поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле фрезеровщик бармаклары белән вакланма саннарны күрсәтә ала.

Бүген кемнәр туган
  • 15 Сентябрь
  • Гөлсәрвәр - җырлар авторы
  • Айрат Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Сәләхов - җырчы
  • Габдулла Юсупов (1899-1969) - режиссер
  • Михаил Худяков (1894-1936) - галим
  • Таҗи Гыйззәт (1895-1955) - язучы
  • Кәрим Тинчурин (1887-1938) - драматург
  • Абдулла Алиш (1908—1944) - язучы
  • Илдар Матуров - кинорежиссер
  • Асия Юнысова - журналист
  • Айгөл Абашева - актриса
  • Марат Зәкиев - көрәшче
  • Рауза Солтанова - сәнгать белгече
  • Максим Шәрәфетдинов - диктор
  • Илнур Зәкәрин - велоузышчы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 

"Матбугат" язмалары

15.04.2009 Матбугат
«КАЗАН УТЛАРЫ»НЫҢ ИҢ САЛЛЫ ЯЗМАЛАРЫН «МАТБУГАТ.РУ»ДАН УКЫГЫЗ
«Казан утлары» - татар телендә чыга торган зур тарихлы бердәнбер калын әдәби журнал. «Казан утлары» - гасырлар дәвамында татар халкының рухи дөньясын: тарихын, әдәбиятын, сәнгатен чагылдырган энциклопедик басма. Татар язучыларының иң күренекле романнары, повесть-хикәяләре, шагыйрьләрнең иң яхшы шигырь-поэмалары иң әүвәл «Казан утлары» битләрендә дөнья күрә. «Казан утлары»н дөньяның егерме илендә алдыралар. Алар арасында АКШ конгрессы китапханәсе, АКШның Иллинойс, Индиана, Колумбия, Англиянең Оксфорд, Глазго университетлары, Лондон һәм Берлин шәһәр китапханәләре, Франция, Финляндия, Нидерланд, Германиянең Шәрекъны өйрәнү институтлары, Болгария дәүләт китапханәләре, башка гыйльми үзәкләр бар. Ә бүгеннән «Казан утлары»нда чыккан иң кызыклы язмаларны «Матбугат.ру» сайтыннан да укып бара алачаксыз. Укып кына калмагыз, язмага һәм темага карата туган фикерләрегезне дә сырлап куегыз.
Караулар (4358)
08.02.2009 Матбугат
ЭТ ӨСТЕРЕП КУМАСАЛАР...
Редакциягә эшкә чакырдылар апагызны. Каршы килеп тормадым. Җылы, утырып кына эшлисе, мәйтәм, каләмнән дә авыр әйбер күтәрәсе түгел... Хуш, өченче ел Казанга баргач кысык күзләрдән алган чия төсендәге кәчтүмемне киеп эшкә чыктым. Өч язу өстәлен тавык кетәклеге кадәр генә җыйнак бүлмәгә ничек дыңгычлап тыгып куйганнардыр, белмим, тик, шул өстәлләрнең берсе минеке икән. Кереп утырдым кукраеп теге өстәл артына. (Күргән бар ла кантурдагыларның ничек утырганын, редакция шул кантурдыр ич инде?!) Шәп! Эш көне сигез сәгатьлек кенә. Ишетеп беләм, кантурскийлар сигезгә киләләр эшкә, тугызда чәй эчәргә утыралар (ишеккә "технический перерыв" дигән язу элеп), аннан уникегә кадәр түзсәң – әбәт, әбәттән соң берәр сәгать йокы, тагын берне түзсәң – әндри әбәте, бетте-китте шуның белән эш сәгате!
Караулар (3291)
Раушания ШӘЯХМӘТОВА, Түбән Кама | Татарстан яшьләре
10.12.2008 Матбугат
ИЛДАР КЫЯМОВ: "МИН ҮЗЕМНЕ ГАИЛӘСЕЗ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘ АЛМЫЙМ"
Татарстанда Гаилә елы тәмамланып килә. 2008 ел дәвамында гаммәви мәгълүмат чараларында журналистлар гаилә мәсьәләләрен яктырткан төрле мәкаләләр язды, бик күп гаиләләрдән интервьюлар алып бастырды. Ә бит журналистлар арасында да башкаларга үрнәк булырлык ныклы гаилә коручылар бар. Гаилә елында безнең “Intertat.ru” газеты корреспонденты Мөршидә Кыямова һәм аның тормыш иптәше – танылган журналист, концертмейстер Илдар Кыямов гаиләсе турында әйтми калып булмый. Чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән бу ике акыллы һәм тырыш кеше тормышта чын мәгънәсендә бер-берсенә терәк була алган. Кыямовлар күптән түгел Казанда яңа фатирга күченде, әле бер-ике ай элек кенә анда ремонт эшләрен тәмамладылар. Әңгәмәбез дә аларның өендә үтте. Биредә барысын да Мөршидә зәвыгы белән башкарып чыкканнар. Дүрт бүлмәнең берсе – Илдарның эш бүлмәсе икән. Андагы шкафларда Илдарның шәхси китапханәсе, шулай ук үзе язган китаплар һәм аңа бүләк иткән автографлы басмалар саклана. Эш өстәле, утырып ял итәрлек йомшак кәнәфи дә бар биредә. “Тәрәзәгә Илдар челтәр элдермәде, чөнки бу бүлмә тәрәзәсеннән кичләрен бик матур итеп, кызарып кояш батканы күренә, шушы күренешле каплыйсы килмәде”, - дип сөйләде Мөршидә яңа фатирның бүлмәләрен күрсәткәндә. Мөршидә белән Илдарның гаилә корып яши башлауларына инде 15 ел тулган. Алар ике ул үстерә, олылары - Иделгә инде 14 яшь, ә кечесе Ихтыярга әле 4 кенә.
Караулар (9346)
Лилия ГАДЕЛШИНА | Интертат.ру
18.10.2008 Матбугат
ТЕЛЕЙОЛДЫЗЛАР АГАЧ УТЫРТА (ФОТО)
Караулар (5277)
05.10.2008 Матбугат
КӘРИМ КАМАЛ: “АЗАТЛЫК”НЫҢ KИРӘГЕ БАР ӘЛЕ...”
Салкын сугыш елларында “Азатлык” радиосы дөньяга сибелеп яшәүче татарларга үз телләрендә хәбәр биргән бердәнбер мәгълүмат чарасы булды. Кыска дулкыннар аша Мюнхеннан яңалыклар алган, төрле илләрдә гомер кичергән татарлар тормышы турында белеп, туган телдә җырларны тыңлап, берничә буын үсеп чыкты. Татар тарихы, яшәеше хакында чынбарлыкны сөйләгән Гариф Солтан, Шиһаб Нигъмәти, Гали Акыш, Фәрит Иделле, Фәридә Хәмид кебек легендар татар журналистлары күпләрнең тормышка карашын тамырдан үзгәртте. Милли бәйсезлеккә өндәп, татарларның 70 ел дәвамында томаланган аңнарын уятып җибәрүдә өлешләре зур. Коммунистик режим астында яшәүче халыкка объектив мәгълүмат җиткерүне максат итеп куйган радиостанция бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Хәзер дә бары тик “Азатлык” биргән хәбәрләргә генә ышанган кешеләр шактый. АКШ конгрессы тарафыннан финансланган радио эшчәнлегенә быел 55 ел тула. Бу уңайдан “Азатлык” татар-башкорт редакциясенең директоры Рим ГЫЙЛЬФАН (радио тәхәллүсе – Кәрим Камал – ред.) белән әңгәмә кордык.
Караулар (10117)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы