поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.03.2009 Җәмгыять

ИСКЕГӘ КАГЫЛСАҢ, ИСЕҢ КИТӘ...

Авыл халкы кирәге калмаган әйберен чүплеккә чыгарып атса да, шәһәрдә исә иске-москының кадерен белүчеләр аз түгел. "Моның тагын кемгә кирәге чыгар?" – дип баш ватмый болар. Җимерелгәнме, кыршылганмы, ертылганмы – анысы мөһим түгел, шуны сатудан яки юнәтүдән акча керә бит үзләренә. Кемгә сатыйм дип, урам буенча интегеп тә йөрисе юк. Башкалабызда ярлы катлау өчен махсус базарлар да оештырылды хәтта.

Бу төр базарларда күзне иркәләрлек әйберләр юк инде анысы. Тик мондагы халыкны күзәтү кызык. Колхоз базарының ярлылар өчен исәпләнгән сату киштәләре артындагы сатучыларының сүзләренә караганда, заман белән сатып алучылар да үзгәрә икән. "Элек кеше ялтыравыклы яки яңарак товарга кызыга иде. Хәзер исә базарга килүче белемле. Ул, беренче чиратта, сыйфатына игътибар итә. Күгәргән әйберләр тизрәк тә сатыла хәтта", – диләр. Шулай ук сатучыга товар тәкъдим итүчеләр дә беркатлы түгел бүген. Элеккеге кебек: "Фәлән сум бирсәң, шул да җитә яки бушка булсын", – диючеләр калмаган икән. "Товарымның бәясе шуның кадәр, әгәр алмасаң, икенчегә илтеп тапшырам", – дип тәмам үткенләнгәннәр. Икеләнеп торсаң, коры калуың бар. Бу базар товар алып килүчеләр хисабына яши бит.

 

– Күпчелек әйберләрне пенсиясе яшәренә җитмәгән әби-бабайлар, эчәренә акча таба алмыйча интеккән сәрхушләр алып килә. Монда урланган, ташланган әйберләр дә бар. Эрерәк товарларны 100 сумга алып калсам, 150-200 сумга тәкъдим итәм. Акчасы юклыгы йөзенә чыкканнарны кызганып, бәяне төшереп бирәм, – ди Алексей дәдәй.

 

Иске тимер-томырлар арасында сату итүче бу ир кешедән колгага эленгән тимер-аяклар, ботинкалар, җирдә яткан чаңгыларның бәяләре турында сораштырам. Бу кышны бары тик 7 пар чаңгы, 10 пар тимераяк кына сатылган икән. Бәяләре – 150-200 сум гына.

 

Базарда нәрсәләр генә юк. Кайберләренә карап, бу утильне кем алыр икән инде, дип аптырап каласың. Җиз комганнар, чүмечләр, төрле савытлар, иконалар, догалыклар, ватылган җиһазлар... Кайчандыр безнең халык җир бетереп, "Зингер" дип аталган тегү машиналарын эзләп алҗыган иде. Монда аларны 200 сумнан да сатып алып була. Кибеттә ничәшәр мең торган гармуннар да биредә 150 сум гына. Сатучысы әлеге җиһазның төзеклегенә үзе гармунда уйнап күрсәтеп ышандырды. Бер почмакта иске чынаяклар сатып әбиең басып торса, икенчесендә ярым-йорты велосипед, мотоцикл тәгәрмәчләре белән бабаң сәүдә итә.

 

Мондый иске әйберләрне сату икеләтә кыендыр инде дигән идем, күпләре: "Базарның берсендә дә җиңел түгел. Иртәдән кичкә кадәр салкыннарда басып торып, бер тиен акча эшли алмаган чаклар да, кесәгә меңәр сум кергән, төшемле көннәр дә була. Болай исә көнгә 200 сум тирәсе керә", – диләр.

 

Берсе дә базарга рәхәттән генә чыкмаган, билгеле. Кемдер пенсиясе ашарына җитмәгәнгә, кемдер ничарадан-бичара дип, гаиләсен ничек туендырырга аптыраганнан сәүдә итәргә мәҗбүр. Сатучылар гына түгел, сатып алучылар да кызгандыра. Әйе, яхшы киенгәннәр арасында кирәк әйберен кибеттән яки базардан тапмаганга монда килүчеләр дә бар. "Әбигә электр чәйнеге кирәк иде. Шуңа дип килдем", – ди бер ханым. Андыйлар түгел, ярлы катлау жәл. Без шундый хәерчелектә яшибезмени, дип үзеннән-үзе уфтанып куясың. Ләкин мондый сату урыннарын оештыруның уңай ягы да бар: әйбернең кадерен аңларга өйрәтә бу базар. Бездәге халык киемне кадерсез кия дип әйтеп булмый анысы. Оекбашына кат-кат ямау салып яки өс-башны тузганчы кияргә дә читенсенми кайберәүләр.

 

Ә менә океан артына барган танышларым америкалыларның киемгә мөнәсәбәтенә, аның бөртек тә кадере булмаганга исләре китеп кайткан иде. "Яңа гына килеп урнашкан чагыбыз иде. Ике-өч көн үткәннән соң безнең ишекне чит-ятлар шакый башлады. Әле берәүләр, әле икенчеләр өр-яңа өс киемнәре күтәреп килә. Башта бу хәл безгә бик сәер тоелды. Баксаң, биредә көн саен яңа кием кияләр икән. Алайса, боларның акчасы юк дип, хәерчегә саныйлар. Америкага безнең матур итеп киенеп йөрергә түгел, ә акча эшләү максаты белән барганны аңламый шул алар. Монда кешеләр өй җиһазларын да алыштырып торырга ярата. Яңаны алырга теләгәннәр "иске"не ишек төпләренә чыгарып куя. Кирәк кеше аны рөхсәтсез генә алып китә", – ди бер яшь гаилә.

 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 47 | 17.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»