машинада ялгызың калуыңны көт тә тор.

Җиңүнең ата-анасы күп, җиңелүче генә һәрвакыт үксез. Татарстанда берәр ямьсез вакыйга булса, гаепле, әлбәттә инде, Мәскәү. “Татарстан нефтен кулларына алырга теләүче олигархлар”, “Мәскәү заказы буенча язучы журналистлар”. Аларга ничек кенә булса да Татарстанны пычратырга кирәк. Башкача була алмый. Буа районы башлыгыннан зарланып Мәскәүгә хат язган ветеранга кадәр да “заказ буенча язучы”. Чөнки чәчәк аткан Татарстанда зарланучы кеше булырга мөмкин түгел. Бар икән – димәк, заказ буенча язучы. Үзләре бушлай кыл да кыймылдатырга иренгәннәр кемнеңдер күңеле гаделлек таләп иткәне өчен нәрсәдер эшләргә сәләтле икәнне бөтенләй аңлый да алмый, күрәсең. Андый хис аларга бирелмәгән дип аңлыйм.

Томскида милиционер адәм баласын газаплап үтергәнне ни өчендер өлкә журналистлары “Мәскәү олигархларының өлкәне каралтуы” дип атамады, киресенчә, бөтен Русия шушы вакыйганы күтәреп чыгып, гаеплегә җәза бирүгә өлеш керткәнгә рәхмәтле генә булдылар.

Бездә киресенчә. Юньсез икәнлеге билгеле булган кешене дә шундый итеп яклыйлар ки, ихтыярсыздан “боларның яклавы йөрәк кушуы буенча гынамы икән” дигән сорау туа. Әгәр аларның яклавы йөрәк кушуы буенча гына икән, монысы тагын да куркынычрак күренеш.

“Дальний”дагы хәлләр турында бөтен Русия шаулаганны да “заказ” дип атаучылар булды. Менә, андый хәлләр бар җирдә дә бар янәсе, безне генә туздыралар. Ә кем гаепле? Йорттагы чүпне читкә чыгаручылар кем?

“Дальний”дагы башбаштаклыклар турында беренче булып татар журналисты республикадагы басмада язып чыкты. Эльвира Фатыйхова “Безнең гәҗит”тә язганда әле Назаров та, шампан шешәсе дә юк иде. Кем комачаулады шул язма нигезендә тикшерү уздырырга, гаеплеләрне җавапка тартырга? Вакытында чара күрелсә, адәм баласы да исән калыр иде, Татарстанны да шампан шешәсе белән ассоцияләү хурлыгы читләп үтәр иде. Башбаштаклыктан азган “мөртәт сакчылары” адәм баласын үтергәч, билгеле инде, бөтен Русиягә шау-шу купты. “Мәскәү кулын” гаепләгән кешеләргә гаҗәпләнәм – нәрсә, әллә кеше үтергәндә дә “кеше алдында яхшы түгел” дип түзеп торырга тиешмени без? Әгәр түрәләр Татарстан журналистларының язганын чүпкә дә санамый икән, аларга нишләргә? “Татар матбугаты тешсез, үтәрлек итеп язарга кирәк” дигән сүз дә әйтеп булмый бу очракта – “Дальний”да кеше газаплаулары хакында бик ачык һәм аңлаешлы итеп язылган иде. Әгәр бердәнбер үтемле чара Русия матбугаты икән, алга таба да шуны кулланасы гына кала. Бу күпсанлы мисаллар белән ныгытылган фикер.

Инде менә Буа. Буа районы башлыгы Рафаил Әбүзәровның бертуганы Раян кулы белән ветераннарга пәрәвездән йортлар үреп бирүе турында сүз бер ел элек республика мәгълүмат чараларында пәйда булды. Янган урманнан калган агачлардан ясалган кеше яшәмәслек йортлар, иске биналарда гипсокартон – сайдинг белән укмаштырылган фатирлар белән дистәләгән ветеранны кәкре каенга терәделәр.

Нинди чара күрелде? Бернинди чара да күрелмәде. Шушы хакта язып чыккач, гадәттәгечә, “заказчыларны” эзли башладылар. “Фәлән колхоз җитәкчесе башлыкка ачулы”, “Төгән кешенең Буа башлыгы буласы килә”, “Фәлән депутат Әбүзәровка ачулы икән.” Бер генә республика дәрәҗәсендәге түрә дә шушы ветеран йортлары турында сүз кузгатмады, ветераннар янына барып, “хәлләрегез ничек, телевидениедә күрсәтелгән репортаж, газетада язылган язмалар дөресме?” дип сорамады, гаеплеләрне ачыклап, шулардан гаепләрен төзәтүне таләп итмәде. Имеш, ниндидер комиссияләр үткәргән булдылар да, “бар да тәртип” дигән хисаплар яздылар. Район башлыгы эшендә утырып калды. Бу инде “тавыш чыгарып”, зарланып йөргән ветераннарга да, республика журналистларына да зур билге иде – язсагыз да, язмасагыз да, берни дә үзгәрмәячәк. Сезнең язганыгыз – чүп, язмаларыгыз да, ветераннарыгыз да кирәкми.

Бу проблема Дәүләт Советында күтәрелгәч тә, һич кенә дә оялмыйча “андый проблема юк” дип күрәләтә ялганладылар. Әмма түрә “юк” дигәнгә карап кына чир юкка чыкмый шул. Гауга Мәскәүгә кадәр барып җитеп, Буага “Человек и закон” журналистлары килде. Алар, билгеле инде, гаепне Буа җитәкчеләренә генә аударып калдырмадылар. Ветераннарга ачкыч биргән республика җитәкчеләрен дә күрсәттеләр, гаепне республика җитәкчелегендә итеп күрсәттеләр. Һәм дөрес эшләделәр дә. Бер ел буена чара күрмәгәннәр икән, монда бер Буа башлыгы гына гаепле түгел. Җинаять кодексы буенча да урлаган гына түгел, урлаганны сеңдереп барган да гаепле. Инде үзләренең астына су керә башлагач, чаралары калмады, Әбүзәровны озаттылар.

Ирексездән сорау туа – Мәскәүне катыштырмыйча гына хәл итеп булмый идеме? Була, билгеле. Әмма монда ике сәбәп бардыр. Беренчесе – акча. Ул ветеран йортларыннан кергән акча район дәрәҗәсендәге җитәкчеләрнең генә түгел, республикагы кайберәүләрнең дә күзен йомдырган, күрәсең.

Икенчесе – сәясәт. Ат үзенең никадәр көчле икәнен белсә, беркайчан да үзен җигәргә мөмкинлек бирмәс иде дигән сүз бар. Халык үзенең “зур ул, көчле ул” түгел, “кечкенә ул, мескен ул” икәнен белеп торсын өчен җан-фәрман тырышалар. Әгәр халык ризасызлыгын белдереп журналистлар чакырса, ул журналистлар язганнан соң чара күрелеп, гаепле Буа башлыгын сөрсәләр, күрше Тәтеш белән Кайбыч та: “Әһә! Без дә бит шул рәвешчә үз проблемаларыбызны хәл итә алабыз”, - дип уйларга мөмкин. Йөзләгән, меңләгән, миллионлаган башка кереп утырган шушындый фикер “район башлыкларын мин генә куям, мин генә алам” дигән принципны бозарга мөмкин. Шуңа да, “бурның бур” икәнен белсәләр дә, “Рафаэль Хаҗиевич яхшы җитәкче” дип елмаеп, аркасыннан кагуны дәвам иттеләр башлыкның. Мәскәүләр килеп, үзләренең тузаннарын чыгарганчы.

Яманатыбыз чыкканга, әйтегез, кем гаепле? Универсиада объектлары ничек төзелгәне турында язучылар турында да шуны ук ишетәбез – “заказ буенча язучылар”.

Күрәчәкләр алда әле, алда.

тахир (буа)
№58426 / 22.03.2013 15:55:42

хочу найти

сэлим (буа)
№57013 / 21.02.2013 20:34:48

яратам да инде шэрык биюен бездэ дэ тугэрэклэр бар микн биергэ йэрер идм

Азгар (Актаныш)
№55901 / 26.01.2013 20:10:26

Кишер Аксулары! Мин сезнен авылнын ике егете белэн армиядэ хезмэт иткэн идем: Рустам и Тауфик. 1978-1980 года. Алар авылдамы? Хабар Калдырсыннар эле. Азгар. Актаныш.

Азгар (Актаныш)
№55900 / 26.01.2013 20:03:15

Кишер аксуы кешелэре! Мин сезнен авылдан ике егет белэн армиядэ булган идем: рустам хэм тофик. Алар авылдамы? Языгыз эле пожалуйста. Служили в 1978-1980 года в ЖД войсках. Актаныштан Азгар.

№55395 / 15.01.2013 10:24:31

«Матбугат.ру»да приколлар, җиңелчә яңалыклар, неформат язмалар, кызыклы видео һәм фото «Матбугат - Лайт» бүлегендә урнаша. Көн дәвамында кергәләгез, кызык булачак:

http://matbugat.ru/lite/

(Сайтның менюсыннан да керергә була)

№55247 / 12.01.2013 10:38:22

Кирәк китапны табырга, кирәкмәгәнен сатарга, бүләк итәргә яки алыштырырга хәзер «Матбугат.ру» ярдәм итә

Һәркайсыбызның өендә кирәкмәгән китаплар бар. Инде күптән укылган, әмма ташларга жәл. Шул ук вакытта ниндидер конкрет авторның конкрет әсәрен эзләүчеләр бардыр. Шуларны истә тотып, сайтыбызда “Китап базары” дигән бүлек ачтык.

Рәхим итегез: http://matbugat.ru/books/

№54899 / 02.01.2013 18:25:59

Бу тарафта күпме каннар аккан
Купме мәет ята күмелеп
Арыш кырларында акоп эзе
Әледә бетми,ята тезелеп.

Карты-яше кулына көрәк тотып
Акоп һәм блиндаҗ казыган.
Ач, ялангач, кышкы салкыннарда
Күпме кеше ачтан кырылган.

Көне-төне акоп казытканнар
Шунда улгэн,шунда кумелгэн.
Югалганнар алар эзсез,нисез
Исемен дә язмый күмелгән.

Берсе үлсэ икенчесе килгэн
Куып китергэннэр һәр жирдэн.
Бу якларда басу киртәләнгән
Пленнилар биредә жан биргән.

Aвылыбызны зур дип әйтә алмыйм
Аз дисәмдә, 100-ләп йорты бар,
Хәр йорт саен немес әсирләрен
Өидәш сымак кертеп куйганнар.

Алар ашаганлар байлар сымак
Алларында ипи,май булган,
Хуҗа булып бездә яшәгәннәр
Теләсәләр,чыгып мал суйган.

Сугыш якынлашкан безнең якка
Сугыш белән бергә бүреләр,
Кояш батыр-матмас ач буреләр
Авыл буйлап чабып йөргәннәр.






№54867 / 01.01.2013 13:46:36

Буа мишәрләре,җиттеме сезгә юкмы ?.Интернет спрвочный бюро түгел,утырмагыз төртенеп.

№54586 / 25.12.2012 07:51:52

Буадан Шакуров Ракипны белучелэр юкмы 1957 елгы булырга тиеш

№54585 / 25.12.2012 07:47:40

Буадан Шакуров Ракипны белучелэр юкмы
1957 елгы булырга тиеш

№54565 / 24.12.2012 19:20:38

Буанын "хэсрэт сатирачылары"нын мыскыл дэрэжэдэге программасы нэкъ менэ Апас,Буа халкынын уровенен курсэтэ.Карагыз - фэкать сезнен очен ул.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»