поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 

"Ирек мәйданы" язмалары

20.04.2008 Матбугат
"ЧАЛЛЫ-ТВ" ҺӘМ "КҮҢЕЛ" ДИРЕКТОРЫ - БҮГЕНГЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ ТУРЫНДА
Бүген Татарстан буенча 23 телерадиокампания эшли. 1992 елда эфирга чыккан “Чаллы-ТВ” алар арасында иң абруйлы һәм тәҗрибәлеләрнең берсе. “Чаллы-ТВ” — ул телевизион тапшырулар гына түгел, ә тәүлек буена татарча сөйләп торучы “Күңел” радиосы да. Республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә чаллылылар һәрвакыт диярлек беренчелекне яулап килә, Русия күләмендә үткәрелгән конкурсларда да мактаулы исемнәргә лаек булулары белән мактана алалар. Рахман Шәфигуллин — “Чаллы-ТВ” телерадиокампаниясен оештыручы, шуны үстерү өчен җан атып йөрүче шәхес. Эшен уңышлы алып бара, шуңа да тәҗрибә уртаклашырга аңа бик күпләр килә. Рахман әфәнде әйтүенчә, һәр эштә профессионаллар булырга тиеш, телевидение делитантларны өнәми. Безгә ул “Чаллы-ТВ”ның үткәне һәм бүгенге эшчәнлеге, татар телен үстерү, милләтне саклау мәсьәләләрен хәл итүдәге роле турында фикерләрен җиткерде.
Караулар (4626)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
21.03.2008 Язмыш
РӘСИМ ҖӘЛӘЛ ҮЗ ҖЫРЛАРЫН АВАРИЯДӘН СОҢ ЯЗА БАШЛАГАН
Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? – Бәйлисе бар йөрәкне... Әйтерсең лә, Хәсән ага бу шигырен Рәсим Җәләлгә багышлап язган. Күп популяр җырлар авторы Рәсим Җәләлнең нинди авыр язмыш кичергәнен күпләр белмидер. Чөнки ул үзе бу турыда сөйләргә яратмый. Мин дә аның телен көчкә ачтым, шушы язманы бастырырга аны зур авырлык белән күндердем. Шуңа күрә түбәндә язган хәлләрне сез, мөгаен, башка беркайдан да укый алмассыз. Бары тик безнең газетадан гына. Рәсим Җәләл үзен шагыйрь дип санамый, җырлар авторы дигәнне күбрәк үз итә. Аның турында шундый сүз ишеткән идем: имеш, ул шигъри юлларын авыр авариядә үлемнән калганнан соң иҗат итә башлаган. Моңа башта ышанмадым. Әмма бу сүзләр хак булып чыкты. Шушылар турында әлеге язмам.
Караулар (4798)
Данил СӘФӘРОВ | Ирек мәйданы
21.03.2008 Милләт
ХУҖИ МӘХМҮТОВ: “БУЛГАН МИРАСНЫ САKЛЫЙ БЕЛЕРГӘ KИРӘK”
Хуҗи абый Мәхмүтов — татар фольклорын өйрәнү, халыкның рухи мирасын бөртекләп җыю, аны җәмәгатьчелеккә таратуга күп көч куйган шәхес. Галимнең еллар дәвамында җентекләп җыйган хезмәте саллы китапларда басылып чыкты. Аның “Җомак әйтәм”, “Кечкенә дә төш кенә”, “Ел тәүлеге — 12 ай”, “Язылмаган кануннар”, “Канатлы сүз — хикмәтле сүз” кебек китаплары күпләргә таныш. “Татар халык иҗаты”ның “Табышмаклар”, “Мәзәкләр”, “Мәкальләр һәм әйтемнәр” томнары да Хуҗи абый башкарган хезмәтләр. Моның өчен ул Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Шулай ук күпләр аның “Татарстан” радиосында барган “Тел күрке — сүз” дигән тапшыруын хәтерли. Дистә елдан артык “Мәдәни җомга” газетасы укучылары ул әзерләгән “Гыйбарәләр тарихына сәяхәт” дип исемләнгән сәхифәдә татар мәкальләренең тарихы, канатлы сүзләр белән таныша ала. Хуҗи абый быел үзенең 75 еллык юбилеен билгели. Шушы форсаттан файдаланып, галимгә хезмәте өчен барлык укучыларыбыз исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.
Караулар (6793)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
21.03.2008 Милләт
ЙОЛДЫЗ МИҢНУЛЛИНА: “ТАТАРДА ЯШЬ ЛИДЕРЛАР БАР!”
Йолдыз Миңнуллина Казанда туып-үскән. Шәһәр баласы булса да, милли мохиттә яшәргә тырыша. Быел КДУның татар әдәбияты һәм тарихы факультетын тәмамлый. Укуын “Ялкын” журналындагы эше белән үреп бара. Аны татар театрында, әдәби кичәләр, концертлар, татар яшьләре тусланган урыннарда очратып була. Йолдыз башкаларга охшамаган. Аның кыяфәтенә күз салсаң, бер дә татар кызы дип әйтмәссең. Заманча киенгән, фикер йөрткән кеше ул. Йолдыз шигырьләр яза. Алар гади түгел. Темасы да еш кына шәһәр тормышы белән бәйле, урбанизацияләнгән татар кешесенең күңел халәте турында. Шигырьләренә мөкиббән киткән егет-кызлар интернетта Йолдыз Миңнуллина иҗаты фанатлары дип исемләнгән төркем оештырып аралашалар. Яшьләр, туслану урыннарында да аңа бар ишекләр ачык, килсен, шигырьләрен укысын, диләр. Әсәрләре өчен Йолдызны даһи дип атаучылар да юк түгел. Татар әдәбиятының киләчәге дип өметләнүчеләр шактый.
Караулар (9481)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
21.03.2008 Милләт
РӘШИТ ӘХМӘТОВ: “ТАТАРСТАННЫҢ БӘЙСЕЗЛЕГЕ KОТЫЛГЫСЫЗ”
Милли интеллигенция, түрәләр арасында кулдан-кулга йөрүче бер газета бар — “Звезда Поволжья”. Басманың мөхәррире Рәшит Әхмәтов бу юлы нәрсә язган, нинди күзәтүләр, фаразлар ясаган дип кызыксынмыйча укымаган кеше сирәк. Күпләр, аның әйткәннәре, алдан кисәткәннәре чынга аша, ди. Белеме буенча математик Рәшит әфәнде беренчеләрдән булып Татарстанда кешеләрнең демократик хокуклары өчен көрәшә башлаган шәхес. Системага каршы берсе дә ләм-мим сүз дәшмәгән вакытта ук демократларны үз янына туплап, кискен чыгышлар ясаган. “Звезда Поволжья” газетасын чыгару белән беррәттән, ул ДПР партиясенең Татарстандагы бүлеге башлыгы да булып тора. Әңгәмәдә Рәшит Әхмәтов узган сайлаулар, авыл язмышы турында сөйләде, Татарстанның киләчәге, республиканың рәсми матбугатына күзәтүләре белән уртаклашты.
Караулар (4102)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы