17.07.2014 Медицина
Донор булу маҗаралары
Донор канына гел кытлык барлыгын беләбез, әмма кан тапшырырга вакыт җитми яки үзебез куркабыз. Шулай да балачакта авыр чирләр белән интекмәдем, сәламәт тормыш алып барам бит дип уйладым да тәвәккәлләдем. Өстәвенә, Казанда кан бирү үзәгенең яңа бинасы ачылды. Котлап, ничек эшлиләр икәнен тикшереп килим, дидем.
Бик озак әзерләндем бу адымга, бөтен Интернетны “актарып” чыктым, кемгә кан бирергә ярый, нинди таләпләр булганын кат-кат укыдым, диета тоттым.
Исем-фамилияне амбар кенәгәсенә язып куймыча, аякка капчык кидертмичә бусагадан уздырмыйлар. Бахиллар, мәчетләрдән аермалы буларак, бушка. “Ресепшен”да татарча эндәшкәч, җиңелчә “паника”га биреләләр, аннары татарча белгән Ландыш туташны табып китерәләр. Беренче килгән кеше буларак, анкета тутырттыралар. Барлык сорауларга да җентекле җаваплар таләп ителә. Дулкынланганга күрә аны өч тапкыр яңадан яздым. “Ресепшен”дагы Ландыш: “Миңа карагыз”, – дип әйтте дә кисәтмичә “шалт” итеп фотога төшерде. Бу мизгелдә күңел корты аваз салды: “Исәр, матур чыкмадың бит инде...” Мин арабыздагы диалогны дәвам итәм: “Соң кисәтмәде бит, аннары скайпка тоташтыра торган элеккеге бәләкәй камераның минем чибәрлеккә көче җитмәгәне аңлашыла. Гаеп миндә түгел, пиксельдә!” – дип җавап бирәм кортка. Ландыш тоттырган кәгазьгә карыйм: үзебезнең урам чүплегендә казынган сукбай Нинка кыяфәтендә чыкканмын.
“Дыши ровно!..”
Тиешле кабинет ишеге төбенә барып утырдым. Бүлмә ишеген зур итеп ачкан терапевт Федотов, кан бирер алдыннан кешене тикшереп, фатиха бирергә тиеш. Табиб абый телгә бай, ачык күңелле булып чыкты, өстәвенә футбол фанаты да икән әле. Йокысыз төннәр үткәргән чагы. “Проходите, садитесь. Настроение паршивое, голубушка... Ой как слабо играют наши. Смотрели? Ой, стыд-то какой. Пульс? Аха, в норме... А испанцы-то, испанцы... Это ж надо! Ведь обидно так вылететь. Дыши ровно, проверим давление. А ведь какая сильная команда!.. Голландцы с немцами – красавцы! Группу, резус свой знаете? Выиграет наверняка Германия. Дорогааааая Римммммааа Рашитовна, да вы у нас ценный кадр! Да вас беречь надо, с такой-то кровью, да с такими показателями! Я сам лично вас провожу до лаборатории...” Мәйтәм, ишекне ачып калдырмаганмын, мине ачуланган апайлар моны ишетер иде, ичмасам! Йә инде, “ценный кадр” ди бит, теленә бал да май. Өченче төркем, “отрицательный” резуслы кешеләргә мөнәсәбәт икенчел, базага керткәч, чакыртырга да мөмкиннәр дип аңлаттылар.
Анализдан соң кан яраклы дип табылды. Моңардан соң туп-туры буфетка! Әле ашаталар да икән, дип донор паегын актарам: 3нче санлы икмәк заводының 3 печеньесы, бер пакет арзанлы “Гита чәе”, шикәр. Шикәр Буаныкы түгел. Баллы чәйдән соң кан алу җиңелрәк, дип аңлаталар.
Тамакны ялгагач, икенче катка менәсе. Анда тулы бер “операцион зона”. Явыз микробларга каршы көрәшү йөзеннән аякларга тагын бер кат капчыклар кидертәләр. Ике катлы бахиллар киеп махсус бүлмәдә кулларны беләкләргә кадәр сабынлап юасы. Үзеңне операциягә әзерләнгән хирург итеп хис итәсең.
Зарланмыйлар
Соңгы стадия: берничә махсус уңайлы кәнәфи урнаштырылган зур бүлмәгә озаталар. Берьюлы берничә кеше кан бирә алырлык итеп эшләнгән. Әлфия ханым кан бирергә килүемне, аркадан сөймичә генә мактады. Барлык җиһазлары да яңа, минем каршыда барысын да ачты, күрсәтте. Борчылырга урын юк, тынычлан дим, үз-үземә. “Бөтен әйбер дә уңайлы, җырлап эшлисе генә. Моңа кадәр төрле биналарда утыра идек, кулланган җиһазлар да искерәк иде, ә биредә зарланырлык түгел”, – ди ул. Министр Гадел Вафинны искә алмады, әмма эчтән генә аңа рәхмәтләр укыганы сизелә.
Кан үтә күренмәле капчыкка тутырыла, ул үлчәү кебек бер әйбер өстенә урнаштырыла, анысы әле бер якка, әле икенче якка селкенеп утыра. 350 мл тулгач, ул аппарат автомат рәвештә үзе сүнә. Артык канны суырмый. Моңа 6-7 минут китте. Әлфия апа процедурадан соң ял итәргә, күп итеп су эчәргә, витаминнарга бай ризык ашарга киңәш итте. “Тагын килегез, авыру кешеләргә кан бик кирәк”, – диде. Анысы да ике айдан соң гына булырга мөмкин. Канны елына дүрт тапкыр бирергә ярый.
“Операцион зона”дан аскы катка төштем. “Дорогая вы наша, Римма Рашитовна” абыйсы, әкияттәге кебек пәйда булып, мине кассага озатты. Кан бирү бушка түгел. Акча түләделәр: 300 сум. Бәрәкәт өстенә бәрәкәт дигәндәй, моңардан тыш “Бу кеше тагын бер көн ял итәргә хокуклы” дигән кәгазьгә мөһер суктылар. Бусы дәүләт системасында эшләүче кешегә бигрәк тә кадерле, ялларга өстәмә бер көн бүләк ителә.
Берничә көннән, шалтыратып, кан анализлары турында тулырак мәгълүмат алып була диләр. Шикәр югарымы, юкмы, холестерин күрсәткәчен белеп тору начар түгел бит?! Менә касса янында гына уңайсыз. Акчасын алырга торганда кан биргән кеше, хәле китеп, егылырга мөмкин. Ә утырырлык кәнәфи юк, кәнәфиен дә куяр идең, урыны тар. Кассир бүлмәсеннән атылып чыгып тотып алуына да өмет юк, ул чыкканчы кеше егылачак. Үзем алай, шөкер, начар хис итмәдем, әмма утырып торырга урын табып ярты сәгать ял иттем. Ни генә булмас!
Моңа кадәр кан бирүчеләрнең аудиториясен эчкече дә акчага интегүче студентлар тәшкил итә дип уйлый идем, ялгышканмын. Кыяфәткә бик матур кешеләрне генә очраттым. Алар арасында минем кебек беренче тапкыр кан бирергә килүчеләр дә, тәҗрибәлеләре дә бар.
***
Ник яздыммы моны? Мине һәрвакыт курку били иде, пычрак корал кулланырлар, берәрсе ялгышыр дип шикләнә идем. Әмма куркырга сәбәп юк икән. Кан тапшыру ул – кемнеңдер тормышын коткарып калу, сәламәтләнүенә өлеш кертү. Саваплы эш бит бу, аны башкаргач, күңелгә рәхәт! Яхшы кешемен икән дигән уй белән яшәү күпкә җиңелрәк. Сез дә сәламәтлегегезгә зарар килерлек сәбәп юк икән, барып кан тапшырыгыз. Авыр түгел бит!