поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 

"Милләт" язмалары

21.03.2008 Милләт
ХУҖИ МӘХМҮТОВ: “БУЛГАН МИРАСНЫ САKЛЫЙ БЕЛЕРГӘ KИРӘK”
Хуҗи абый Мәхмүтов — татар фольклорын өйрәнү, халыкның рухи мирасын бөртекләп җыю, аны җәмәгатьчелеккә таратуга күп көч куйган шәхес. Галимнең еллар дәвамында җентекләп җыйган хезмәте саллы китапларда басылып чыкты. Аның “Җомак әйтәм”, “Кечкенә дә төш кенә”, “Ел тәүлеге — 12 ай”, “Язылмаган кануннар”, “Канатлы сүз — хикмәтле сүз” кебек китаплары күпләргә таныш. “Татар халык иҗаты”ның “Табышмаклар”, “Мәзәкләр”, “Мәкальләр һәм әйтемнәр” томнары да Хуҗи абый башкарган хезмәтләр. Моның өчен ул Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Шулай ук күпләр аның “Татарстан” радиосында барган “Тел күрке — сүз” дигән тапшыруын хәтерли. Дистә елдан артык “Мәдәни җомга” газетасы укучылары ул әзерләгән “Гыйбарәләр тарихына сәяхәт” дип исемләнгән сәхифәдә татар мәкальләренең тарихы, канатлы сүзләр белән таныша ала. Хуҗи абый быел үзенең 75 еллык юбилеен билгели. Шушы форсаттан файдаланып, галимгә хезмәте өчен барлык укучыларыбыз исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.
Караулар (6814)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
21.03.2008 Милләт
ЙОЛДЫЗ МИҢНУЛЛИНА: “ТАТАРДА ЯШЬ ЛИДЕРЛАР БАР!”
Йолдыз Миңнуллина Казанда туып-үскән. Шәһәр баласы булса да, милли мохиттә яшәргә тырыша. Быел КДУның татар әдәбияты һәм тарихы факультетын тәмамлый. Укуын “Ялкын” журналындагы эше белән үреп бара. Аны татар театрында, әдәби кичәләр, концертлар, татар яшьләре тусланган урыннарда очратып була. Йолдыз башкаларга охшамаган. Аның кыяфәтенә күз салсаң, бер дә татар кызы дип әйтмәссең. Заманча киенгән, фикер йөрткән кеше ул. Йолдыз шигырьләр яза. Алар гади түгел. Темасы да еш кына шәһәр тормышы белән бәйле, урбанизацияләнгән татар кешесенең күңел халәте турында. Шигырьләренә мөкиббән киткән егет-кызлар интернетта Йолдыз Миңнуллина иҗаты фанатлары дип исемләнгән төркем оештырып аралашалар. Яшьләр, туслану урыннарында да аңа бар ишекләр ачык, килсен, шигырьләрен укысын, диләр. Әсәрләре өчен Йолдызны даһи дип атаучылар да юк түгел. Татар әдәбиятының киләчәге дип өметләнүчеләр шактый.
Караулар (9494)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
21.03.2008 Милләт
РӘШИТ ӘХМӘТОВ: “ТАТАРСТАННЫҢ БӘЙСЕЗЛЕГЕ KОТЫЛГЫСЫЗ”
Милли интеллигенция, түрәләр арасында кулдан-кулга йөрүче бер газета бар — “Звезда Поволжья”. Басманың мөхәррире Рәшит Әхмәтов бу юлы нәрсә язган, нинди күзәтүләр, фаразлар ясаган дип кызыксынмыйча укымаган кеше сирәк. Күпләр, аның әйткәннәре, алдан кисәткәннәре чынга аша, ди. Белеме буенча математик Рәшит әфәнде беренчеләрдән булып Татарстанда кешеләрнең демократик хокуклары өчен көрәшә башлаган шәхес. Системага каршы берсе дә ләм-мим сүз дәшмәгән вакытта ук демократларны үз янына туплап, кискен чыгышлар ясаган. “Звезда Поволжья” газетасын чыгару белән беррәттән, ул ДПР партиясенең Татарстандагы бүлеге башлыгы да булып тора. Әңгәмәдә Рәшит Әхмәтов узган сайлаулар, авыл язмышы турында сөйләде, Татарстанның киләчәге, республиканың рәсми матбугатына күзәтүләре белән уртаклашты.
Караулар (4118)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы