поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№104168 / 28.11.2016 22:14:52

Хәерле сәгатьтә Азнакайдагы дуслар һәм дус булмаганнар! Ә сез татарча табышмаклар беләсезме? Белсәгез дә, белмәсәгез дә, сезне табышмаклар бәйгесендә көтеп калабыз!
https://vk.com/wall377184314_1658

Дима (Азнакай)
№104008 / 19.11.2016 13:23:34

Туйкада халлар ничек анда?

Ринат (Туйкә)
№103663 / 02.11.2016 20:59:40

Кайсы авыл эш чукмарлары чит илдә, диңгездә коенып кайтты икән? Алар нинди акчага йөргәннәр, крәстиәннәренә хезмәт хакы түләп баралармы, сыерлары үзләре әйләнеп кайтуга канатланып төрле тарафларга очып китмәгәнме - авыллардан чын, дөрес хәбәрләр языгыз әле, дуслар. Кыш чыгарга фуражларыгыз бармы, кибәк көшелләре белән генә калмадыгызмы, бәгырькәйләр? Әсәйләр - молодцы, кирәк чакта башка авылларны да ярдәмегездән ташламагыз инде, берүк.

№103632 / 01.11.2016 20:35:40

Требуется оператор! За подробностями пишите в личные сообщения, по моей ссылке вконтакте https://vk.com/id65167484

Nafis Ahmit (Әсәй )
№103603 / 31.10.2016 20:33:49

Матбугатның көчен үзеңә килеп терәлсә генә аңлыйсың. Туган авылым өчен борчылып, авылдашларга ничек тә ярдәм итәсе килеп, прокоратурага да, полициягә дә түгел, дус журналистларга, ни өчен укыган курсташларыма мөрәҗәгать итәргә булуымны сөйләп торасы түгел. Азнакайны бары яхшы яктан гына күрсәтергә кирәк дигән административ басым, (язылмаган канун) күп кенә бу төбәктә эшләүче СМИларга җиткерелгән иде. Ул әле булса шул килеш эшләп килә. Шәхсән үземнең ышанычым алдагы оешмаларга бик үк юк түгел... Артык күп кәгазь боткасы, аннан вакыт тарлыгы алга килеп басты. Бәлки мин дөрес уйламыймдыр. Бүген минем белән үзен башлыкның ярдәмчече дип таныштырган, мин белә-белгәннән бирле өчаякка камера тоташтырып, матур чаралар гына төшереп йөргән "Луч" телекомпаниясе операторы Булат очрашты. Бүлмәгә килеп кергән икән урын тәкъдим иттем.Ни өчен килгәне билгеле иде, тел төбеннән аңлаганча, йорттагы чүпне массакүләм чаралары аша читкә чыгарганмын. Үзем беренче булып "син үзең фермада булдыңмы, халык беллән очрашәтыңмы?" авыл тормышын беләсеңме" дим. "Юк"ди бу. "Ул мәсьәлә разрабатывается". Халык эшсез калмаячак," ди. Ничек мин әйтәм, ферма эшчеләрен автобусларга төяп, мәктәп балаларын йөрткән кебек тагын Азнакайга йөртеп эшкә йөртергә уйлыйсызмыни? дим. Җавап юк. "Бер Әсәйдә генә коммунизм булмас бит инде" дип бөтенләй телсез калдырды." Имәндә икән чикләвек. Бу бит аның үз сүзе түгел, андый дәрәҗәдә фикер йөртә аладыр дип уйламыйм. Чөнки ул бөтен нәрсәне үз барлыгыннан чыгып фикер йөртә. Бөтен биргән сорауларга җавап бирә алмыйча, нигә килгәнен дә аңлата алмый китеп барды. Булса да була икән ярдәмчеләр... Азнакайда аңардан да яхшырак ярдәмчеләр табып булмады микәнни?
Такташның "Син Мокамай әллә нишләдең" фикерен үзгәртеп Син Азнакай әллә нишләдең, диясе килә. Көн туса яңалык, тик яхшыга түгел.Халыкны анысы тагын да ныгырак шөбһәгә салды. Ул да булса, өч катлы Поликлинника ябыла икән... халык пошаманда. Бу башлык шәһәрне бөтенләй таратып китәргә җынмыйдыр бит? Хөрмәт белән Нәфис Әхмәт

Nafis Ahmit (Әсәй)
№103574 / 29.10.2016 22:29:49

Мин берничә ел элек туган авылым Әсәй түбәсендә Демокл кылычы элеп куйгач ук борчыла башлаган идем. Беренче инвестор килеп барлык техниканы кайсысын кая таратып бетергәч, кырыклап ат каядыр китеп олаккач, эчкә шом керде. Бу хакта үз фикеремне район администрациясендә дә белдердем. Андагылар тарафынн да җилкә сикертүдән башка эш эшләнмәде, икенче инвестор шулай ук барлык калган байлыкта юанды да юкка чыкты. Өченчесе эшли генә башлаган иде, алдагы инвесторларның әҗәте бугазыннан алып, менә шушысы килеп чыкты. Болары инде эшләп кайткан комбайнны, янгын сүндерү машинасын турап, металлаломга озатырга уйлап азапланганда авылым халыкының түземе бетте. Үземнең кендегем авыл белән береккәнгә, туган йортым белән ара аерылмаганга, минем өчен дә зур борчылу иде ул. Соңгы вакыйга мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды, дисәм дә хата булмастыр. Ялда булуыма карамастан, нидер эшләргә кирәк иде. Мәктәп ябылып килә, Азнакайдагы беренче мәктәпне тутырабыз дип, балаларны шунда йөртеп укыта башладылар. Фермада бетсә, авыл халкы, кабат шәһәргә китеп эш җэзләргә тиеш була. Бу инде авылны тамырына балта чаҗу иде. Иң элек Әлмәттәге ТНВ корпункытына шалтыратып вакыйганы яктыртуларын сорадым. Дус булып күпме йөргән кеше, син лучше Путинга шалтырат, минем үз җитәкчем - Әминов бар диюдән ары узалмады. Дуслар кыен чакта сынала шул. Рәхмәт "Ватаным Татарстан" гәҗите редакциясенә. Административ басымыннан да курыкмыйча вакыйганы халыкка чыгардылар. Аннан килеп башка берничә татар гәҗитләре элемтәгә чыкты. Аларның барысына да рәхмәт әйтәсем килә.Рәхмәт сезгә! Бу пробмлема бер Әсәй проблемасы гына түгел, республика буйлап таралган проблема. Авыл хуҗалыгы министрлыгында утыручылардан башлап, район авыл хуҗалыгы идарәләре күз агында торучы проблема бит, югыйсә. Кайчанга кадәр ялган саннар белән мактану бетәр дә, реаль тормышта яши башлар ул авыл хуҗалыгы. Әйтми булмый, кайчанга кадәр җыеп алынган уңышны синаҗ да, силос та кертеп түгел, реаль алынган уҗым культуралары белән отчет бирә башларлар икәң? Моны бит бер Азнакай районда гына шулай эшләмиләр. Бөтен җирдә! Газета ул безнең көзге. Аңа ачуланырга кирәкми. Ә менә күп журналистларга биш кило иткә сатылып эшләмичә, намусыларына хилафлык итми генә үз эшен намус белән башкара башларга кирәк. Бары шул! Шул чакта бәлки коррупция дә, иш-ишлек тә, туган-тумачалык,башка кара гамәлләр күпкә кимер. Җәмгыять тә алга барыр, бер урында таптанмас. Бу язма гәҗит битендә генә калмыйча, уңай якка хәл ителүенә чынлап ышанамасы килә. Авыл халкы моны бик тели. Ферма бетсә авыл бетә. Моңа юл куймаска иде инде. Хөрмәт белән Нәфис Әхмәт, ТРның журналистлар берлеге әгъзасы.

galim aliev (aznakai)
№103553 / 28.10.2016 16:29:05

Кызык бит... Админ Эсэй фермасы турындагы язманы сорткэн. Шунысы кызык, ул вакыйга турында 3 татар гэжите басып чыкты. Ватаным Татарстан гэзитенен жомга калын санын укып карарга кирэктер сезгэ. Эйтелгэн иде бит сезгэ дореслек барыбер узел юлын таба ул дип

укучы (тымытык)
№103393 / 14.10.2016 14:43:05

Бүген болгар радиосыннан Раилҗ Садриев укыган шигырь текстын кайдан табарга була. Ярдэм итегез эле.

Ревьера ( Балтач)
№103354 / 10.10.2016 10:25:49

Синен белән танышырга буламы?

абзагыз (авыл)
№102897 / 03.09.2016 21:52:49

Миндэ бер сорану туды. Авылларда чуплеклэрне бетерделэр, Хэзер чуп ташларга урын юк, халык кая тугэсе килэ шунда ташлой. Елга ярлары, урман эче чуплеккэ эйлэнде Ул шэхэр башлыклары ни уйлый икэн? Каш ясыйм дип куз чыгарганчы шул турында уйласыннар иде узлэрен житэкче дип уйлап йоручелэр

Нияз (азнакай)
№102680 / 23.08.2016 20:03:30

Анлашканнар инде язучы белэн баш китапханэче районнын. Казаннан милли китапханэдэн килгэн фармэн булган ул. Язучы Разил Вэлиев, депутат булып йоруче - шул катапханэдэ эшли бит эле... Реаблитация ясаганнар ди инде ана. Китаплар киштэлэргэ кире кайткан,ди.

Фаил (азнакай)
№102604 / 19.08.2016 19:59:04

Азнакада гына микән, башка районнарда да шушы хәлме? Язучы милләтпәрвәр Айдар Хәлимнең китапларын барлык китапханәләрдән җыеп алырга кушканнар дигән хәбәр халыкның бер катламын шөбһәгә салды. Янәсе, аның китапларында экстремистик фикер салынган. Урысча әйткәндә бред какой то... Безнең азнакай паровоздан алда чабырга күнеккән анысы ышанырга була. Җитәкчеләр бит (фикер йөртүләренә караганда) гомерләрендә бер әдәби китап та укыган кешеләр түгел дип беләм, булырга бик мөмкин. Айдар Хәлим ул хәбәрне ишеткәч телсез калган...

Хэлимэ (Азнакай)
№102580 / 18.08.2016 14:12:13

БДИне бирә алмыйсыз дип, 10нчы сыйныфка алмасалар нишләргә?

9нчы сыйныфны тәмамлаган баланы 10нчы сыйныфка кабул итмиләр. БДИне бирә алмыйсыз, аттестатсыз каласыз, берәр техникумда белем алсагыз отышлырак, дип мәктәптән китәргә үгетлиләр. Закон нигезендә безгә 10нчы сыйныфка барырга ярыймы? (Карина Сафиуллина, Яшел Үзән районы)

Татарстанда балаларны 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр элек тә килгәне булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, 9 нчы сыйныфтан соң балаларны 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә бернинди законлы нигез юк. Балалар белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш.

Менэ шушы язманы укыгач Азнакайнын 4 нче урта мэктэбе ничегерэк жавап бирер микэн?Профиьле укытабыз дип бэтен баланы Чаллы-Элмэт шэхэренэ куып бетерделэр.9сыйныф укучысы чит жиргэ барып нишлэп йэресен? бер дохай узе генэ белэ.Бу директорнын балаларны укытасы килмэгэч узенен арт ягына тибеп эшеннэн жибэрергэ кирэк.Нинди хэл бу жэмэгать?Гел бишлегэ генэ укучы кирэк аларга.Узлэре менэ шушы БДИ ларны бирэ алмый интегэлэр.
Бу хэлне унай хэл итегез эле хэрмэтле Энегель Навапович.

Рамиль (яна юл)
№102567 / 17.08.2016 20:06:41

Бүген Мәдәният йортында нефтьчеләр бәйрәме булды. Казаннан артистлар килгән иде. Флүс Кагиров, Венера Галимова,Р.Асаев,С.Газизуллина һ.б. Шәп булды концерт. Тавыш, моң агылды сәхнәдән. Менә ичмасам талант, болар сандугачлар, алтын фонды татарның, үзләрен җырчы дип уйлаучылар түгелләр. Болар янында алда килгән артистлар җырларга оялып, сәхнәгә чыкмаячак. Моңга халык сусаган икән... торып чыгып китүче аз булды. Мине бер нәрсә уйга салды, нефть идарәсе башлыклары халыкны яхшы конөерт белән куадырдылар. Рәхмәт, тик менә өченче җитәкче инде татар булып та, үз ана телен белми (манкорт)булып чыкты. Ник бер җөмлә туган телдә котласыннар. Нефть бер яктан уңайлыклар, шартлар тудырса, икенчедән ул төп халыкны тамырдан милләт буларак юкка чыгарды. Моннан соң да чыгарачак. Монда нидер эшләргә кирәк. Президент та Конституциянең гаранты булырга тиеш булса да, бер телдә котлап китте. Алда сайлаулар, ике телне дә белмәгән кандидатны, депутатлыкка сайламаска кирәк. Их, Туфаннарны каян табарга?????????

иргали (азнакай)
№102534 / 14.08.2016 21:48:47

Кичә нефтҗчеләрнең 60 еллыгын бәйрәм итте халык. Районның да 85 еллыгы иде. Бергә булды бәйрәм.Нефтҗчеләр булмаса ул бәйрәм буласы түгел икәнен әйтеп тормыйм,яшәсен нефтҗчеләр. Килделәр артистлар башкаладан, дистәләгән, Белоруссиядән дә булдылар артистлар. Алар осталык ягыннан бер башка өстен булып балкыдылар. Чын профессоналлар әллә кайдан күренеп тора. Безнең артистлардан Зәйнәп, Сирина, тагын бер яшҗ егетнең тавышы да җыр-моңы да бизмәнгә салырлык. Калганнары я аяк белән җырлады, я бот белән, биеп җырларга азапланды. Тавышың булмагач, моңың өйдә калгач нимәк кылмак кирәк. Әле аның җырлары да ике-өч такттан торган такмаклар...Микрофонның эшләве ташка үлчим иде. Я шытырдады, я ишетелмәде. Казаннан килгән зур кунак, олы җитәкче дә халыкны урысча гына котлап китте. Бизмәнгә салсаң, бу район башлыгы котлавына тарта инде эчтәлеге.Котлау текстын язучылар күрәсең, татар телендә яза белми торганнардыр инде. Без Конституциянең гаранты булырга тиеш дигән булабыз тагын ышанып. Кая монда гарант? Без олы буын кешеләрен бу нык кимсетте. Ни дисәң дә үз тедеңдә тыңлау җанга ята.Ярар инде, үзебезне башлык ике телдә дә котлады. җитәкчеләр телебезгә төкереп карагач, нишләп татар теле алга таба яши алсын?

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»