17.07.2014 Экология
Шешәдә сатылган “үле” сулар
Җәйге эсседә бер йотым чиста су алтын бәясенә тиң. Сусауны басар өчен бу чорда күпләр өчен пластик шешәгә тутырылган сулар иң популяр товарга әйләнә. Әмма кибет киштәләрендә сатылган суларның барысы да файдалы түгел, дип кисәтә белгечләр.
Бүгенге көндә Татарстандагы сәүдә нокталарында 80нән артык житештерүченең пластик шешәләргә тутырылган эчәргә яраклы сулары тәкъдим ителә. Әмма аларның бары тик 18 процентын гына чишмә һәм артезиан сулары тәшкил итә, калганнары – чистартылган су.
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән тикшерүләрнең нәтиҗәсе әнә шундый. Халык арасында аеруча киң кулланылган суларның сыйфатын ачыклау максатында әлеге инспекция бүген гидрогеологлар, табиблар, санитария-гигиена күзәтчелеге белгечләре, кулланучылар хокукын яклаучылар катнашында эчәргә яраклы суларга дегустация үткәрде. Инспекция җитәкчесе Игорь Марченко сүзләренчә, бу чарага 25 җитештерүченең эчәргә яраклы, минераль һәм минераль–дәвалау сулары сайлап алынган. Алар арасында Мәскәү, Төньяк Кавказ, Грузия һәм Франция предприятиеләренеке бар, Татарстаннан – икәү. Дегустациядә катнашучылар суларның тәмен татып караганчы, барлык үрнәкләр дә лабораториядә тикшерү узган. Аларда кеше организмы өчен зыянлы матдәләр табылмаса да, белгечләр бу суларның күбесеннән бернинди файда да юк, дигән нәтиҗәгә килгән. Инспекциянең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова бу уңайдан: “Җитештерүчеләр суларны чистартырга өйрәнгән, әмма аны файдалы итәргә әле өйрәнмәгән”, – дип йомгак ясый.
Казан дәүләт медицина университеты профессоры Анатолий Иванов белдергәнчә, алга киткән илләр шешәгә тутырылган судан баш тартырга омтыла. Чөнки бүгенге көндә сатуга чыгарылган суларның шактые кеше организмы өчен мөһим микро- һәм макро элементлардан чистартылган. Ягъни аларны “үле” су дип әйтергә мөмкин.
Гомумән, дегустациядә тәкъдим ителгән суларга белгечләрнең дәгъвасы зур булды: дистилляцияләнгән сыекчага тиң кайбер үрнәкләрдә эчәргә яраклы табигый суда булырга тиешле матдәләр “0” күрсәткеченә якын икәнлеге ачыкланды. Монда Франциядә җитештерелгән иң кыйммәтле сулар турында да сүз бара. Ә инде озак еллар дәвамында рекламаланган һәм сәүдә базарын бөтенләй диярлек яулап алган “Аква Минерале” суын Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бөтенләй “кара” исемлеккә кертергә карар кылды. Әлеге суга алар инде өченче тапкыр лаборатор анализлар ясата һәм башка оешмалар үткәргән тикшерүләр дә аның “үле” су булуын раслый.
Минераль, эчә торган суларның, минераль суларның пластик шешәгә тутырылуы да дөрес түгел, дип белдерә “Минресурскурорт” оешмасы директоры Эдимир Дистанов.
– Минераль-дәвалау суларын бары тик табиблар күрсәтмәсе буенча гына эчәргә ярый. Шуңа күрә алар даруханәләрдә пыяла шешәләрдә сатылырга тиеш. Ә 10-15 көннән артык куллансаң, файда урынына зыян салганын да сизми калырсың. Гомумән, пластик шешәгә тутырылган эчә торган су әйләнә-тирәдәге зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерүен онытырга ярамый, – дип кисәтә Эдимир Дистанов.
– Дөньяда кешелеккә дүрт куркыныч авыру яный дип исәпләнелә, алар – йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы, тын юллары һәм яман шеш авырулары. Бу авыруларның артында да су тора. Кеше көн саен эчкән су организмдагы күзәнәкләрнең гомер озынлыгын хәл итә. Әгәр суда минераль тозлар тиешле күләмдә түгел икән, күзәнәкләр суга туена алмый, андый су сусауны басмый. “Үле” су эчкән кеше төрле авыруларга бирешә, – дип аңлата профессор Анатолий Иванов.
Галим нәкъ менә краннан аккан суның эчәргә яраклылыгын, санитар–гигиена таләпләренә җавап бирүен ассызыклый. Монда суның йортка, фатирга еш кына иске торбалар аша килеп, берникадәр пычрануын истә тотарга кирәк, әлбәттә. Бу очракта гадәти фильтрлар ярдәмгә килә. Авыл чишмәләрендәге “каты” судан зарланучыларны да Анатолий Иванов гидрокарбонат һәм кальцийлы сулардан курыкмаска чакыра. Чишмә суларын эчкән кешенең йөрәге “таза” була, дип ышандыра ул.
– Татарстанның Казансу бассейнында сульфат минераллар күләме нормадан артып китүе мәгълүм. Балтач, Арча, Әтнә, Биектау районнары шушы суны эчә. Сульфатлар исә кеше организмы өчен зыянлы. Алар ашказанындагы тоз кислотасы белән бәйләнешкә кереп, кристаллаша һәм аларны инде организмнан чыгару авыр: ашказанында “утырып калып” гастрит, хәтта яман шешләр барлыкка китерергә мөмкин. Без үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, шушы районнарда балаларның 30 проценты ашказаны авыруларыннан интегә, – дип сөйли Анатолий Иванов.
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе төбәктәге кулланучылар арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәсе күрсәткәнчә, республика халкы аена уртача 10-15 литр су сатып ала. Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек шешәгә тутырылган су кулланса, 40 проценты краннан аккан суны кайнатып эчүен яки чистарткыч фильтрлар файдалануын, 15 проценты суны чишмәләрдән һәм коелардан алуын әйткән. Халыкның 20 проценты – сәүдә маркасына, җитештерү урынына, 41 проценты – бәясенә карый, 14 проценты – суны тәме буенча сайлый, 10 проценты – су составын өйрәнә.
Бүгенге көндә суларны фторлаштыру модасы бар. Әмма галимнәр организмны кирәгеннән артык фторга туендыру белән мавыкмаска өнди. Фтор бигрәк тә кешенең репродуктив функцияләренә тәэсир итә, дип кисәтә алар. Кеше организмына ризыклар белән кергән фтор да җитәрлек, көнгә бер әстерхан чикләвеген ашап куйсаң, көнлек норманы канәгатьләндерәсең, диләр.
Зур елгаларга, җир асты суларына бай Татарстанда исә эчәргә яраклы сулар җитештерүче предприятиеләре көннән-көн кимүе күзәтелә. Сәбәбе – базардагы көндәшлек. Моннан 7-10 ел элек 40лап цех эшләсә, бүген алар 34кә калган. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гидрогеология һәм сулар файдаланылышын көйләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Васильева сүзләренчә, республикада 20дән артык минераль су чыганагы исәпләнелә, ләкин аларның сигезеннән генә файдаланалар. Хәзерге көндә Татарстанда җир астыннан чыгарылган минераль суларны сатуга рөхсәт алган оешмаларның дүртесе генә азмы-күпме уңышлы эшчәнлек алып бара.
– Татарстанның яхшы су чыганаклары бихисап. Тәтештә ачылган чыганак үзенең сыйфаты буенча танылган Ундор тауларыннан табылган суга охшаш. Тик аның белән бүген беркем шөгыльләнми. Кызганычка, ни өчендер Татарстанда эшмәкәрләр су сатуга алынмый. Бу өлкәгә җитди игътибар таләп ителә. Югыйсә, без читтән һәм хәтта чит илләрдән китерелгән бернинди файдасы булмаган суларны эчәргә мәҗбүрбез. Үзебезнең сулар очсызрак та, сыйфатлырак та булыр иде, – ди Татьяна Васильева.
Татарстанның су ресурслары – тәүлегенә 5460 мең куб метрны тәшкил итә. Бер кешегә тәүлегенә 1,5 куб метр җир астындагы төче су туры килә. Хәзерге вакытта республика халкының эчәргә яраклы суга ихтыяҗы тәүлегенә якынча 1800 мең куб метрга тиң булуын исәпкә алганда, республика халкы җир асты сулары белән тулысынча тәэмин ителгән. Шулай да бүгенге көндә Татарстанда эчкән суларның 20 проценты гына – җир асты сулары, калган 80 проценты – җир өстендәге сулар. Казан, Алексеевск районы җир өстендәге сулардан файдаланса, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнар су ресурларына бик ярлы.