07.07.2014 Мәгариф
Укытучыга штраф белән ихтирам арттырып буламы? (Сораштыру)
Укытучылардан көлү, алар белән сүз көрәштерү тиздән җинаять булып саналырга мөмкин. Тәртипсез укучыларга, аларның ата-аналарына җәза бирү турында Россия Дәүләт Думасы депутатлары баш вата. Мөгаллимнәрне дәүләт хезмәткәрләре рәтенә куеп, аларны шул рәвешле якламакчылар. Тел-теш тидергән озын теллеләргә штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләре каралган. Бу җәза өлкәннәр өчен.
Балаларны да үчтекиләп утырмаячаклар, алар мәктәптән куылырга мөмкин. Ә сез ничек уйлыйсыз: закон нигезендә штраф салу гына укытучыларга ихтирамны арттырырмы?
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Бик кирәкле закон, хуплыйм. Бу – дөнья тәҗрибәсе. Укытучылар дәүләт эшен башкара: алар интеллектуаль ресурслар булдыра. Шуңа күрә ул хезмәт хакының да зурысын алсын, яклансын да. Россиядә, Татарстанда да бу юнәлештә саллы эшләр башкарылды: һәр укытучыга ноутбук бирүдән башлап хезмәт хакларын үстерүгә кадәр. Чыннан да, җәмгыятьтә әхлак түбән тәгәрәде – бу патриархаль әби-бабайлы гаиләнең юкка чыгуының бер галәмәте. Ата-ананың бала тәрбияләргә вакыты калмый, шуның аркасында ул олыны олы дип белмичә, әхлаксыз булып үсә.
Айваз, “Музыкаль каймак” тапшыруының алып баручысы:
– Бу законның кирәген тапмыйм. Закон кабул ителә икән, бала, ата-ана, укытучы арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшәчәк. Гомумән, укытучы бер өркетүче буларак күз алдына килә. Әлбәттә, тәртипсез балалар бар, укытучыга сабыр булырга кирәк, һәр бала белән уртак тел табу мөһим. Ләкин бу закон гамәлгә керсә, укытучылар тарафыннан да гаделлек булыр дип кем кистереп әйтә ала? Алар да өнәп бетермәгән укучыларга карата законны файдаланырга мөмкин. Дәүләт үзе дә гаепле, менә телевидениедә укытучылардан көлгән, аларны мыскыл иткән, ахмак итеп күрсәткән сериаллар шактый. Контрольгә алсыннар! Укытучыларның авыр һәм шул ук вакытта рәхмәтле һөнәре турында кинофильмнар төшерсеннәр, халыкта аларга карата ихтирамлы фикер тәрбияләсеннәр.
Эльза НӘБИУЛЛИНА, Түбән Камадагы 13нче татар гимназия-интернат укытучысы:
– Бик актуаль закон проекты, никадәр тизрәк кабул итсәләр, шулкадәр хәерлерәк. Балалар тәртипсез, начар дип әйтмим, әмма алар белән чагыштырганда, укытучы хокуксыз. Укучы үзен бар яктан да якланганын сизә, хокукларын белә, шуңа да аяк терәп сөйләшә. Укытучы аңа кычкыра да, начар билге дә куя алмый. Ата-анасына баласының тәртипсезлеге турында әйтәсең, ә ул аны ишетми дә: “Мин сезне үзегезне акылга утыртам әле!” – дип каршы чыга. Укытучыларны кыйнаган, начар сүзләр белән сүккәннәре төшерелгән видеолар белән Интернет тулы бит. Кайчак менә дигән бала да бәйдән ычкынып, укытучыга карата төрле провокацияләр оештыра, башкаларны каршы котырта, диктофонга яздыра да: “Мин сезне судка бирәм”, – дип яный. Менә бу очракта безне, укытучыларны, кем һәм ничек яклый ала?! Директорларга да авыр, алар ахыр чиктә конфликт зурга китмәсен дип ата-ана яклы булып кала. Укучыларның хокуклары бар икән, мөгаллимнәрнеке дә булдырылсын. Уку елы башланганда һәр бала, ата-анасы аның белән танышсын, имзасын куйсын.
Алсу САБИРОВА,ике бала әнисе (Питрәч авылы):
– Шулкадәр укытучыны яклар өчен махсус законнар кабул итәрлек нинди статистика мәгълүматларына нигезләнәләр соң? Бездә, гомумән, һәр кеше хокуксыз. Проблема закон кабул итү, аңа җәзалар каралу белән генә хәл ителмәячәк. Җәмгыятьтә бер-береңә карата ихтирамлы караш, кешеләр арасында аралашу мәдәнияте булырга тиеш бит. Ул булмый торып, өркетүче законнар гына кешеләрне тәртәгә кертә алмас. Төрле очраклар бар: көндәлеген онытканы өчен генә барлык классташлары каршында укучының маңгаена “икеле” рәсеме ясаган укытучылар да юк түгел бит.