21.07.2014 Җәмгыять
Теләгән ризыкны ашыйсызмы? (Сораштыру)
Росстат Россиядә яшәүчеләрнең ничек туклануын тикшергән. Белгечләр кызык мәгълүматларга тап булган. Бүген 1990 нчы еллар белән чагыштырганда ит, яшелчә, җиләк-җимешне күп ашыйлар, сөт ризыкларына да кытлык кичермиләр. Ә менә икмәк белән бәрәңгене азрак ашый башлаганбыз.
Сораштыруда катнашкан гаиләләрнең 52 проценты: “Ни телибез, шуны ашыйбыз”, – дигән, 42 проценты: “Ашарга бар, әмма теләгәне белән ризыкланмыйбыз”, – дип җаваплаган, 4 процент кеше кайчакта ач утыра икән, ә 1 проценты, гомумән, гел ач. Шәһәрдәгеләрнең табыннары авылныкылардан аерыла, беренчеләренеке мулрак һәм төрлерәк булып чыккан. Әмма белгечләр ашаган ризыкның сыйфаты тиешенчә түгел дип әйтә. Ә сездә ничек: теләгән ризыкны ашыйсызмы, әйләнә-тирәгездә ачлыктан интегүчеләр бармы?
Айрат ФӘЙЗЕЛӘХМӘТОВ, эшкуар:
– Шөкер, теләгән ризыкны ашыйбыз. Иткә дә, балык ризыкларына да кытлык юк, ел дәвамында табында – яшелчә, җиләк-җимеш. Хәзер бит элеккеге кебек дефицит ризыклар юк. Чират торып азык-төлек алулар онытылды. Әмма бүген дә ачлыкка интегүчеләрне беләм. Казанда 5 баланы ялгызы тәрбияләгән ир яши, бик авыр тормыш көтәләр, очны очка ялгыйлар. Аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Ерак йөрисе түгел, Корбан гаете алдыннан шәһәрнең социаль ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иткәнебез булды, мохтаҗларның озын исемлеген бирәләр. Караучысы булмаганнарның хәле авыр, акчалары квартплатага китә, ашаулары каты-коты.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама районы имамы:
– 1990 нчы елларда шәкертләр буларак Коръән ашларына йөргәнебезне хәтерлим. Әле дә мәҗлесләргә барабыз, элеккеге еллар белән чагыштырганда, күк белән җир арасы – табыннар муллыктан сыгылып тора бит! Кеше баймы, хәерчеме – аерма юк, барысы да бер дәрәҗәдә ашый. Әмма кешенең нәфесе дә көчле, элегрәк ит белән икмәккә куансак, хәзер кешеләрнең кызыл уылдык белән бергә карасын да ашыйсы килә. Карын тәм-том тели. Ризык күп, әмма, кызганыч, аның кадере дә кими. Ярый, авыл кешесе үзе үстерә, җитештерә, хезмәтенең бәясен белә, үзеннән артып калганын малларына бирә, әмма шәһәр кешесе аны чүп чиләгенә чыгарып сала. Ачка интегүчеләр әллә ни юк, күп очракта пенсионерларның пешерергә мөмкинлеге булмый, җылы ризык ашый алмыйлар.
Раил ӨМЕТБАЕВ, “Татарлар” тапшыруы алып баручысы:
– Теләгәнебез табында була. Аллага шөкер, туганнарым, дусларым арасында мохтаҗлыкка интегүчеләр юк. Кибетләргә керсәң, киштәләр сыгылып тора. Әмма сыйфатлы ризык табу авыр. Без гаилә белән кышын үсемлекләрдән генә торган диета тоттык. Сәламәтлекне кайгыртып ризыклану байлар өчен генә дигән фикергә килдек. Ни дисәң дә, сыйфатлы ризык кыйммәт. Мәсәлән, соя сөтенең бер литры 130-150 сум. Ризыкка киткән айлык чыгым 2-3 тапкырга артты.
Наилә ИБРАҺИМОВА, пенсионер (Әлмәт районы):
– Кара әле, чыннан да, бәрәңге аз ашала бит! Элек кыш эчендә 5-6 капчык бәрәңгене ашап бетерә идек. Хәзер тавыкларга пешереп ашатып бетерәм. Әмма аны барыбер утыртабыз, дөнья хәлен белеп булмый! Элегрәк ул төп ризык иде, хәзер төрлесе бар. Ашау начар түгел, сугыш елларында әти-әниләрнең, абый-апаларның туйганчы ашый алмаганнарын искә төшерәм дә, шөкер, дим. 1920 нче еллардагы ачлыктан Ходай сакласын!