поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.03.2009 Шоу-бизнес

РЕЗИДӘ ШӘРӘФИЕВА: “МИҢА ХӘЗЕР РӘХӘТ”

Берничә ел элек җырчы Резидә Шәрәфиевага өелеп бәхет килде. Ул Чаллыдан Казанга күченде, башкалада фатирлы булды, “Татарстанның атказанган артисты” дигән мак­тау­лы исем алуга иреште, кияүгә чыкты һәм, дүртенче дистәсен вакларга өч көн калгач, әни дә булды. Хәер, бу хакта тәфсилләбрәк үзе сөйләсен әле...

– Резидә, күптән аралашкан юк. Ни хәлләрдә яшәп ятасың? 

 

– И-и, бер тик тормыйм, тегендә йөгерәм, монда чабам. Кайчак бөтен кешенең дә тормышы минеке сыман хикмәт микән дип уйлап куям.

 

16, 18 мартта – Филармония концертлар залында, 20 се “Пирамида” күңел ачу үзә­гендә Равил Галиев бе­лән концерт куярга әзерләнәбез. Яшерен-батырын түгел, хәзер залны тамашачы бе­лән тутыру өстендә дә эш­ләргә кирәк бит.

 

– Ниндирәк тамаша күрсәтергә җыенасыз?

 

– Узган елгы программаның дәвамы, 2 нче сериясе була. Яңа җырлар яңгыраячак, үзенчәлекле күлмәкләр тектердем.

 

– Син үзең дә тегәсең бугай.

 

– Хәзер юк инде, бала тапкач, фантазиям бетте. Чаллыда Татьяна исемле танышым бар. Ул кечкенә ыргак белән сәхнә өчен дә, көндәлектә кияргә дә искиткеч матур киемнәр бәйли. Мехтан бик оста итеп тун, күн­нән куртка, плащлар те­гү­­че тагын бер танышым бар. Мин аларның даими кли­енты.

 

– Әллә кибеттән бер дә кием сатып алмыйсыңмы?

 

– Бик сирәк. Чит җирләр­гә барсам, кибеттә йөрергә яратам, килешле кием булса, аннан алам. Мода артыннан кумыйм. Миңа күбрәк бәйләгән әйберләр ошый. Беренчедән, ул бар кешедә дә юк, икенчедән, кечкенә ыргак белән бәйләнгән кием югач бернәрсә эшләми.

 

– Машина йөртә башлагансың икән.

 

– Җәйдән бирле руль артындамын. “Мазда-3”тә җилдерәм. Башта бик курыктым, һәр йөреп кайтуым имтихан тапшырган кебек була иде. Хәзер ияләштем, туган ягым Минзәлә районының Наратлы Кичү авылына да кайтып киләм.

 

– Резидә, ирең кем?

 

– Фәнис – эшмәкәр.

 

– Аның белән кайда таныштыгыз?

 

– Безне таныштырдылар. Бер еллап очрашып йөргәч, кавышырга булдык.

 

– Ул нинди кеше?

 

– Кызу холыклы. Аның өчен бөтен нәрсә тиз эшләнергә тиеш. Үз сүзендә нык торучан, бик игътибарлы ир-ат. Очраша башлауга бер мизгел­гә дә артымнан калмады.

 

– Кызыгыз Зөләй­хага ничә яшь?

 

– 7 гыйнварда 3 яшь тулды. Бик теләп балалар бакчасына йөри. 

 

– Кемгә охшаган?

 

– Нәкъ әтисе төсле.

 

– Сезне нинди шөгыльләре белән куандыра?

 

– Бии, җырлый. Матур итеп “әнием, яратам” дип әйтә. Бик шук бала.

 

– Син гастрольдә вакытта аны кем карый?

 

– Мин Чаллыдан киткәч, сеңлем Дилбәр, энем Илдар да гаиләләре белән Казанга күченде. Хәзер йорт салырга җыеналар. Сеңлемнең кызы Виктория Зө­ләй­ха­дан бер яшькә генә зур. Кызым көндез бакчада, кич Дилбәр карый.

 

– Бала тапкач, хатын-кыз тазарып китә. Син ниш­ләптер бер дә үзгәр­мә­дең. Махсус диета тоттыңмы әллә?

 

– Нинди диета?! Баллы, артык майлы ризыклар ашамыйм. Ипидән баш тартмыйм. Балачактагы кебек ипи өстенә бал, май ягып ашарга яратам. Күрәсең, гәүдә төзелешем шундый. Шулай да, Зөләйханы тапкач, бераз түгәрәкләнеп киттем.

 

– Зөләйхага энекәш яки сеңелкәш алып кайтырга теләмисеңме?

 

– Юк. Кызыбызны үстереп кеше итәргә кирәк. Киләчәктә аның да фатиры булырга тиеш. Хәзер заман таләбе шундый. 

 

– Шул яшьтә курыкмыйча бала табуың үзе бер батырлык.

 

– Язмыш кушуыдыр инде. Йөклелек чорым әйбәт узды, Аллаһы Тәгалә ярдәме бе­лән кызымны бик җиңел тап­тым. Һәр сабый үз ризыгы белән туа, диләр. Аллага шө­кер, Зө­ләйха бик бә­хетле бала. Ул дөньяга кил­гән­дә мин тормышта бөтенесе­нә ирешкән идем. Яшьлеккә кире кайтырга теләмисеңме, дисә­ләр, һичшиксез, юк, дип җа­вап би­рәм. Чөнки миңа хәзер рә­хәт. Исән-сау булып эш­ләргә, яшәргә язсын.

 

– Кызыңны беренче тапкыр кулыңа алгач, нинди хисләр кичердең?

 

– Бу чыннан да минем ба­лам микән, дидем. Әни бул­гач, җаваплылык арта. Элек бернәрсәдән курыкмый идем, хәзер ниндидер адым ясар алдыннан бик уйланам.

 

– Балагызга исемне кем кушты?

 

– Малай булыр дип, кыз исеме эзләмәдек. Дустым Гөлназ бала тапкан мизгелдә янымда иде. Кызым дөньяга аваз салуга, ул аңа Зөләйха дип дәште. Әлеге матур исем безгә дә ошады.

 

– Резидә, түгәрәк гаи­ләңне нинди тәмле ашлар белән сыйлыйсың?

 

– Яшь вакыттагы кебек кафе-рестораннарда ашап йөрмим. Бик теләп үзем пешерәм, тәмам пешекчегә әйләнеп беттем. Хәзер тиз әзерлим. Салат, беренче, икенче ашлар рационда һәр­вакыт. “Солянка”, рассольник пешерергә Фәнис өйрәтте. Иң яратканым – бәлеш.

 

Резидә оптимист кеше. Бар да яхшы буласына өметләнеп яши. Елак, зарланган кешеләр белән аралашмый. Киңәш итеп шуны әйтте: “Беркайчан да соң түгел, ди­мәгез, соң булырга мөм­кин. Һәр нәрсәне вакытында эшләвең хәерле”.

 


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 13 | 10.03.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»