поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№50298 / 21.09.2012 09:09:01

Мәҗлестән кайтышлый
18.09.2012
Дайджест
37 0
17-18 сентябрьдә Русиядә булган 3 юл фаҗигасендә 20ләп кеше һәлак булган. Шуларның берсе Ставрополь – краенда, икенчесе Түбән Новгородта булса, өченчесе – Татарстанда. Азнакай-Чаллы юлында «Пежо» машинасы каршы якның юлына чыга һәм ВАЗны тар-мар итә. Нәтиҗәдә, ике машина йөртүче һәм Жигулида утырган 3 пассажир вафат булган. Жигулида Азнакай районы хакимият башлыгының социаль сораулар буенча урынбасарының 50 яшьлек юбилееннан кайтып баручылар булган. Мәҗлес шәһәр читендәге 9нчы мәктәптә үткәрелгән. Азнакайдагы социаль проблемаларның берсе һәм анда булган икенче бер фаҗига турында газетабызның 4-5 битеннән укыгыз.

№50274 / 20.09.2012 14:57:32

Бизнес план имеш. Нинди план кирәк сиңа, хәзер сырлап бирәләр. Эшмәкәрлек ул әүлеге эшеңнең дәвамы, тик шәхси кулда. Эшмәкәрлек ул шул ук талант һәм сәләт иясенә генә хас, композитор, рәссәм кебек. Тиз баеп китергә уйлаган, табиги “ бизнес планнары” булмаган күпме кеше харап булды. Һәрвакыт бу тормышта үз планкаңны белергә кирәк. Талант белән сәләт күп вакыт хоббида гына кирәк булып чыга, нишлисең инде ашарга, семьяны тотарга кирәк.

№50271 / 20.09.2012 12:29:50

Администрация тирэсендэ энлэуче кеше булдын бугай, фикерен буенча шундыйга ошагансын. Уз эшенне башлау очен 58 мен акча алганда(эшсезлэр узэгеннэн) яки грант алганда кирэк ул бизнес-план дигэнен. Уэ телэген б/н уз акчана эш башлап жибэрэм дигэн беркемдэ синэн бизнес-план сорамый, туганым. Ялгыш фикеренне халык арасында таратма. Доресен яз.

№50260 / 20.09.2012 06:24:15

Хэбэрче дус! Минем аларны хич тэ хурлыйсым килми,аларга кушылган, алар уз чиратларында " миннэн киткэнче, иясенэ житкэнче"дип утыралардыр инде. hэрбер эшнен уз хужасы ,начар барып чыккан икэн эш-оештыручы гаепле. Нигэ шул хэтле халык килэсен белеп торып Юдина башка оештыру урыны билгелэмэгэн.Бер тиенгэ дэ тормый торган мероприятие оештырып яталар.Куз буяп.Лицей житэкчелэре оештырмаган бит аны. Юк инде, уткэн ел оштырдылар,анда да шул хэл иде. Бер кеше дэ эш белэн тэимин ителмэде.

№50258 / 19.09.2012 21:53:34

ялгышасын "Мин", Юдина узе дэ шунда иде,эш тэкдим итучелэр б-н бер рэттэн иде,э менэ карангы коридорга килгэндэ, кая караган лицей житэкчелэре?Ул бит лицейда узды.Аларнын текэ-текэ начальниклары, замнары бар бит,кешечэ место тэкдим итсеннэр иде, тугел анда мин-мин микэн,мин кем микэн дип йорергэ..
Монда ЦЗ специалистын хурларга кирэкми

№50257 / 19.09.2012 21:47:37

Халык эйтсэ-хак эйтэ! Килэчэге юк Азнакайнын.Ул \" Ярмарка профессий\"-эдам мэсхэрэсе булды бит. Кечкенэ генэ карангы коридорда халыкнын иге чиге юк! Этеш,тортеш.Кая анда эш тэкъдим итуче дэ булмады кебек. Утыралар иде анда 4-5 оешма вакиллэре.Ничек эле аларны тортеп егып китмэделэр. Тора да алмаган булырлар иде бичаралар.Ослэреннэн узалар иде эш эзлэучелэр.Мескен ЦЗ специалистлары нишлэргэ белмэгэннэн кузлэре тугэрэклэнгэн иде.Нишлэптер госпожа Юдина узе юк иде. Курыккандыр инде.

№50250 / 19.09.2012 20:17:26

сорауга, Сайланмаган хужа нинди бизнес план тозесен ул алдан,кеше колдермэ инде

№50245 / 19.09.2012 19:37:34

Азнакайда кем үз-үзен яндырганын белмиләр икән?! Бүгенге 19 сентябрь районның Маяк гәҗитен алып карагыз әле!!!!! \"Шәһәр прокуратурасыннан алган мәгълүматка караганда, (биш көн үткән)14 сентябрь көнне көндезге сәгать икеләр тирәсендә шәһәрнең үзәк урамында билгезез ир-ат, үзенә -үзе бензин сибеп ут төртә.... бу хәлнең килеп чыгуына гаилә ызгышы сәбәп булуын ачыклый...\" Кем ачыклый? Шок хәлендә аңсыздан сорау алып ачыклап буламы? Мондый хәбәр өчен...намусы булган редактор икенче көнне үк эшеннән китергә тиештер.....Казанның гына түгел, Россия гәҗитләрендә дә кем икәне билгеле. Район гәҗитчеләренә, телеведение хезмәткәрләренә беренче булып барып, гаиләсен эзләп табып, хәлне ачыкларга кирәк иде. Кемне алдыйсыз, кемне яклыйсыз, кем заказын үтисез, намус дигән нәрсә бармы сезнең? Җыен оятсыз!

№50244 / 19.09.2012 18:44:26

???- бу өч кщкре таяк фикере игътибарга лаек. Әгәр бүгенге көндә бизнес плансыз эшкә тотынасың икән, бернинди эш тә барып чыкмый.Заманы шул. Эш башлаганчы ук бизнес план төзелә, анда күпме кеше эшлисе, күпме керем якынча аласы планнаштырыла, күпме хезмәт хакы (беренче чорда) түләнәсе языла. Бу бөтендөнья практикасы. Бизнес-план булмаса, эш тә ачалмыйсың, сиң банклар кредит та бирми. Хәзерге заман, син уйлаганнан күпкә алга китте туганкай....

№50243 / 19.09.2012 18:25:32

Бу мәкәлә мине тетерәндерде... Ул администраөиягә кире кайтарылган элекеге команда әһеле Айдар Хәлиуллин үзләренә тап төшермәсенгә, әллә ниләр сөйләргә тора, монысы инде гаҗәп түгел..., безнең тикшерүчеләрнең тәрбиясезлегенә, мәганәсезлегенә, дорфалыгына шулай ук аптырыйсы юк...Азнакай бу! Икенче көнгә иртәнгә урынын шампунь белән юганнар ахырысы, бернинди эз калмаган,яхшылап эз югалтылган. Администраөиядән чыгып сулга борылу белән ап ак булып торай иде ул... Аның урынын төрлечә атап була, Ленина 17 дип тә каршыда гына бит, Ленина 20 дип тә, 24 дип тә, кайсы якка карыйсың инде.... администрациягә керер алдыннан машиналар куела торган мәйданны кайда дип белергә соң? Мондый юл белән кешелексезгә, туңган йөрәкләргә каршы көрәшергә ярамый...
Дөресме икән узган атнада теге биек промтелефон вышкасыннан берәү сикергән,диләр чыш-пыш кына. Моңа кадәр дә сикерүчеләр булды,.. яшерен генә бетте... Монысы дөрес микән? Белүчеләр юкмы?

№50225 / 18.09.2012 23:37:46

Яндырылган язмышлар иле – Азнакай…
Узган атна җомгасында, Азнакай район хакимияте каршында, өйлә намазыннан соң озак та үтми, коточкыч вакыйга була: 42 яшьлек Альберт Хәмидуллин үз өстенә бензин сибеп ут төртә. Без шушы хакта ишетеп, бу атнаның дүшәмбесендә әлеге районга сәфәргә кузгалганда, нибары шушы хәбәрне һәм ул ирнең комада ятуын белә идек. Алдан ук әйтим: вакыйгаларга ачыклык кертергә теләвебез бик җиңел генә барып чыкмады. Бу эшнең җиде кат йозак астына яшерелгән булуы һәм кайбер органнарның массакүләм мәгълүмат чараларына ни рәвешле һөҗүм итүен белергә теләсәгез, язманы ахырына кадәр укып чыгарга киңәш итәм. Бу ирнең үз-үзен үтерерлек хәлгә китереп җиткерүенә сәбәпче булган кешеләр җавап тотачакмы? Миңа калса, юк. Чөнки алай булырга охшамаган. Ни өчен шулай әйтүемне алга таба аңларсыз.
Азнакайда без, беренче эш итеп, Альберт Хәмидуллинның әнисе Нәсимә ханым һәм аның туганы Рәсимә апа белән очраштык. Алар безгә гаилә тарихын, ирнең биографиясен энәсеннән җебенә кадәр ачып салды. Альбертның яшәгән фатирын, аның шәхси бүлмәсен күрсәттеләр. Фатир җыештырылган, бар әйбер үз урынында. Өйләнмәгән ир яши димәссең дә. Кием шкафындагы тәртип тә сокландырды.

«АНЫ ҮЗЕМ СҮНДЕРДЕМ»

– Җомга көнне Альбертны күрдегезме, Нәсимә апа?
– Сәгать 1ләр тирәсендә ул миңа килеп 400 сум акча алып китте. Әле сәгать 2ләр тирәсендә миңа шалтыратып: «Әни, минем белән сөйләш әле», – дип тә сорады. Тик мин генә моңа игътибар итмәдем. «Улым, сиңа 42 яшь бит инде, мин синең белән нәрсә турында сөйләшим. Хәзер кайтам», – дидем дә телефонны куйдым. Бу хәл шушы сөйләшүдән соң булган инде.
Нәсимә апа күз яшьләренә буыла.
– Иң яраткан улым, туендыручым, терәгем иде бит ул минем! – ди ул үкси-үкси. – Туктагыз әле, нишләп мин «иде» дип сөйләшәм, ул исән, ул исән бит әле! Ул әле яшәячәк! – дип сүгеп атты үзен аннары…
– Шуннан соң мин өйгә кайттым, – дип дәвам итә кайгылы ана. Өстәлдә 3 битле хат ята иде. Күзлексез күрмәгәч, шул хатны укырга дип күзлекне эзли башладым һәм шул чакта фатирга оперативниклар килеп керде. Шок кичердем. Кулымдагы хатны тартып алдылар. Бары тик зур хәрефләр белән язылган: «Гафу ит мине, әни!» дигән сүзләрен генә күреп калдым. Әнә шуннан соң гына мин улым белән нидер булганын абайлап алдым да. Шул арада миңа сораулар яуды: «Сезнең улыгыз кызын үтергәнме?» «Нишләп үтерсен?!» дип тагын бер кат шок хәлендә калдым, тиз генә оныгым Илвинага шалтыраттым. Аннары тиз генә такси тотып больницага киттем. Андагы табиблар да: «Сез аның үзегезнең улыгыз булуын каян беләсез?» – дип кенә сорады. Әле бүгенгәчә янына керткәннәре юк. Хәле бик начар диләр.
– Ә нигә аны Казанга җибәрмиләр? Вертолет, самолет кебек санавиация чаралары да бар бит.
– Үз аңына килмичә кузгалтырга ярамый диделәр шул баламны.
– Үзегез күрмәгәч, аның сезнең улыгыз булуын ничек аңладыгыз?
– Улыгызның тезендә йолдыз кебек татуировкасы бармы? – дип сорады табиб. Әйе, бар, – дидем. Аннан соң, улым хакимият каршындагы мәйданда янганда, телефоны җиргә төшкән булган, шуны полиция хезмәткәрләре алып, шуннан кемлеген ачыклаганнар дип аңладым. Вакыйга булып ярты сәгать тә узмас борын алар йортка бәреп керде бит, – ди Нәсимә апа.
– Ә сезгә язылган хат хәзер кайда? Аны сезгә бирәчәкләрме соң?
– Бирәбез дигәннәр иде, бирмиләр. Кичә дә район тикшерү бүлекчәсе тирәсен бер әйләндем инде. Әйдәгез шул хатны сезнең белән бергә сорап карыйк әле, бәлки, бирерләр?!

***

Җомга көнне Альбертны хакимият каршында күрүчеләр бик күп булган икән. Алар белән бераз соңрак очрашып сөйләштек.
– Ул башта тәмәке тартып торды, – диде исемен атарга теләмәүче ир. – Соңыннан өстенә бензин койды да бер мизгел эчендә дөрли башлады. Узып баручы машиналар да туктады. Мин дә машинамдагы «огнетушительне» өстерәп чыгарып аңа көбек белән сиптердем.
– Яна башлаганчы өч тапкыр «Бисмилләхиррахманиррахим» дип кычкырган икән дип сөйлиләр. Дөресме ул?
– Белмим, анысын ишетмәдем, машина эчендә идем. Янганда «дочь» дип кычкыруын беләм. «Кызыма ярдәм итегез», дип тә кычкырды кебек ул.

«БЕРДӘНБЕР ТУЕНДЫРУЧЫБЫЗ ИДЕ!»

Нәсимә апа, көнне төнгә ялгап эшләп, ике улын берүзе аякка бастырган икән. 17 ел яшәгәннән соң иреннән аерылуын аның рәхимсез кеше булуы, балаларны җәберләвенә түзә алмавы белән аңлатты. Шул хәлдән соң Альберт гаиләдәге олы бала буларак, әнисенең төп ярдәмчесе, терәге була. Хәзер дә гаиләнең тоткасы, барысын да туендыручы булган ул. Күптән түгел генә эшеннән киткәнче, билгеле. Бу хакта бераз соңрак.
Гаилә хәленә килгәндә, Альберт та өйләнеп озак яшәми, аның да гаиләсе таркала. Ир үз кызыннан баш тартырга теләми. Элеккеге хатынының янау, куркыту, тыюларына карамастан, кызы янына барып йөри, булдыра алганча тәэмин итә. Хәтта хатыны, ирне кыздан аеру өчен, «кыз синеке түгел» дип кат-кат әйтә торгач та ир кызчыкны үзеннән калдырмый. Юк-бар сүзгә ышанып аны ташлап китми, ДНК анализларны үз акчасына ясатып кабат «кызлы була».
– ДНК анализы билгеле булган көнне Альбертым кош тоткандай очып йөрде, – ди Нәсимә апа. – Бик ярата иде ул кызын. Соңыннан тагын «иде» дип сөйләшүенә үз-үзен битәрләп, «ул әле исән» дип тынычлана төшә. Яшәр әле бирган булса, бергәләп, бик озак яшәрбез.
– Яши инде, нишләп яшәмәсен ди, – дип тынычландыра аны туганы Рәсимә апа. – Хәзер бит медицина көчле, әллә кемнәрне дә коткаралар. Альберт тормышчан кеше ул. Себергә эшкә чыгып китүе дә анда бераз акча туплап, монда кайткач йорт салырга дигән хыялын тормышка ашыру өчен иде. Әле менә күптән түгел генә, эшеннән киткәнче, машина алырга кредит ясап булмасмы дип йөри иде. «Мин әнием һәм кызым өчен генә яшим, алар өчен тырышам», – дия иде ул гел. Әле алга таба яшәү өчен тырмаша иде бит.
Альбертның һөнәре турында сүз чыккач, аның үз теләге белән эштән китүе турында да сөйләделәр. Альберт эшен бик яраткан. Әле август аена кадәр ул нефтьчелек өлкәсендә бораулаучы булып эшләгән, хәтта аларның бригадасы беренчелекне алып, аларга бик зур премия дә (дөрес булса, бригададагы 5-6 кешегә 200 мең сумнан артык акча дип ишеттек – авт.) түлисе булганнар.
– Альберт өйдән дә бөтен әйберне эшенә ташыды. Шундагы будканы уңайлырак итәсе килде аның. Эшенә яратып йөрде. Бригадаларының беренчелекне алуын, иң яхшы эш күрсәткечләренә ирешүен белгәч тә бик шатланды. «Бригаданы барыбер алга чыгардым бит», – ди иде. Аларның мастерлары яшь егет булгач, тәҗрибәне минем улымнан алгандыр, күрәсең. Кыскасы, август аенда бригада эчендә бер кечкенә конфликт килеп чыкты һәм ул эштән китү турында гариза язды. Ул эштән киткәнгә күрә, бригада алган беренчелек өчен түләнәсе премияне аңа бирмәделәр. Аның бухгалтериягә шалтыратканын үзем ишеттем. «Бу премиягә минем дә хакым бар, кызыма да мәктәпкә әйберләр алырга акча кирәк, ул кварталда мин дә эшләдем, аларны алдынгы урынга чыгаруда мин дә катнаштым бит», – дип бик өзгәләнде балам, – ди Нәсимә апа.
Эшсез калгач Альберт кайларга гына барып карамый, ләкин эш таба алмый. Казанда да таксига урнашырга тели, ләкин «яңа машиналар кайтып җитмәгән» дигән сылтау белән, аны соңрак эшкә чакырырга вәгъдә итеп озаталар.
– Әни, бәлки миңа хакимияткә барып караргадыр? – дип киңәште ул минем белән. – Мин ниндидер бер йомык боҗра эчендә калдым, бу авыр тормыштан чыгу юлы юк кебек, дип әйткәнен дә хәтерлим.

ХАК СҮЗДӘН КУРКАСЫЗМЫ?

Бу хәлдән соң халык арасында гайбәт тә бик тиз таралган. Бәлки, озын колаклар яратучы сүз боткасы кемнәрдер тарафыннан махсус күпертеләдер?! Чөнки бу вакыйганы көнендә үк төшереп алып эфирга чыгарган телеканалларның берсе ирнең хакимият каршында түгел, ә бер торак йорт каршында януын әйтә. Алай гына да түгел, http://directpress.ru интернет сәхифәсендәге шушы темага кагылышлы язмада рәсми аңлатма биргән Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да аның хакимият каршында түгел, ә торак йорт янында януын әйтә һәм сәбәбен гаилә проблемалары белән бәйли. «Ул безгә бернинди ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәде», – ди ул. Халык телендә исә «алкоголик, наркоман янган инде шунда», «адекват булмаган, авыру кеше янган», «гаиләсендә ызгыш булган икән, энесе белән фатир бүлгәннәр», «әнисе аны фатирыннан куып чыгарганга шулай эшләгән», «хакимияттә җитәкчеләр 10 көнгә каядыр киткән булган икән, шуңа аны тыңлаучы булмаган» кебек дөреслеккә туры килмәүче һәм инде азнакайлылар арасында киң таралган сүзләр дә кем файдасына очко өстәвен күрсәтеп тора. Димәк сау-сәламәт, исерек булмаган (гәрчә, аның шешә тотып, сыра яки аракы чөмереп торуын әйтүче булмады, тәмәкесен генә күргәннәр), үз гаиләсе өчен янып-көеп яшәгән, дөресрәге яшәргә тырышкан, ләкин шундый рәхимсез җәмгыятьтә үзенә урын таба алмаган ирне авыру һәм наркоман итеп күрсәтү кемгәдер файдалы булып чыга?!
Шулай ук халык арасында «ул хакимияткә кергән, ләкин аны куып чыгарганнар» дигән сүз дә йөри. Нишләптер, менә монысына ышану җиңел. Беренчедән, район хакимиятенең бу эшне йомып калырга маташуы көн кебек ачык. Икенчедән, әле үземне дә ул көнне шундыйрак алым белән «тәрбия кылдылар». Тик хакимият түгел, ә башкалар. Күрәсең, Азнакайда шулай кешене куып чыгару, мәсхәрәләү гадәти хәлдер.

ТИКШЕРҮ КОМИТЕТЫНДА «ИСЕМСЕЗ» КЕШЕЛӘР ЭШЛИ

Төш вакыты җитәргә 10 минут чамасы кала, Нәсимә апа белән бергә, район прокуратурасына кереп чыктык. Азнакай прокуроры урынбасары Илнур Мортазин исә, «йомшак кына итеп», безне Район тикшерү комитеты бүлекчәсенә юллады. Анда инде төштән соң барырга булдык. Төш вакытында Нәсимә апаны өенә озатып куеп, аның белән төгәл бер сәгатьтән очрашырга сүз куештык. Аерылышуыбызга 10 минут та узмады бер танышым шалтыратып, Альбертның үлүе турында хәбәр итте, әнисенә әйтми торуыбызны сорады.
Нәсимә апа белән кабат очрашканда ул әле Альбертның инде бу дөньяда юклыгы турында белми иде. Азнакай районы тикшерү комитеты бүлекчәсенә юл тоттык. Юл өстендә ул миңа улының кечкенә чагы, әтисен ачуландырмас өчен нинди кечкенә хәйләләр башкаруы, хәзер дә аны кечкенә чагындагы кебек яратуы, ул вафат булса тормышы туктап калачагы һәм башкалар турында сөйләде дә сөйләде. «Йөрәгеңне учыңа кысып тоту» ничек була ул дисәгез, шул вакыттагы халәтемне аңларга тырышып карагыз. Машина тәрәзәсеннән күземне юлга төбәп, инде күземә җыелган яшьләремне күрсәтмәскә, тыярга тырышып бардым-бардым да аны ничек тә бу вакыйгага әзерли башларга кирәклеген аңладым.
– Нәсимә апа, табиблар бит аның 80% тәне пешкән дип әйтә. Аны район шартларында гына саклап калу мөмкин түгелдер. Сез бу кайгы белән килешергә тырышыгыз, зур өметләр белән яшәп, соңыннан үзегезгә бик авыр булмасын.
– Табиблар башта аның 95% тәне пешкән диде, аннары бу сан әкренләп кимеде. 90 булды, аннан 80гә калды. Аның башы бик каты янган ди. Яшәр әле, Алла бирса. Оныгым шалтыратты, әтигә ясин чыгарга кирәк, диде. Кешегә исән чакта ук аны өметсез санап ясин чыксалар, ул әле тагын яши, имеш. Ясин чыгарга кирәк… Улымны югалту турында уйлый да алмыйм, әйтмәгез дә!
Без Азнакай тикшерү комитетына кереп, бу материал белән шөгыльләнүче өлкән тикшерүче янына кердек. Газетадан булуымны аңлаткач, ул чыгып торырга, көтәргә кушты. Көткән чакта Нәсимә апаның телефоны шалтырады. Ә хәзер әйтегез әле, баласын югалтуын белгән ананы нинди сүзләр белән юатып була?! Тикшерү комитеты бүлекчәсендә Нәсимә апаның кычкырып елаган тавышына бер-ике тикшерүче йөгереп чыкты. Нәсимә апаның дивар буйлап шуып төшкәнен күреп, аны ничек тә күтәрергә, ярдәм итәргә теләдем. Шунда ник бер тикшерүче килеп ярдәм итсен дә, ник берсе бер стакан су бирсен… Аны ишек төбендәге урындыкка утырткач, өлкән тикшерүче янына кереп сөйләшергә булдым.
– Альберт үлде. Ул үләр алдыннан әнисенә соңгы сүзләрен язып калдырган булган. Ул хатны сезнең хезмәткәрләр, кире кайтару шарты белән, аннан алган булган. Ул бит аны хәтта укырга да җитешмәгән. Нигә сез шул хатны анага кире кайтармыйсыз?
– Сез кем соң әле монда? Бар, чыгыгыз моннан, сезне күрәсем килми!
Азнакайда менә шулай сөйләшәләр кеше белән!
Бу эшне алып баручы өлкән тикшерүче, күпме генә соравыма карамастан, хәтта фамилиясен дә атамады. Җитәкче кеше, ягъни Азат Сәеткулов урынында юк иде. Икенче бер хезмәткәр (анысы да үз исемен атамады) мине бер кабинетка алып кереп, кулымдагы таныклыкны тикшерде, аның дөреслегенә шик белдереп күчермәсен алырга булды. «Ә сез миңа үз таныклыгыгызны күрсәтерсез микән?» – дидем мин бу хәлгә аптырап.
– Нишләп әле мин ниндидер урамнан килгән кешегә таныклык күрсәтеп торырга тиеш?!
– Күрсәтмәсәгез, үз исемегезне атый аласыздыр бит?
– Ниндидер урамнан килгән кешегә мин кемлегемне дә әйтергә тиеш түгел. Сез кем соң шулкадәр?!
– Таныклыгымны бирдем бит, кемлегемне карагыз.
– Ә мин сезгә ышанмыйм.
– Ярый, мин журналист түгел, ә ярдәм сорап килгән гап-гади бер авыл кешесе дип уйлагыз. Мин кем белән сөйләшүемне белергә тиешмендер бит инде.
– Мин сезнең каршыда хисап тотарга тиеш түгел.
– Альберт Хәмидуллин эшен алып баручы өлкән тикшерүченең фамилиясен белә аламмы мин?
– «Тайны следствия» дигән әйбер дә бар бит әле…
Менә шундый сөйләшү бик озак дәвам итте. Диктофонымны аның каршында сүндердем. Бу адәм артымнан чыкты:
– Сөйләшүне яздырырга сезгә кем хокук бирде?
– Нишләп мин, кемлеген дә белмәгән ниндидер адәмнән рөхсәт сорап торырга тиеш? – дидем мин. Әгәр бу сөйләшү рәсми тонда барса, бәлки, әле рөхсәт сораган да булыр идем. Ләкин үзенең кемлеге белән таныштырмыйча, мине аерым кабинетка алып кереп сөйләшергә тәкъдим иткән «непонятный» адәмнәрне яздырырга минем тулы хокукым бар!
Мондагы хәлләргә ниндидер аңлатма табу өчен ТР Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат бүлеге җитәкчесе Андрей Шептицкийга шалтыраттым. Бу мыскыллауларга, ишек төбендә кычкырып елаган ананың өзгәләнүенә үземнең дә йөрәгем шартлап ярылыр дәрәҗәгә җиткән иде инде.
– Алар әле матбугат чарасына бернинди аңлатма бирә алмый, чөнки тикшерү бара гына, – диде ул. Әмма журналистлар белән дорфа сөйләшүгә, бәхетсез анага утырырга урындык та тәкъдим итмәгән тикшерүчеләргә бәя булмады.

МЕСКЕННӘР БЕЗ!

– Бу фаҗиганең протест чарасы булуы күренеп тора, мондый эш тик торганда гына эшләнми, – ди шәһәр советы депутаты Рөстәм Сәләхов. – Аның ничек кап-кара төтен белән дөрләп януын үзем күрдем. Эчкече, наркоман кеше янган дип гайбәт тараттылар. Андый кеше хакимият каршына килеп үз-үзенә ут төртә алмый. Район җитәкчелеге кешене ишетсен, аның белән бергәләп, кулга-кул тотынып эшли башласын, аның проблемаларына битараф калмасын өчен ничә кеше хакимият каршына килеп үз-үзенә ут төртергә тиеш?! – ди ул. – Бүген, Альбертның соңгы тапкыр сулыш алган минутларында район хакимияте «Вакансияләр ярминкәсе» оештырды. Безнең районда эш эзләгән кешегә эш болай да күп дигән сүзме бу, әллә башкага ишарәме?!
Азнакай районы тикшерү комитеты бүлекчәсе тикшерүчеләре нәрсә тикшергәнен тәки аңлый алмыйм. Анага язылган хатта аның инде ни өчен үлүе язылгандыр бит?! Күрәсең, кулдан язылган ул өч биттә кемнәрнең нәрсәдә гаепле булуы ярылып ятадыр һәм шуңа күрә аны анага кире кайтарырга ярамыйдыр да. Бу хат очраклы рәвештә югалса яки мәңгегә «тайна следствия» булып калса да гаҗәпләнмәм.
Бу фаҗига да, тикшерү комитеты бүлекчәсендәге сөйләшү дә, улының соңгы сүзләрен белергә хокукы булмаган ана да Русиядә яшәүчеләрнең ни дәрәҗәдә мескен, хокуксыз, яклаусыз җаннар булуын күрсәтә кебек миңа.
Эльвира ФАТЫЙХОВА. Казан-Азнакай-Казан. («Безнең гәҗит», №37, 19.09.2012 ел.)

№50209 / 18.09.2012 17:13:34

Тагын бер кабатлап язам:
Бүгенге көнгә җирлегебездә 2084 кече эшмәкәрлек субъекты исәпләнә, шуларның 406сы юридик затлар булса, крестьян-фермерлык хуҗалыклары – 227, шәхси предприятиеләр – 1451. Шул рәвешле, бизнес өлкәсендә 7,5 мең райондашыбыз хезмәт куя


??? син һаман “райкум”нан зш сорыйсың. Җитәкчеләр эш бирә күрмәсен дә кысыла күрмәсеннәр, аларның бетмәс төкәнмәс бюракратик свитасы яак чала күрмәсен. “ Вамин”ны нык “җитәкләделәр” дә кредитлар алдырып, хәзер качып беттеләр. Борис күп кенә кредитлар алып, йорт салып, квартирларын ирләрен куып чыгарган хатыннарга таратырып, аны төп башына утыртылар.

№50204 / 18.09.2012 10:16:29

«Советская Россия»: Последняя встречка
Только в трех авариях на дорогах России за сутки погибли 20 человек
Десять человек погибли в ДТП, которое произошло в ночь на воскресенье в Ставропольском крае.
Той же ночью пять человек стали жертвами дорожной аварии в Нижнем Новгороде.
И буквально через несколько часов еще одна трагедия, теперь в Татарстане. На втором километре трассы Азнакаево – Челны автомобиль «Пежо», за рулем которого находился неработающий мужчина, выскочил на полосу встречного движения, где на большой скорости протаранил автомобиль ВАЗ. Погибли пять человек: оба водителя и три пассажира «Жигулей».
Двадцать жертв – и это менее чем за сутки, лишь в трех так называемых резонансных ДТП.
Ну и конечно первейшая проблема – это разъевшие общество коррупция, взяточничество, безответственность. В ситуации, когда есть только деньги, которые превыше любых законов и правил, никто не может чувствовать себя в безопасности. Сам по себе факт, что совсем молодые люди или граждане, официально нигде не работающие (хотя бы как жертвы ДТП в Татарстане и Нижнем Новгороде), гоняют на дорогущих иномарках, наводит на размышления. Прежде всего, о том, как они заработали на эти автомобили. Нередко оказывается, что «заработали» незаконно. И так же незаконно, дав на лапу, кому надо, получили права. А потом откупались от наказания за нарушения правил или безнаказанно разъезжали без номеров.

№50196 / 17.09.2012 23:09:56

Безработный отец умер после самосожжения
Татьяна Романенко, Life News Online
16:14, Понедельник Сентябрь 17, 2012
42-летний нефтяник Альберт Хамидуллин на глазах у чиновников свел счеты с жизнью из-за того, что не мог прокормить свою 12-летнюю дочь.
Безработный отец-одиночка умер после самосожжения
Мужчина, который поджег себя у здания администрации в Татарстане, погиб от обширных ожогов. Нефтяник, потерявший работу, не дождался помощи чиновников и сжег себя под их окнами.
- Врачи констатировали у Альберта травмы, не совместимые с жизнью, - рассказали в ЦРБ Азнакаевского района. - Пациент скончался, не приходя в сознание.
Альберт решился на этот поступок, в очередной раз потерпев фиаско в попытке трудоустроиться.
- По данному факту проводится доследственная проверка, - сообщил старший помощник руководителя СУ СКР по РТ Андрей Шептицкий. - Рассматриваются различные версии произошедшего.
Как утверждает депутат городского совета Азнакаево Рустам Салахов, завидев пылающего человека, проезжавшие мимо автомобилисты кинулись ему на помощь и сбили пламя из огнетушителей. С ожогами более 80% тела мужчину срочно доставили в больницу.
По словам матери погибшего Насимы Хамидуллиной, раньше ее сын работал бурильщиком на одном из нефтяных предприятий. Его бригада получила премию за хорошую работу, но Альберта почему-то обделили.
Мужчина рассчитывал на эти деньги, так как должен был помогать своей дочери. Не добившемуся справедливости Альберту пришлось уволиться, после чего он долгое время не мог найти другую работу в маленьком городке.
- Сын был доведен до отчаяния, пошел в администрацию, чтобы ему там помогли, - рассказала следователям мать Альберта Хамидуллина. - Но чиновники его выгнали, поэтому он себя и сжег.
В свою очередь в администрации Азнакаевского района отрицают причастность к трагедии.
- Мужчина поджег себя не около здания администрации, а неподалеку, возле жилого дома. К нам он ни за какой помощью не обращался, - сообщил Life News руководитель аппарата Азнакаевского районного совета Айдар Халиуллин. - Скорее всего, он сделал это из-за проблем в семье. Видимо, таким образом хотел привлечь к себе внимание.

№50190 / 17.09.2012 20:52:07

   ??? , Башлык булып сайланучы кайдан белсен ул нинди эшче урын булдыра алганын и тем более нинди зарплата икэнен,башын белэн уйлап кара эле.Саумаган сыердан, чэчэмэгэн икмэктэн,чыгарылмаган нефтьтэн купме файда алып булганны кем саный ала?
Кинэш биру яхшы эш,эгэр булдыра алсан,узен эшлэп курсэтсэн тагыда эйбэтрэк булыр иде. Хэзер бит любой кеше эш ача ала,в том числе сездэ,эш оештырып курсэтегезче пож-ста.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»