17.07.2014 Медицина
Гадел Вафин: Табибларга итагатьлек җитми
Республиканың “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов соңгы арада профильле министрлык түрәләре белән очрашулар оештыруны гадәткә кертте. Рәсмилектән тайпылган бу чараларда кунаклар четерекле сорауларга да җавап бирүдән тартынмый, үз өлкәләрендәге проблемаларны да уртага салып сөйләшәләр. Соңгы очрашу Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында узды.
- Безнең министрлык соңгы арада телдән төшми, – дип башлады сүзен министр. - Монда сезнең – журналистларның да өлеше зур. Әлбәттә, эшчәнлектәге җитешмәгән якларны без үзебез дә беләбез, төзәтү юнәлешендә эшне җәелдердек, шулай да хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап.
Мәсәлән, беренче чиратта, табибларның авырулар белән аралашу культурасы канәгатьләндерми. Сүз дә юк, аларның һөнәри осталыкларына тел-теш тидерерлек түгел, ләкин менә авыруларның үзләре яки туганнары белән аралашкан вакытта күп табиблар дорфалыклары аркасында тәнкыйтькә дучар була. Матбугатта чыккан тискәре мәълүматның 80 проценты нәкъ менә шул сәбәпле күпертелә, дип саныйм. Табиблар һәм авырулар арасында бу аңлашылмаучанлыкның сәбәбе, нигездә, бик гади. Мәсәлән, авыру өчен табибның ышанычлы, итагатьле, кешелекле булуы бик мөһим. Ә табиб авыруның анализларына карап “аралаша”: андагы динамика, нәтиҗәләргә карап ул пациентның халәтен тикшерә.
Бер очракны гына мисалга китерим. Әгәр табиб 3 сәгатьлек катлаулы операция ясагач, ишек төбендә түземсезләнеп көтеп торучы пациентның туганнарына дорфа итеп берәр сүз ычкындырса, аның бөтен куйган хезмәте юкка чыга. Гәрчә ул авыруны коткарыр өчен кулыннан килгән эшне тулысынча башкарган булса да. Табиб-авыру мөнәсәбәтләрен өйрәтергә кирәк, инде күп клиникаларда стрессларны тотрыклы кичерергә, клиент белән эшләргә өйрәтүче тренинглар да уздырыла. Мин моны зур проблема икәнлеген тагын бер кат искәртәм. Без табибларны өйрәтәчәкбез, ә өйрәнмәгәннәренә җәза кулланачакбыз.
Мәсәлән МКДЦда елына 1300ләп уңай фикер калдырганнар, ә тискәре фикерләр 6-10 гына. Әлеге нәтиҗә нәкъ менә максатчан эшчәнлеккә корылган. Сүз уңаеннан, министрлыкта табиның үз-үзен тотышын, йөз-кыяфәтен билгели торган кагыйдәләр “кодекс”ы булдырылды. Мәсәлән, анда табибтан тәмәке исе килмәскә, алтын чылбырлар булмаска, прием вакытында телефоннан сөйләшмәскә тиеш кебек кагыйдәләр язылган. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова исә бу кагыйдәләрне бөтен ил буенча куллану мөмкинлеген дә әйтте.
Соңгы араларда табиблар матбугат чараларында тискәре герой образында еш яктыртыла. Әлбәттә, табиб һөнәре турыдан-туры үлем очраклары белән бәйле, тик барлык гаепне дә табибка аударып калдыру, минемчә, гадел түгел. Җитмәсә, суд карары булганчы ук инде табибны гаепле итеп калдыралар. Әйе, һәрбер үлем очрагыннан соң җинаять эше ачыла, тикшерү алып барыла, тик аның күбесендә табибның гаебе кире кагыла. Шуның өчен судның нәтиҗәсе булганчы табибка нахак гаеп тагу дөрес түгел.
Шәхсән үземә килгәндә, мин даими рәвештә анализлар биреп торам. Соңгы диспансеризацияне әле 3 ай элек кенә үттем. Тәмәке тартмыйм, алкоголь кулланмыйм, дөрес тукланырга тырышам. Барыбыз да сәламәт булыйк!