поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.07.2014 Җәмгыять

Рабит Батулла: “Бакчадан корт чүпләтеп, хатынны кол итеп тоттым” (ФОТО)

Узган ел Биектауның Чыршы авылына Шәмси Закировларга кайткач, шушы ук авылда Рабит Батулланың да яшәвен әйткән иделәр. Чыршыдагы йортларына кайтуыма каршы килмәде Рабит абый. Ләкин без очрашканчы ике атналап вакыт узды. Бер шалтыратканда язучының сәламәтлеге какшап китсә, икенчесендә җиләккә җыеналар, өченчесендә тагын башка эше килеп чыккан иде. Шулай әрсезләнеп йөри торгач, Рабит абыйның авылга кайткан чагын тәки туры китердем бит.

Капканы ачып, ишегалдына үттем. Асфальт җәелгән сукмак. Як-ягында матур-матур чәчәкләр үсә. Агачлар арасыннан яланаяк атлап килүче Рабит абый күренде. Иң беренче эш итеп, элек яшәгән иске өйләренә алып керде ул.

– Безнең заманда сигез почмаклы йорт дип атала иде бу. 14 ел шушында тордык. Хәзер үзенә күрә бер музей инде, – дип йорт эчендәге әйберләр белән таныштыра башлады. Стенада бихисап чигелгән сөлге-кулъяулыклар, элеккеге эш кораллары, көмешкә куа торган аппарат, кабыктан ясалган бала бишеге... Кыскасы, бу өйдә үзеңне совет чорына кайткандай хис итәсең.

– Сөлгеләрне төрле җирләрдән җыйдым. Менә монысына: “Кул тастымалы. Фәхрибану эше. Саба”, – дип язылган. Элек бит кыз кеше килен булып төшү белән, йортны үзенең кул эшләре белән киендерергә тиеш булган. Ничә кайнеше булган, шуның кадәр кулъяулык чиккән. Эссе көннәрдә монда бик рәхәт була. Яшьләр куна калганда, җәй көне монда йоклыйлар, – дип бик тәмләп элекке заман рухы сеңгән өй эче белән таныштырды Рабит абый.

– Чыршы авылын ничек эзләп таптыгыз соң?

– Безгә Казаннан 40-50 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы кирәк иде. Ни өченме? Чөнки шәһәр кырыенда рус авыллары гына урнашкан. Бу – Иван Грозный законы. Татарларга Казан янәшәсендә төпләнергә рөхсәт ителмәгән. Рус авылларында тәртип юк, дачаларны да талап торалар. Ә биредә тәртип нык. 18 ел яшибез, капканы да бикләгәнебез юк. Без булмаганда йортка күршеләр күз-колак булып тора. 1995 елда Биектау районы башлыгы булып Рөстәм Миңнеханов торды. Аның янына кердем дә: “Бер татар авылына урнашасым килә”, – дип гозеремне җиткердем. Ул шушы авылны күрсәтте...

Кирпечләп тышланган яңа йортка да кереп чыктык. Аны ярты ел эчендә  төзеп куйганнар. Суы кергән, кайнары да бар.

– Йортны осталар эшләде, мин катышмадым, – ди Рабит абый. – Андый эшкә һәвәслегем юк. Крестьян хезмәте авыр бирелә миңа. Чөнки 17 яшьтә авылдан чыгып киттем. Авылда калган яшьтәшләрем яхшы балта остасы, тимерче булып бетте, әнә, андый эшкә куллары ятып тора. Ә безнең кебек иҗат кешеләре тормышка яраклашмаган була. Мәсәлән, “квартплата”ның нәрсә икәнен дә белмим мин, анысын хатын түли. Кибеткә дә кергәнем юк...

Сөйләшә-сөйләшә өйдән чыгып, бакчаның урманны хәтерләткән аскы өлешенә таба тәпиләдек. Биредә кечкенә генә бер бәйрәм өстәле оештырылган, кунаклар җыелган иде.

– Монысы безнең килен – Алена (Нурбәкнең хатыны. Яшь гаилә Санкт-Петербургта яши – авт.), – дип аш өстәле янында кайнашучы бик мөлаем кызга төртеп күрсәтте Рабит абый. – Болары кинорежиссер  Фәрит Дәүләтшин белән хатыны Талия (“Бичаракай”, “Мәдинә” фильмын ул төшергән – авт.). Күп еллар Үзбәкстанда яшәп, Казанга күченеп кайттылар.  Алар янәшәсендә – минем карчык – Рузия, каршыда – кода белән кодагый. Ә иң түрдә утырганы – Рузиянең тутасы, Украинадан качып килде. Кичкә Нурбәк белән Байбулат та кайтырга тиешләр, – дип һәрберсе белән дә таныштырып чыкты, аннары үземне дә өстәл янына дәште. Ташкент дөгесеннән әзерләнгән чын үзбәк пылавы белән сыйладылар.

Батуллиннарның кода-кодагыйлары тумышлары белән Питрәч районы Янсуар авылыннан икән. Бик мөлаем, ачыклар.

Рабит абый белән сөйләшүебез кунаклар белән бергә табын артында дәвам итте:

– 1995 елда мондагы йортны 19 миллион сумга сатып алдык, – диде ул. –  Бакчаны нәселле кычыткан, әрекмән, алабута басып киткән, бер генә агач та юк иде. Ике ел рәттән җирен эшкәртеп, хатынга бәрәңге чәчтердем. Ул вакытта үзем операциядән генә чыккан идем. Адәм көлкесе, 22 сутыйлы бакчадан корт чүпләтеп, кол итеп тоттым бит карчыкны. Акыл бөтенләй дә булмаган икән. Ул елларда бәрәңгенең уңганлыгын күрсәгез! Малыбыз юк, кая куярга белмәдек. Шуннан мине дәвалаучы табибка ике капчык, Рузиянең табибына ике капчык илтеп бирдем. Алай да таратып бетерә алмадык. Хәзер менә 50 төп бәрәңгебез бар. Бик рәхәт, шөкер итсәк җитә. Кирәк икән, авылда бушка бирергә әзер торучылар да күп.

Ике ел бәрәңге утырткач, “Карчык, сине болай изеп булмый, урман ясыйм”, – дидем. Хәзер шул “урман”ны киңәйтә, хатынның яшелчә утырту мәйданын кыса барам. Аның дүрт сутый җире бар. Шунда түтәлләр ясап, кишер-чөгендер, суган-сарымсак үстереп мәш килә.

Мондагы агачлар үзләреннән-үзләре артып тора. Усак тамырдан китеп үрчи икән. Әлегә хатынга әйтми торам үрчегәнен, алайса кисеп барырга мөмкин, – дип Рабит абыйның ярым шаярып әйткән сүзеннән табын артындагылар рәхәтләнеп көлештек. Бу  вакытта Рузия апа каядыр читкәрәк киткән иде.

– Рабит абый, ураза тотасызмы?

– Сәламәтлек рөхсәт итми. Дару эчеп кенә торам. Кан басымы ике кешегә бүлеп бирерлек була. Һәркөн иртән 200гә җитә. Аны әкренләп төшерәбез. Дөрес, мин авыруга игътибар итә торган кеше түгел, “песиемләп” тормыйм. Чирне никадәр иркәләсең, шулкадәр сине баса ул. Әле бер ай элек кенә чак үлемнән калдым. Реанимациядә яткан чаклар да байтак булды инде.

Бераз сөйләшеп утыргач, Рабит абый самавырны кабызып җибәрергә дип табын яныннан торды. Мин дә аның янына килеп басып, әңгәмәне дәвам итәр өчен чираттагы соравымны яудырам: “Улларыгыз бигрәк акыллы, тәүфыйклы, тәрбия юнәлеше нинди булды соң?”  –  дим.

– Без балаларны тәрбиялибез дип тәрбияләмәдек. Бала биш яшькә кадәр иң кыйммәтле вазасын төшереп ватса да, японнар бер сүз әйтми. Чөнки бу яшькә кадәр бала берни дә аңламый. Соңрак кына “ярамый” дигән нәрсәне төшендерә башлый. Японнар тирән йола белән тәрбияләнә.  Шуңа күрә  алар акыллы да, техник яктан да алга киткән халык. Бездә йола буенча тәрбияләү юк,  хәтта авылларда да бетеп бара ул нәрсә. Рузия беркайчан да балаларга кычкырмады. Әмма Нурбәк белән Байбулатны “әтиегез” сүзе белән шүрләтеп тәрбияләде. Алай иткәндә гаиләдә ирнең абруе да күтәрелә.  

Шулвакыт Рузия апа: “Бабай, әйдә, өстәл янына”, –  дип дәште.

– Нишләп бабай дисез? – дигәч, “Бабай бит инде, 76 яшьтә егет булмыйлар”, – дип елмайды. Сүзне Рабит абый дәвам итеп китте:

– Мин дә аңа “карчык” дип әйтәм. Ул “бик яратам” дигәнне аңлата. Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар да шул сүзне әйтеп сөйләште. Үзенә күрә бер комплимент ул. Минем әби бабайның “карчык” дигәнен көтеп кенә тора иде. Шуны әйтсә, димәк, иренең кәефе яхшы. Рузиягә йөри башлаган чорда ук “карчыгым” дидем. Бер тапкыр да “ник мине картайтасың?” дип канәгатьсезлек белдермәде.

– Рузия апа, ә сез ирегезгә кем дип дәштегез?

–  Нурбәк тугач, “әтисе” дип әйтә башладым. Бала туганчы кем дип әйттем икән, хәтерләмим, – дип көлеп җибәрде ул.

– Элек-электән татарларда тел яшерү йоласы булган, – дип аңа кушылды Рабит абый. – Ягъни, ирнең исемен әйтү тыелган. Беркайчан да Рузия авызыннан исемемне ишеткәнем юк. “Әтисе кайткач килерсез, әтисе кайткач шалтыратырсыз”, – дип сөйләшә ул.  Киленебез Алена беренче көннән үк “әти-әни” дип дәшә башлады. Элек хатын-кыз ир-аттан түбәнрәк торган. Хәзер генә азынып бетте. Камчыны алдылар, дилбегәне алдылар, тезгенне алдылар, рульне алдылар... Безгә бер әйбер калмады.

– Кем гаепле соң? Бәлки гаеп ирләрдәдер?

– Атта да, тәртәдә дә бар. Беренчедән, сез – хатын-кызларга 1917 елда ирек бирелде. Ул ирекне нәфис затлар дөрес аңламады... Азатлык дип аларга лом тоттырдык. Тимер юл буенда ун хатын-кыз лом белән эшләсә, бер ир шуларның хезмәтен язып бара иде.  Аннары берзаман зур түрәләр арасында уртак хатын белән яшәү, хатыннарын алмаштыру күренеше булып алды. Ирләрне совет хөкүмәте аз хезмәт хакы белән мыскыл итте. Шуңа да без башмак астына кереп яттык. Мәсәлән, мин яхшы итеп акча эшләсәм, Рузия балаларны гына карап, өйдә утырырга риза иде. Ләкин мин андый хезмәт хакы эшли алмадым. Бөтен малай-шалай өйләренә телефон кертеп бетергәндә дә бездә юк иде әле. Миннән соң Язучылар союзына кергән кешеләр ике-өч бүлмәле фатир алып бетерде, ә мин тулай торакта яшәдем. Кемнәрдер пирамидалар кора. Мин алар белән ярыша алмыйм, тырышмыйм да, көнләшмим дә. “Булдыра алалар икән, машалла, дим. Хәләл юл белән генә эшләсеннәр. Без бай түгел, ләкин торырга урыныбыз, йөрергә машинабыз бар, Аллага шөкер!.. ( Язучы “Сузуки SX4” машинасында җилдерә – авт.)

Моңарчы якыннан аралашкан булмагач, шактый кырыс, җитди кеше булып тоела иде миңа Рабит абый. Дөрес, бу сыйфатлары әңгәмә барышында да бөтенләй үк эреп юкка чыкмады. Ләкин ипигә бал ягып биргән кебек, әйтәсе сүзен еш кына юморга төреп җиткерде ул.  
...Мин киттем, ә Батулла мунчасыннан куе төтен күтәрелеп, кунаклар самавырдан чәй эчеп, Казаннан кайтасы Нурбәк белән Байбулатны көтеп калдылар.

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15


Нәзилә ХУҖИНА
Акчарлак
№ --- | 22.07.2014
Акчарлак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»