16.07.2014 Милләт
Хаталы Казан – 3
Казандагы хаталы элмә такталар, урам исемнәре язылган алтакталар – татар журналистлары өчен мәңгелек тема булыр, ахрысы. Язабыз, язабыз, әмма нәтиҗәләр генә әллә ни куандырмый диярлек.Һәрхәлдә үземне.
Шулай да берничә ай элек “ВТ” төртеп күрсәткән Декабристлар урамындагы хаталы элмә такталарга бик тиз игътибар иттеләр, аны шунда ук алыштырдылар да. Әмма эш бер йорт белән генә чикләнми шул, “Декабристов урамы” дигән такталар башка йортларда калды. Аны да һәрберсен аерым атап язуны көтәләрдер, мөгаен. Урам күрсәткечләрен искедән яңага күчерү чираты үзәктән ерак булган Коләхмәтов урамына да җиткән. Матур итеп эшләнгән. Әмма тагын хаталы бит! “Коләхмәтов урамы” урынына “Кулахметов урамы” киткән.
Дәрвишләр бистәсендә, гомумән, чуарлык. Кем нинди элмә такта эләсе килә, шуны беркетә. Анда Тынычлык урамы бар. Урамның бер ягында “Тынычлык урамы” дип язылган, әмма каршы якка чыксаң – “Мир урамы” дигәнгә тап буласың. Кайсы дөрес? Шул ук бистәдәге “Главная” урамы белән дә мәзәгрәк хәл. Тәрҗемә кыенлыклары монда да күзгә бәрелеп тора. Бер йортта татарча варианты “Баш урам” дип бара, икенче бер өй диварында “Төп урам” дип язылган.
Казан шәһәре мэриясе каршында эшләүче топонимика комиссиясе белгече Гүзәл Сафиуллина Дәрвишләр бистәсендәге язмаларның, гомумән, дөрес булмавын әйтә. “2014 елның гыйнварында без Казандагы урам исемнәренең реестырын булдырдык. Урамнарның русча варианты, татарчага тәрҗемәсе язылды. Барысы да кат-кат тикшерелде, аңа таянып эшләргә була. Әмма бик сирәкләре генә аны куллана. “Төп”, “Баш”, “Тынычлык” урам исемнәре юк, алар “Главная”, “Мир” урамнары дип расланды. Алар үзгәрешсез кала. Ә Коләхмәтов урамына кагылышлысы, чыннан да, хата . Хаталар күрсәтелә, әмма ТКХ идарәләрендә безгә: “Аларны төзәтергә акча юк”, – дип җавап кайтаралар. Аларга исә басым ясарга вәкаләтебез юк. Ә чынында урам исемнәре язылган элмә такталарны эшләүче ширкәтләр шул реестрга таянып эш итәргә тиеш, кирәк икән, безгә дә мөрәҗәгать итә алалар. “Город” ширкәте генә безнең белән килешеп эшли, алар җаваплы карыйлар, калганнары үзенчә эш итә”, – дип сөйләде ул.
Барысы да бар, хәтта стандарт та ясалган, тәрҗемә итәрлек белгечләр дә җитәрлек, әмма эш системага салынмаган. Кемдер үз белдеге белән эшли дә элә, аны белгечләргә күрсәтү юк. Димәк, алар кая мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге турында хәбәрдар түгел. Камчылап торган, хаталар өчен шелтәләп торучы җаваплы дәүләт органы да юк. Барысы да кемгәдер сылтый, акча юк дип, авызны томалый.
“Халык контроле” порталы бар, мөрәҗәгать итегез, диләр. Элмә такталардагы хаталар турындагы гаризалар карау, татар телендәге язуларда хата төзәтү эшенә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җаваплы. Әмма алар да дилбегә бер кулда булырга тиеш дигән фикердә, хаталы алтакталар хуҗаларын “камчылап” булмый диләр. Институтның лексикография бүлеге мөдире, галим Айнур Тимерханов “ВТ”га: “Элмә такталардагы хаталар турындагы гаризалар безгә җибәрелә. Безнең төп механизм – хат язу һәм шалтырату. Әмма кайвакыт бу чаралар гына җитми. Кайчак, хатагыз бар, андагы язуларны үзгәртергә кирәк дип кабат-кабат мөрәҗәгать итәбез, ә алар: “Бу элмә такта граниттан эшләнгән, аны кыйммәт бәягә Германиядән алып кайттык, текст уеп язылган”, – дигән җавап алабыз. Бу очракта без көчсез булып чыгабыз, аларга басым ясый алмыйбыз”, – дип сөйләде.
Яхшы якка үзгәрер өчен бары теләк кенә кирәк кебек. Бу җәһәттән уңай мисаллар бар. Россиядә ике дәүләт теле булган төбәк бер Татарстан гына түгел. Башкортстанда да – ике дәүләт теле. Күрше республика дәүләт телләре турындагы законны бездән соң кабул итте.
Татарстан боларны канунлаштыруның авыр юлын беренче булып узды, бу зур уңыш иде, әмма законнар була торып та, аларны эшләтеп җибәрә алмавыбыз – зур кимчелек. Уфада да хаталар очрый, әмма бу күп очракта шәхси ширкәтләрнең алтакталарында була. Ә шәһәр, муниципаль берәмлекләр, дәүләт органнарына караган элмә такталарда, шул исәптән урам исемнәрендә хаталар юк. Уфада җиде район, аерым шәһәр хакимияте бар. Шул җиде район хакимиятенең һәрберсендә топонимика, терминология бүлекләре эшли. Ә Уфа хакимиятендә мәгариф идарәсенә караган тел сәясәте бүлеге бар. Менә шушы бүлекнең мөһере булмый торып, шәһәрдә бер генә элмә такта да эленми. “1999 елдан бирле тел сәясәте буенча комиссия эшли, ә 2007 елда шәһәр, район хакимиятләрендә топонимика, терминология бүлекләре булдырылды. Безнең бүлектә биш кеше хезмәт куя, барысы да – югары белемле лингвистлар. Һәрберебезнең эш өстәлендә 2009 елда басылган “Русско-башкирский словарь названий улиц, городов Республики Башкортостан” китабы ята. Шуңа нигезләнеп эшлибез”, – дип сөйләде безгә Уфа шәһәре хакимиятенең тел сәясәте бүлеге баш белгече Зөлфия Муфазалова.
Зөлфия ханым хаталар ычкынгалавын яшермәде. “Була андый хәлләр, әмма бездә җәмәгатьчелек тә бик актив. Хатаны күреп алалар икән, шунда ук йә шалтыраталар, йә Интернет аша язалар, без шунда ук җаваплы кешене табып, хатаны төзәтәбез“, – диде ул.
Европада берничә дәүләт теле булган илләр бар, шуларның берсе – Швейцария. Биредә ике дәүләт теле – алман белән француз. Шушында яшәүче татар галимәсе Диләрә Сөләйманова, дәүләт структураларында хезмәт куючыларның барысы да ике телне дә камил белергә тиеш, дип әйтә.
“Дәүләт институтларында махсус комиссияләр эшли, элмә такталардагы текстларны тикшерә, аларның ике телдә дә дөрес язылышын тәэмин итә. Белгечләр тикшермичә, аларны эләргә рөхсәт юк. Хосусый ширкәтләр үзләренең дәрәҗәләрен төшерергә теләми икән, хатасыз язар өчен текстны җиде тапкыр тикшерә. Монда бит көндәшлек принцибы эшли. Французча язганда хата җибәрдең исә, син көндәшләреңнән берничә адымга артта каласың дигән сүз. Шуңа күрә шәхси ширкәтләр тәрҗемә белән шөгыльләнүче контораларга яки редакцияләргә мөрәҗәгать итә.
Тәрҗемәчеләр хата җибәрә икән, алар йә лицензиясез кала, йә клиентлар алар белән эшләүдән баш тарта. Штрафлар юк, аңа кадәр җитүгә юл куелмый. Хата китә икән, күреп алсалар, уңайсызланалар, гафу үтенәләр һәм шунда ук дөрес язылган элмә тактага алмаштыралар”, – дип аңлатты ул безгә.
Бездә, аеруча Казанда бу эшнең системага салынмаганлыгы көн кебек ачык. Югыйсә ТКХ башлыкларын, урам исемнәрен язучы ширкәтләрне акылга утыртыр өчен бер өстәл сугу да җитә кебек. “Эшлекле дүшәмбе”дә, менә фәлән оешма, аның җаваплысы – шул, аның рөхсәтеннән башка беркем дә берни элми дип әйтелсә, аңламаслармы?!
Без барыбыз да Казанны яратабыз һәм аның гел үсә баруына сөенәбез, әмма татар кешеләре буларак, башкалабызда татар теленең аксавын теләмибез. Татарстанда, Казанда бер тәрҗемә үзәге булырга тиеш һәм аларга текстларны тикшерү, төзәттерү вәкаләте дә йөкләнсен. Һәр хатаны аерым кеше фотога төшереп бетерә алмый, алар күп, адым саен. Безгә аларны булдырмау ягын кайгыртырга кирәк! Бөтен шәһәргә хезмәт күрсәтә алырлык бер үзәк булдыру – республиканың да, мэриянең дә кулыннан килә торган эш. Шөкер, рус, татар, инглиз телләрен бертигез камил белүче лингвистларга кытлык юк. Татар теленә битараф булмаучылар да шактый, Казан түрәләренә аларның да ярдәме тияр иде. Иҗтимагый шура төзеп, Казан шәһәре түрәләре белән бергә тикшерү рейдлары оештырылса, эш күпкә тизләнер иде.