13.07.2014 Җәмгыять
Яшьләр һөнәрне үзләре сайларга тиешме, ата-аналарымы? (Сораштыру)
Яшьләр һөнәрне үзләре сайларга тиеш. Россиялеләрнең күпчелеге (86 процент) шулай дип саный. Алар фикеренчә, баланың әти-әнисе юлыннан баруы түгел, мөстәкыйль фикер йөртеп, үз тормыш юлын үзе табуы кулай. Әлеге фикерне яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә хуплаган. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә хәбәр ителә. Ә сезнеңчә, баланың ата-ана юлын сайлавы кулаймы?
Рабит БАТУЛЛА, язучы:
– Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Әлбәттә инде, ата-ана баласын үзенә охшатып тәрбияләргә тырыша. Ул шулай булырга тиеш тә. Күп илләрдә нәселдәнлек һөнәрен дәвам итү бар. Әйтик, аталы-уллы язучы Дюмалар, музыкант Ойстрахлар. Бездә Сәлимҗановлар, Бикчәнтәевләр династиясе бар. Нәсел һөнәрен үзләштерү бик яхшы нәтиҗә бирә. Ләкин бу кешеләр балаларын үзләренең юлын сайласын дип тәрбияләмәгән. Ә бәлки, бала гаиләдә шул һөнәргә гашыйк булган, аны үзе сайлаган. Үзенең һөнәрен ирексезләп тагучылар да бар. Бу очракта ул драмага әйләнә инде. Ата белән бала каршылыгы туа. Ата-ана юлыннан барыргамы, юкмы икәнен бала үзе сайлар ул.
Резеда САФИУЛЛИНА, галимә:
– Минемчә, бала ата-анасы юлын сайламаска тиеш, диючеләрнең күпчелеге үз тормышларыннан канәгать булмаучылар. Өлкән буын вәкилләре арасында хәзерге вәзгыятьтән канәгать булучылар аз. Чөнки илдә кискен үзгәрешләр булды, күбесе моңа әзер түгел иде. Шуңа алар үзләрен хәзерге тормышта адашкан итеп тоя, дөрес юл сайламаганбыз, дип уйлый һәм балаларының башка юл сайлавын тели. Үземә килгәндә, минем әнине (җырчы Гөлзада Сафиуллина. – ред.) дөрес юл сайламаган кешеләр рәтенә кертеп булмый. Ә мин кечкенәдән китап корты булдым, гыйлемгә, китапка, журналистикага бирелгән идем. Бу очракта сәләт тә роль уйный, билгеле. Башта журналистиканы сайладым, соңрак фән юлына кереп киттем. Бу һәр кеше өчен индивидуаль. Улым, мәсәлән, табиб булырга әзерләнә. Ә кызымның сәләте бар, сәнгатьне, иҗатны ярата, әбисеннән күреп, җырчы булырга тели. Аңа, яраткан шөгыле белән беррәттән, университетта төпле белем алырга киңәш иттем. Әти-әнинең киңәшенә, әлбәттә, колак салырга кирәк, әмма бала үз юлын үзе сайларга тиеш.
Айгөл БАРИЕВА, җырчы:
– Мин сәхнә артында үстем, әти 5 яшьтән бирле үзе белән барлык гастрольләргә йөртте. Үземне кечкенәдән бары артист буларак күрә идем. Әмма әти дә, әни дә моңа каршы булдылар, укытучы булуымны теләделәр. Шуңа күрә 5 ел мәктәптә укытып карадым. Әмма сәхнә барыбер үзенә тартты, әти юлын сайладым. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгу да әти белән булды. Ул миңа дәресләр бирә, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга икәнен өйрәтә иде. Ул дәресләр миңа бик күп файда китерде. Әле дә киңәшләрен тотам.
Ирек СӘМИГУЛЛИН, аспирант:
– Күпчелекнең фикере белән килешмим. Баланың ата-анасы юлыннан китүен хуплыйм. Чөнки бу очракта, беренчедән, югарырак нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге зуррак. Әти-әниең сине үзләре ясаган хаталардан йолып кала ала, син бу юнәлешкә тирәнрәк үтеп керә аласың. Икенчедән, ата-ана белән мөнәсәбәтләр кору да җиңелрәк була.