|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2009 Авто
"ТЕХНИКА ТУРЫНДА ИШЕТСӘ, ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙ"Авылыбыз зур булганлыктан, “Чынлы” күмәк хуҗалыгы якынча 200-250 ләп йортны үз эченә алган өч бригадага бүленгән. Һәркайсының үз җире, техникасы, бригадиры дигәндәй... Әле соңгы елларда гына дүртенче бригада да барлыкка килде дияр идем. Монысы инде колхозныкы түгел. Гагарин урамында гомер итүче Гөлсинә апа һәм Әгъзам абый Ибраһимовлар гаиләсендә техника элек тә күп иде. Ә соңгы елларда алардагы транспорт саны тагын да үсте. Моның белән бергә Әгъзам абыйның кешеләргә хезмәт күрсәтүе дә артты. Авыл халкының бәрәңгесен утырта, бакчасын сукалый, печәнен чаптыра, буразна сыза... Инде он тарттыру җайланмасын – тегермәнне дә кечкенә тракторына көйләп җибәргән. Ташландык хәлдә яткан иске-москыны җыеп, хезмәт күрсәтердәй техника барлыкка китергән.
– Техниканы кечкенәдән яратам. Шулар янында казыну, ватыкны төзәтү, юк әйбердән бар ясау күңелемә якын. Аннары аларның гаражда тик ятмавы икеләтә яхшы. Халык гел мөрәҗәгать итә, заказларны бик еш кабул итәм, – ди Әгъзам абый.
Әгъзам абый хезмәт юлын 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 16 яшендә туган авылы Кече Чынлыда тракторчы ярдәмчесе булудан башлый. Шуннан инде кулыннан руль, тимер-томыр төшми. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, колхозга сөт ташучы булып урнаша. Бу урында 17 ел эшли. Аннан колхозчыларны эшкә йөртә башлый, соңрак янгын сүндерү машинасына күчерәләр. Һәм Әгъзам абый лаеклы ялга чыкканчы шушы урында хезмәт итә.
Ә трактор җыю, техника коллекциясе булдыру белән ул чын-чынлап пенсиягә чыккач мавыга. 2005 елда өенә эшкә яраксыз, ташландык хәлдә булган тракторлар алып кайта. “Бизнесы” шуннан башлана.
Бүген аның әллә ике, әллә өч гаражында, бакчасында, капка алдында, кыскасы, кая карасаң, шунда техника тора. “Т-25” (монысы икәү) һәм “МТЗ-80” тракторлары, “Волга” машинасы, “УАЗ”... Болары – мин күргәннәре. Һәр техниканың үз вазыйфасы. Мәсәлән, “Т-25”кә бәрәңге утырту, алу, буразна сызу-өю, сабагын чаптыру, тегермән – он тарткыч җайланмалары көйләнгән булса, “МТЗ-80” тракторы белән шулай ук бәрәңге утырта һәм ала, сабагын чаба, җиргә культивация ясый, печән чаба.
– “Т-25” тракторының берсе бик иске иде. Запчасть сатып алып, сүтеп яңадан җыйдым. Бәрәңге утырту өчен генә саклап тотам. Тракторымның монысын бик мактыйлар. Кечкенә бит, җирне әллә ни каты таптамый. Заказлар гел була. Кышын тегермән тарттырырга чакыралар, җәен исә кайтып та кермим. Печән, бәрәңге...
Тегермән булдыруым аеруча олы яшьтәгеләр өчен отышлы. Бер капчыгын 15 сумга тарттырам. Тегермәнгә үзләре алып чыкса, мәшәкате күп бит: техника табасы, бензин саласы, капчыкны күтәрәсе-төшерәсе, чират көтәсе, шулай ук акча түлисе... Ә мин өйләренә киләм. Кем акча бирә, кайсылары иген... Ничек мөмкинлекләре бар, шулай түлиләр. Үзебездә генә түгел, Чүпрәленең Хорновар-Шигали, Уби, Шәйморза һ.б. авылларыннан да шалтыраталар, кайберәүләр хәтта өйгә килә. Әле алай гына да түгел, Буа районының төрле авылларыннан да хезмәт күрсәтергә чакыручылар бар. Бик теләп барам. Акчасы да була, үзем җыйган техниканың файдасын да күрәм. Димәк, хезмәтем әрәм китми, – ди Әгъзам абый.
Бүген Әгъзам абый лаеклы ялда. Аңа 62 яшь. Тик ятуны яратмый ул. Машинаның, техниканың һәр нечкәлеген белә.
– Машиналарын төзәтүне сорап та өйгә килүчеләр күп. Гаебен тиз табам. Үземнең юлда, әйтмәгәнем булсын, шул гомер бер тапкыр да сүнеп, туктап калганым юк. Һәркайсын гел карап, тәртиптә тотам. Хәтта кайберәүләрнең машина моторларын да ясап җибәрәм. Төрле детальләр табып, “вездеход” та җыйдым. Анысын Чувашстаннан ук килеп, агач тарттырырга бик яхшы булыр дип, сатып алып киттеләр.
Бөтен инструментлар өйдә бар. Күп очракта олы улым Альберт булыша. Техниканы бик әйбәт белә. Тимерне кыра, эретеп ябыштыра. Аның да үз тракторы – “МТЗ-80” бар. Шулай ук бәрәңге утыртып халыкка түләүле хезмәт күрсәтә. Үзе алдынгы комбайнчы, – ди Әгъзам абый. Альберт абый гына түгел, Әгъзам абыйның кече улы Марат, кияве Фәнис Вәлиев, оныгы Ленар да техника өчен туган кешеләр диярсең. Барысы бер тирәгә тупланган. Бер-берсеннән ерак та яшәмиләр. Фәнис абыйның озак еллар алдынгы комбайнчылар исемлегеннән төшкәне юк, гел призлы урынга лаек була. Ә улы Ленар (10 нчы сыйныф укучысы) 9 яшьтән инде әтисенең ярдәмчесе булып йөри. Әле оста ди-джей да.
– Гомер буе эш яратып яшәдек. Иренмәдек, – дип сүзгә кушылды Гөлсинә апа. – Каенанам Мәмүрә (88 яшь) балаларны карады, аш пешереп, өйне җылытып, һәркөнне якты йөз белән каршы алды. Йортта гел кеше булганга, шулай чабып эшләнелгәндер инде. Әгъзам белән фермадан кайтып кермәдек. Декрет ялына бер тапкыр да туктаганым булмады. Балаларыбызга белем бирик дип тырыштык. Хәзер барысы да тормышта, үзебездән ерак түгел, күршедә генә диярлек торалар. Киленнәрдән (Гөлнара белән Рәсимә) уңдык, дус яшибез.
Эш бүлешкән юк. Бервакыт киленнәр дә, улларыбыз да эштә чак. Әгъзам белән кайтышларына бәрәңгеләрен утыртып куйган идек. Эшсез тормыйбыз. Сабан туеннан соң икәүләшеп болынлыктан печән чаба башлыйбыз. Эшләп кеше үлми. Малны да мулдан асрыйбыз. Авыл җирендә акчасы ярап тора. Хәзер тормышлар тыныч, Аллага шөкер, байлык бар. Әгъзам абыеңны чакырып кына торалар. Акчаны яхшы эшли.
Элек кыенрак иде. Менә бу таш өебезне 1972 елда Әгъзам абыең белән икәү өеп бетердек. Түзем булынган инде. Эштән аңардан бераз гына иртәрәк кайтып, измә ясап куям. Караңгыга кадәр икәү эшләп, иртәнге сәгать 4 тә торып, тагын колхозга чаба идек. Кул көче белән бергәләп җыйган кадерле була, – ди Гөлсинә апа.
– Әти техника турында ишетсә, йоклый алмый, тизрәк күрәсе, карыйсы, тикшерәсе килә башлый. Бервакыт газетадан белдерү укыган. Иске “Т-16” саталар икән. Яшенле көн. Яңгыр чиләкләп коя. Тормыш иптәшем Фәнискә килгән, сиңа алыйк, җыешам, ди. Ул алмагач, шул яңгырда барып, әле бит үзебезнең авылда да түгел, 8 мең сумга Альбертка кайтарып бирде. Скелет иде ул “Т-16” дигәннәре. Бернәрсәсе юк. Кабинасы гына дисәң дә була. Шуны икәүләшеп әтиле-уллы җыйдылар, йөрерлек хәлгә керттеләр. Инде сатарга да була, – ди Альбина апа, көлеп.
“Т-16” дигәннәре азык ташу өчен бер дигән икән.
Әгъзам абый белән бүленә-бүленә генә сөйләштем. Өйләрендә минут саен телефон шалтырый. Тегермән тарттырырга чакыралар үзен. Берсенә дә юк дими. “Сиңа Вазыйхлардан соң сәгать 4 тә, сиңа 5 тула 15 минутта килеп җитәм”, – дип, графикны булдырып кына тора. Эһе, мәйтәм, өч йортка заказ бар, 10 ар капчыктан булса да, 1-2 сәгать эчендә Әгъзам абый 500 сум эшләп ала икән, дим. Эшләсен! Хәләл көче белән җыйган техникасының игелеген, файдасын, рәхәтен күрсен. Халыкка да җайлы бит. Чакырттың, менеп җитте. Кемгәдер ялынасы, капчык күтәрәсе, җир казыйсы һәм башка мәшәкатьләр дә юк.
Лилия ЙОСЫПОВА Чүпрәле районы |
Иң күп укылган
|