|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2014 Интернет
![]() Иске Татар бистәсендә түләүсез Wi-Fi эшли башлаячакГорький паркы һәм Казансу елгасы буенда да инженер инфраструктурасы булдыру юнәлешендә эш бара. Иске Татар бистәсе һәм Горький паркында сынау режимында «Мобиль гид» хезмәте эшли башлаячак. Кичә эшлекле дүшәмбедә Казан мэрының IT-технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Еремеев шәһәрдә бушлай Wi-Fi-интернетны җәелдерү планнары хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанның барлык метро станцияләрендә, Җиңү, 1000 еллык, Петров, «Крылья Советов» паркларында, Сыртланова һәм Тынычлык урамнарындагы скверларда, «Эрмитаж» бакчасында, елга портында һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге янындагы мәйданда түләүсез Wi-Fi сервисына тоташырга мөмкин. Май аенда мондый объектларга Бауман урамы, ә июньдә «Казан» Гаилә үзәге территориясе дә кушылды. Башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар шәһәрдә интернеттан тоткарлыксыз файдалана ала торган алдагы объект Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамы булачак. Биредә Wi-Fi сервисын 1 августта тоташтырырга ниятлиләр.
|
Иң күп укылган
|