Азнакай
Авыз күтәреп сузган булалар җырчылар:
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да да сәбәпләре... имеш..
Кайтып керсәм, ни күрим, хатыным бүтән ир белән!.. Мине күргәч, сикереп торды да, былбылым, эчке киемнәрен тиз-тиз кия-кия, кайнар күз яшьләрен түгә-түгә алдыма тезләнде: “Габделбөке җаныкаем, арабызда берни дә б-бул-мад-ды! Ялгыша күрмә, бәгърем!” – дип ялвара. “Соң, – мин әйтәм, – үзем күрдем бит!” Ә ул, такмаклый-такмаклый, тагын да катырак җылый: “Үз күзләреңә ышанма, җаныкаем, минем сүзләремә ыш-шан-н, без бит базар бәяләре турында гына сөйләшеп яттык!” – ди. Китәргә дип ишек тоткасына тотынган әрмәне дә раслап торды сүзләрен: “Ана правельня гаварит, дарагуй”, – диде. Димәк, күзләрем ялгыш күргән.
Мру
Бу Азнакай районын икегэ булэргэ кирэк? Безнен Тымытык хэм башка Ык буе авылларына игтибар бетте. Юлларнын рэте китте. Басуларнын жилеген суырып бетерделэр-далага эйлэнеп калды. Ыгыбызнын гравиын ташып нефтьчелэр ботен районны асфальт белэн тушэделэр-безгэ чокыр-чакырлары гына калды.Безнен тэкдимебез шул: Ык буенда яна район тозу. Якташлар бу эшне башлау буенча инициатив торкем тозергэ кирэк-кемнэрне тэкдим итэсез???. Максат эшне референдумга алып барып житкеру. Референдумны 2014 елнын 14 сентэберендэ, Татарстан Дэулэт Советына сайлаулар конны уздыру унай хэм чыгым сыз булыр дип уйлыйбыз. Бу чараны 2015 елнын 13 сентябренэ жирле советларга сайлау коненэ кичектерергэ момкин. Кинэшлэр котэбез Ык буйларыннан
нишлэп азнакай урамнары утсыз булсын, ут куелды, аллага шокер, иске азнакай урамнары да ялт итеп тора.
Казанның “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә ВЛКСМның 95 еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы узды.
Бер күрешү – үзе ни тора...
Очрашуга төрле елларда комсомол оешмаларында эшләгән берничә буын вәкилләре килгән иде. Чәчләренә чал төшсә дә, бүген дә күзләрендә очкын уйнаган бу кешеләр арасында бүген кемнәр генә юк. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, район һәм шәһәр җитәкчеләре, танылган галимнәр, эшмәкәрләр, хезмәт ветераннары... Бүген дә алар тантанага чакыру билетлары белән бергә бирелгән комсомол билгеләрен күкрәкләрендә зур горурлык хисе белән йөртә. Комсомол һәркайсы өчен инде онытыла башлаган яшьлек еллары гына да түгел. Тантанада чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, үзе дә кайчандыр комсомол секретаре булган Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре белән әйткәндә, комсомол – күпләр өчен чын тормыш мәктәбе дә ул.
Элегрәк елларда киләчәккә ышаныч дигән төшенчә бар иде. Югыйсә бүген, ул еллар белән чагыштырганда, матди яктан күпкә яхшырак яшибез. Әмма тормыштан канәгатьләнү хисе генә кимегәннән-кими. Күңелдәге мондый бушлык каян барлыкка килә? Нәкъ менә шул киләчәккә ышаныч булмаудан түгелме икән әле?
Безнең балачак, чыннан да, рухи яктан эчтәлеклерәк иде. Мәктәптә укый башлау белән Ленин бабайның “оныклары”, ягъни октябрят булырга хыялландык. Аның өчен исә тырышып уку гына җитми, класс, мәктәп һәм авыл тормышында актив катнашу кирәк иде. Бу кадәресенә исә стена газетасы чыгару яки сәхнәгә чыгып шигырь уку гына да түгел, ярдәмчесез калган әби-бабайларга су китерү, утын кертү, ишегалларын җыештыру, макулатура, тавык тизәге, көл җыю кебек күп төрле мәшәкатьләр дә керә. Иң мөһиме, бала чактан ук ил-көнгә кирәк булуыбызны тоеп үстек. “Ленин бабай оныклары” булу өчен шактый тырышып йөргәннән соң, мәктәптә “Ленин бабай варислары” булырга хыяллана башладык. Үзеңнән зурраклар кебек муенга кызыл галстук тагасы килде. Пионерга да сайлап-сайлап кына алалар. Аннары инде комсомолга керергә әзерләнүләр. Монысы тагын да катлаулы. Комсомолның район комитеты бюросы аша да үтәргә кирәк. Кыскасы, тулы бер тәрбия мәктәбе. Ә хәзерге балаларга ни бар? Октябрят, пионер, комсомол оешмаларын бетереп, нәрсә оттык? Отмадык, күбрәк югалттык кына бугай.
Тантанада чыгыш ясаучылар андый вакытларны тикмәгә генә сагынып искә алмыйдыр шул. Танылган галим, профессор Илгиз Рахманкулов та комсомол мәктәбе узган. Гади ВЛКСМ әгъзасы булып башлаган җәмәгать эшлеклесе, төрле баскычлар үтеп, баштарак комсомолның Казан шәһәре комитеты, аннары ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып сайлана. Әле бүген дә актив җәмәгать эшендә. Биш елдан соң комсомолның 100 еллыгына багышлап уздырылачак юбилей кичәсенең оештыру комитеты җитәкчесе дә ул. Залда утыручылар алдына дистәгә якын бурыч куярга да өлгерде. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә республика яшьләр оешмасының музеен булдыру, комсомол тарихына багышланган китап нәшер итү, Казан шәһәрендә “Яшьләр үзәге” төзү кебек берсеннән-берсе колачлырак максатларның тормышка ашуы хәзер инде залга җыелган 700гә якын комсомол ветеранының да максатына әверелде. Ә алар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агеев, республиканың барлык районнарыннан диярлек килгән хуҗалык җитәкчеләре, депутатлар, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре булуын исәпкә алганда, хыялларның тормышка ашуына ышанырга була.
Бүген ни генә дисәләр дә, комсомол илебез тарихында горурланып искә алырлык эш-гамәлләре белән данлы. Әлеге җәмәгать оешмасы ветераннары, бәлки, нәкъ менә шуңа да үз чыгышларында комсомолның ил өчен файдалы эш-гамәлләрен дәвам итәрдәй оешма булуын хуплыйдыр. Бигрәк тә яшьләрнең сугышчан комсомол дружиналары, студентларның төзелеш отрядлары, удар төзелешләр, спорт һәм ял лагерьлары, күп төрле башка чараларны уздыру өчен яшьләрне туплап торучы җәмәгать оешмасы бүген бик кирәк. Тормышта барлык нәрсәне бары тик матди якны кайгыртуга гына кайтарып калдыруның аяныч нәтиҗәләргә китерүе һәркайсыбызның күз алдында. “Бүгенге яшьләрне элеккеге еллардагы кебек нинди дә булса изге эшләргә, зур төзелешләргә күтәрү бик кыен булыр иде. Комсомол оешмалары актив эшләп торганда милләтара низаглар да, дини каршылыкларга да җирлек булмады. Яшьләрнең шундый оешмасы булмау аяныч”, – ди Фәрит Хәйрулла улы.
Казанда яшьләр үзәге булдыру турында сүз чыккач, залда утыручылар шактый гына гөрләшеп тә алды. Бу кадәресе дә аңлашыла. Кайчандыр яшьләр башкала үзәгендә төзегән иде бит андый бинаны. Ул вакытта комсомол өлкә комитетында эшләгән кеше буларак яхшы хәтерлим. Атна саен өмәләр уздырып, зур хыяллар белән көтеп алган идек без аны. Ни кызганыч, бүген ул бина яшьләр кулында түгел шул. Гәрчә, күпләр аны хәзер дә элеккечә “Яшьләр үзәге” дип йөртә. Ә бит мондый үзәк бүген аеруча кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләнең чыннан да мөһим булуын искә алып, бәйрәм тантанасында катнашучыларны якын киләчәктә Казанда “Яшьләр үзәге” булдыру хакында Президент Рөстәм Миңнеханов белән киңәшеп, хәл итәргә тырышачагын белдерде. Һәрхәлдә, комсомолның 100 еллык юбилеен Казанның яңа “Яшьләр үзәге”ндә каршылау мөмкинлеге сөендерә. Шуңа да, җиденче һәм сигезенче дистәне түгәрәкләп баручы ветераннар гына түгел, аннан өлкәнрәкләр дә комсомолның чираттагы юбилеен бергәләп каршыларга теләк белдерде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 177, 29.10.2013/)
и иптәшләр бигрәк караңгы инде безнең азнакай урамнары айме. шул бер ленин урамы айбат яктыртыла. калган урамнар бик караңгы бит. шахарда зур 2 проблема. 1 се җәяүлеләр эчен тротуарлар бик начар. аларда су җыелып тора и пычрак. 2 че проблема шахар урамнары караңгы. менә мисал яңа урам шайхутдин б.н нефтянниклар урамы арасына яңа утлар куйдылар но аның яктырту кэче аз. шуна күрә караңгы. бэтен урамга ленин урамындагы кебек бер баганага икешәр яктырткыч куйсыннар иде.сез ни уйлыйсыз шахардәшләр.
Телэгэн кешегэ эш бар. Алдамагыз. Официантлар , водительлэр хэм башка шундый эш урыннары шактый буш.Юрист табалмаган оешмаларны да белэи. Бэтен кеше мулла буларга тели шул хэзер
Нигэ сез Бакалыны Азнакай белэн чагыштырасыз? Аларнын бюджетлары арасындага аерма гына да 15-20 тапкыр. Азнакай чиновниклары кая куядыр ярты Башкортостанга житэрлек бюджет акчасын?
айе шул Азнакай нефть шэхэре булса да,безнен ише кешегэ бер файдасы юк. Ни юлы,уты,суы димме,эшлэргэ эше юк. Бакалылар безгэ килеп эшли дигэн берэу? мона бер дэ ышанасы килми минем)Эрмэн килеп юл салдырыр ул,алар бик тырыш халык.Кайткан халык менэ дигэн итеп тормыш итэ безнен якларда.Э безнекелер карга сыман бер берсенен кузен чокырга гына торалар
,кайсы яклап аяк чалыйм микэн дип.Шулай жэмагать, кая бара бу донья???
Ул юл Баклыга гына барып терәлми. Шулай ук Актанышка, Уфага да бара. Кайда ул Тымытыкта кэмпинглар, юл кафелары, кунакханәләр, машина кую урыннары. Ун минут эчендә сират күпере аша 20 машина узды (бушка) . Кредит алып, шул юлларны төзәтеп, КППлар куеп акча сугып ятарга берсенең дә башына килми. Болар барысы икенче буынга калыр ахры. Ә Бакалыга яшәргә һәмдә ки эшләргә өйрәнергә барырга кирәк. Анда да әле әрмән килеп, бер буаны алып, бер авылның юлларын төзекләндерде.
Бакалыларнын Азнакайга эшкэ йориселэре бар шул, э Азнакайлылар Бакалыда нэрсэ эшлэсеннэр?
Бакалылар молодцы. Юлны купергэ ук житкерделэр. Э нефьтчелэрнен Азнакай районы ни эшлэде???
Бу реферерндум дигән әйбер бер төрле протест формасында гына үткәрү өчен генә хыялга кергән күрәсең. Бу фантастик проектны күз алдына китергәндәдә документлар алыштыру гына да халыкны бөлгенлеккә төшерәчәге ачык. Бездә бит халык депутатлары институтлары эшләми. Иң беренче итеп протест йөзеннән эшләмәгән депутатны кире чакырып алырга , икенчесен сайларга кирәк. Бу законлы һәм шау-шулы булачак. Аннан килеп ул авыларрның киләчәге социалистик миллектән шәхси миллеккә күчү, бүтән кире юл юк. Һәр авылда ныклы кешеләр була , шуларга таянырга кирәк. Беренчесе иң мөһиме юлларны төзекләндерү. Тымытык уртасына җырчы фонтан салып куймассыз бит инде. Юллар булса хәрәкәт башлана. Баклалыларның развитый безнең промышленный шәһәрләгә чыгарга омтылулары сер түгел. Шул кадәр чыгымнар кертеп юллар салдылар
сез саташмагыз нинди икегэ аеру мослимне ютазыны узебез гэ тартып алырга кирэк тереторияне зурайтырга кирэк!!!!
Зимагур. оч-биш суз белэн язылган берторле никлар...сезгэ бу сэер тоелмыймы? бер ук кеше инде ул. кемнэр кушуы буенча икэнен дэ абайлыйм кебек) ботен жиргэ жэелгэн тамырлар....
э Ростэм сезгэ упкэлэмэсен. ул шул ук сузне сезгэ дэ, мина да, хэм тагын 55 кешегэ дэ сойли. анытелэсэ кем подставить итэ ала. надо быть осторожнее
Минемчә аерып җибәрергә теләгән авылларны Азнакайдан. Безгә иркенерәк калыр, аннары Марсель Зуфаровичка да җиңелрәк булыр. Алайса Стәрлегә барып кайту өчен ген күпме вакыт кирәк. Шул арада күпме файдалы эш башкарып булыр иде.
- << Первая
- < Артка
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- Алга >
- Последняя >>