поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.03.2009 Ир белән хатын

ТАТАР ИРЕ НИЛӘР КҮРМИ...

Мине ир-атларның бүгенге язмышы борчый. Үз фикерләремне җиткерим әле. Язмам бәлки катырак та чыккандыр, ләкин бу өлкәдә инде әллә кайчан чаң сугарга вакыт, дип саныйм. Һәм ирләр мине ирләрчә аңлар дип уйлыйм.

Беркөнне эш буенча танышыма бардым. Ләкин ул  сөйләшенгән вакытка кайтып җитмәгән иде. Шулчак күрше фатирдагы шау-шуга игътибар иттем. Татарча сөйләшәләр, дөресрәге кычкырышалар. Тыңлый торгач шул аңлашылды: ир ун көн буе командировкада йөргәндә хатынының бар пешергәне дуңгыз ите булган. Хатын дуңгыз ите белән корсагын тутырганда аның шәригать кануннары буенча яшәүче каенанасы – авылдан улына яшәргә килгән әби ач торган. Ир белән хатын сүгенә-сүгенә кычкырыша, ә әби ыңгырашып: "Туктагыз инде, җитәр инде!.." – дип инәлә.

 

Бераздан әлеге фатирдан 45-50 яшьләрдәге, киенгән-ясанган, бит алмалары кызарып торган хатын чыкты. Минем белән бик мөлаем гына елмаеп исәнләшкән иде, үз-үземне белештермичә яңа гына үз авызыннан яңгыраган "биш катлы сүзләрне"  аның чыраена бәрдем һәм артыннан лач итеп төкереп калдым.  Авыр, бик авыр кичерәм мин картаеп, хәлсезләнеп беткән әниләрнең рәнҗетелүен. Гаиләдә каенана белән киленгә бер түбә астында яшәве авыр. Алар талашалар, сөйләшмичә йөриләр, килешәләр, тагын әрләшәләр... Мондый өйдә төп авырлык ир-атка төшә. Һәм мондый гаилә бары тик каенана көчле хатын булганда гына тату яши ала. Шуңа күрә мин картаеп баручы әниләргә мөрәҗәгать итеп, әгәр матди мөмкинлегегез һәм көчегез бар икән, килен белән улыгыз "рәхәтендә" яшәргә бик ашыкмагыз, дияр идем.

 

Хатын-кызларның бер гаиләдә тату яши алмауларына берничә сәбәп бар, минемчә. Беренчедән  гаилә башлыгы, гаиләне тәэсин итеп торучы ир-атның гаиләдәге статусын совет заманында "ике җенеснең бердәй тигез хокуклылыгы" белән тигезләп күмеп куйдылар. Ирләргә үзләрен көчле шәхес итеп тою хисе бирә торган күп ача эшләү мөмкинлеген бетерделәр. Монда мескенләнү юк. Урлашмый, алдашмый-харәмләшми генә намуслы хезмәт белән эшләп баю мөмкинлеге чикле. Мин үзем намуслы хезмәт юлын "а" хәрефеннән "я" хәрефенә кадәр үттем. Себерләре-вахталары, икешәр эштә эшләүләр, тир түгүләр... Кулымны күкрәгемә куеп әйтәм, бездә физик хезмәт беркайчан да бәяләнмәде дә, бәяләнмәячәк тә.

 

Мин-минлекләре көчле туташлар һәм ханымнар барлык теләкләрен тормышка ашырып бетерә алмыйлар да, дөньяның барлык гөнаһларын ирләренә тагарга ашыгалар. Нигә? Бу – гаделсезлек, ләбаса!

 

Икенчедән, хатын-кызлар белән ир-атлар биологик яктан капма-каршы җенес. Безнең фикер йөртүебез, дөньяга карашыбыз, мәсьәләләрне чишүдәге алымнарыбыз да капма-каршы. Өстәвенә, без тормыштагы система белән дә бер-беребезгә каршы куелган. Мөмкинлекләрне дәүләт  бик нык чикләгән ир-ат барысы өчен дә бурычлы һәм җаваплы. Илебездәге тотрыксызлык (үзгәртеп кору, кыргый капитализм, дефолт, кризис) хатыннар белән ирләр арасындагы каршылыкны көчәйтеп тора.

 

Өченчедән, бөек Пәйгамберебез ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне шәригать кануннарына нигезләгән. Бу кануннар хатын-кызны кимсетмәгән, киресенчә, төзеләчәк гаиләнең яшәешен әхлакый, пихологик һәм физик-физиологик яктан   тигезләгән. Шуның нәтиҗәсе – күп кенә мөселман илләре чәчәк ата, халкы ишәя.

 

Алтмышынчы дистәне куып барсам да, гаилә тормышында хатын-кызның статусын аңлап бетерә алмыйм. Закон буенча без тигез хокуклы саналабыз. Ә чынлыкта барлык мал-мөлкәтен хатыннарына калдырып, тулай торакларда өметсезлектә череп ятучы күпме ир-атны күрергә туры килде.

 

Минем берничә тапкыр аерылышу процессын күзәткәнем бар. Берсе бигрәк тә истә калган. Гаилә корып, унҗиде ел яшәгәч, ир, чираттагы ялын алып, туган авылына кайтып китә һәм тол калган классташ хатынына мунча салып бетерергә булыша. Һәм, шәһәрдә калган хатынга килеп ирешә: ир бер төнне классташында кунарга да калган, имеш. Хатын ир затын фатирдан куып чыгара һәм алимент алу өчен аны судка бирә. Суд, әлбәттә инде, хатынның барлык теләкләрен тормышка ашырды. Ир кием-салымнарын алып, тулай-торакка күченде һәм аңа үсеп килүче ике малае белән атнага бер мәртәбә  очрашырга рөхсәт ителде.

 

Мескенлеккә төшерелү аркасында ирләрнең чебен урынына кырылуы да  борчый мине. Былтыр бакчачылык ширкәтендә яңа сезон ачылу уңаеннан самавырда чәй кайнатып, күрше-күләнне кунакка чакырдым. Шунда үземне барлык күрше-күлән арасында сугышка китеп, аннан исән-сау әйләнеп кайткан бердәнбер кеше кебек хис иттем.

 

Баксаң, соңгы 10-12 елда күршедәге 50-55 яшьтәге ир-атларның барысы да үлеп беткән икән...

 

Кызганыч, быел бакчачылык сезонын ачканда искиткеч чиста күңелле Түзем абыйны, шундый ук эчкерсез, кайчандыр шомырт кара чәчле булган Зиннурны, үзенең барлы-юклы мөмкинлекләре белән затлы дача йорты төзергә маташкан Рафисны, шау-шулы компанияләрне өнәп бетермичә ялгыз ял итүне хуп күргән Фәхертдинне, күршедән-күршегә йөрергә яраткан киң күңелле Мөнипне, гел тәмәке пыскытучы һәрвакыт көләч йөзле Миша дәдәйне күрмәячәкмен инде. Әгәр үзем исән-сау калсам...

 

Ир-атларның күпләп үлүенә өметсезлек сәбәпчедер, минемчә. 90 нчы елларда, аннан соң да күп күрергә туры килде миңа күзләрендә нур сүнгән ир-атларны. Хәзер менә кризис дигән "бүләк" килеп җитте. Анысының нәрсә белән бетәсен бер Ходай гына белә.

 

Бу дөньяда көн күрү татар ирләренә бигрәк тә авыр, минемчә. Чөнки безгә Кавказ халыкларындагы кебек туганлык, ярдәмчеллек хисе дә, хохоллардагы кебек елгырлык та, яһүдләрдәге кебек милләтеңне хөрмәт итү дә, күтәрү дә юк. Татар ир-аты, бигрәк тә кырык яшьтән соң, әхлакый-психологик яктан бушана алмый гаҗизләнә. Гаиләдә ул – мәңге җитешмәүчәнлекнең сәбәпчесе, эштә – һичнинди хокукы булмаган җан иясе. Шундый сәбәпләр аркасында күп кенә ир-атларыбыз эчүгә сабыша, ә безнең халыкның организмы аракы эчәргә генетик яктан бөтенләй яраклашмаган.

 

Татар ир-атларына күңелсезлекләрдән котылуның  бер юлы бар анысы – дин юлына басу. Ләкин бу юлның да каршылыклы үзенчәлекләре бар: безнең имам-хатыйбларыбыз дини тәгълиматларны халыкка авторитар рәвештә җиткерәләр. Бу өлкәдә бәхәсләшергә мөмкин, әлбәттә. Әмма дөнья, гаилә тормышы мәшәкатьләреннән арыган кешенең күңеле нинди дә булса юанычка һәм рухи көчкә мохтаҗлыгы – бәхәссез. Ир-атларның күбесе кырык яшьтән соң үзенә психологик таяныч эзли башлый.

 

Миңа берничә тапкыр католик руханиларының нотыкларын тыңларга туры килде. Аларның мөрәҗәгатьләре безне, гөнаһлы бәндәләрне   кызгану, ярату, ярата  һәм якын итү белән сугарылган. Безнең дин әһелләренә дә бу турыда уйлап карыйсы иде.

 

Мине бик борчыган тагын бер нәрсә – хатын-кызның эчүе. Әле күптән түгел генә ана сөтеннән аерылган кызларыбызның авызында  "яңа имезлекләр" – сыра, сигаретлар... Бу проблеманың иң күңелсез ягы шунда – психикалары һәм сәламәтлекләре исерткеч, никотин, бәлки әле наркотик белән дә эшкәртелгән кызларыбыз тора-бара без үстереп биргән ир-егетләрнең тормыш иптәшләре булачак...

 


Марат МӨХӘММӘТШИН, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ 28 | 07.03.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»