поиск новостей
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Февраль
  • Илдар Кыямов - журналист
  • Ядкәр Хәбибуллин - шоумен
  • Резидә Хөсәенова - аш-су остасы
  • Ирфан Измайлов - җырчы
  • Ленар Сафин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәдис Ганиев - җырчы
  • Флорид Әгъзамов (1936-2005) - галим, журналист
  • Шәмси Закиров - актер
  • Рауль Ганиев - актер
  • Фәридә Зәбирова (1954-2021) - архитектор
  • Клара Һидиятуллина - галим
  • Тимур Бәдретдинов - комик
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 

"Ватаным Татарстан" язмалары

22.03.2009 Җәмгыять
БЕЛДЕКЛЕ ТАТАР СӨЙЛӘГӘННӘРДӘН БЕР ӨЗЕК
"Милләтебез минем кебек күңеле дә, тышкы кыяфәте белән дә ата-бабаларыбызга охшарга тырыша торган милләтпәрвәр татарлар аркасында гына яши ул. (Бу хакта кычкырып әйтүдән көчкә тыелып торсам да, бөтен килеш-килбәтем, гамәлләрем минем шулай уйлавым турында сөйли.) Сакалымны менә бола-а-ай түгәрәк итеп кистерәм. Тәмәке тартканда, аңа төтен исе сеңсә дә түзәргә туры килә. Чөнки безнең ата-бабалар шәригать кануннары буенча шулай йөргән. Көзге алдына түбәтәемне киеп килеп басам да, бармакларымны кәчтүм төймәләре астына тыккач, Тукайларга, Дәрдемәндләргә охшап китәм, валлаһи! Хатыныма да ак яулык бәйләргә кушам, бөркәнеп кенә йөрмәсен. Югыйсә бүген яшь "татар монашкалары" тапканнар үзләренә "мода" – баштанаяк төренеп, төрек, гарәп хатыннарына охшарга тырышалармыни! Безнең әбиләр алай йөрмәгән! Бәбәй итәкле күлмәк, камзул кигәннәр. Татарның гореф-гадәтләрен онытырга ярамый, аларны сакларга кирәк! Тыңлагыз сүземне, мин беләм!
Караулар (3609)
Илдар МИРГАЛИМОВ | Ватаным Татарстан
08.03.2009 Сәясәт
КЫЗЫК!..
"Ватаным Татарстан"ның кичәге санында ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 1 мартта Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләрен раслый торган карары басылып чыкты. Күзгә беренче чалынганы: Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин кебек күп еллар буе парламентта милли юнәлештә зур эшләр башкарган депутатларыбызның кабат сайлануы дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы да милли мәнфәгатьләребезне яклауны дәвам итәр дип уйларга нигез бирә. Шул ук вакытта, яңа депутатлар исемлегеннән күренгәнчә, 10лап эре коммерцияле предприятие җитәкчесе, "Бердәм Россия"нең исемлегенә кереп калып, дүртенче чакырылыш республика парламентында урын алган. Ә бер мандатлы сайлау округларында андыйлар тагын да күбрәк: халыкның ышанычын 26 "гендиректор" казанган һәм аны алдагы 5 ел дәвамында акларга тиеш булачак. Бу әле бердәмроссиячеләр генә. Сайланган коммунистлар арасында да 3 предприятие җитәкчесе депутат булу бәхетенә ирешкән. Үз кандидатураларын үзләре тәкъдим итеп җиңеп чыкканнарга карасаң да, 7 кешенең 5се – эшмәкәр. Кыскасы, Татарстан парламентының 44 проценты эре җитәкчеләрдән торачак. Кызык!.. Финанс кризисы вакытында бай кесәле "халык вәкилләре" икътисадый авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм безгә җиңеллек китерергә күбрәк сәләтле дип ышанырга туры килә.
Караулар (6466)
Илдар МИРГАЛИМОВ | Ватаным Татарстан
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы