поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.07.2014 Мәдәният

Китап бизәү традициясе югалды

Бервакыт танылган язучы Мөсәгыйт Хәбибуллиннан: “Кубрат хан” романын ничек яздыгыз? Сез бит ул гасырда яшәмәгән, ханның яу чапкан урынын күрмәгән. Ә шулкадәр тәфсилләп язгансыз”, – дип сорагач, ул: “Мин Кубрат ханның махсус яу чапкан урынына бардым. Аның гаскәре белән йөргән урыннарын гиздем. Әйтерсең, бу үзәнлектә аның эзе җанланды, аның кылыч чыңы ишетелгән кебек булды. Шулай хан образын сурәтләдем, шулай тарихи әсәр туды”, – дигән иде.

Әлеге сорауны үзенең картиналары белән саллы тарихыбызны җанландырган, хан образлары белән безне үткәнебезгә кайтарган Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновка да бирдек. Ә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорындагы ханнар образын, алар­ның холык-фигыльләрен сурәтләү өчен тәҗрибә генә түгел, нечкә тоемлый белергә, татар тарихын җентекләп өйрәнергә, гасыр тузанында казынырга кирәктер. Рушан Шәмсетдинов нәкъ менә шундый кылкаләм остасы.

– “Мирас” журналында эшлә­гән вакытта Алтын Урда ханнары турында әсәрләр бастыра башладык, – ди рәссам. – Тарихи чыганакларны бастыру өчен 1903 елгы “Шура” журналына таяна идек. Мин боларның барысын да җентекләп өйрәндем. Ризаэтдин Фәхретдин язмаларында һәр ханга, аның холык-фигыленә бәя бирелгән. Мин аларны да өйрәндем, ханнарның киемнәре турында да төрле чыганаклардан эзләнәм. Дөрес, Явыз Иван идарә иткән чорларда китапханәләр, бик күп кулъязмалар яндырылган. Әмма төрки дөньяда бу тарихи сәхифәләр саклана. Ханнар образы – әнә шул эзләнүләр нә­тиҗәсендә туган әсәрләр.

Рушан Шәмсетдиновның тарихи сәхифәләргә багышланган күргәзмәсен күптән түгел Төркия консуллыгында да күрергә мөм­кин иде. Бу очраклы түгел, әл­бәттә. Чөнки Рушан абыйның “сәяхәтче рәссам” дигән тәхәл­лүсе бар. Ул кая гына барса да, шул илнең тарихи урыннарын сурәтләргә төшерә. Аның иҗа­тында Төркия аерым бер урынны биләп тора. “Истанбулдагы Айа-Софья, Топкапы, Эфеска сәяхәт иткәндә, бу урыннарның аерым бер аурасы барлыгына ина­насың”, – ди рәссам.

Ул безнең кебекләрне ясап тормый


Рушан Шәмсетдинов белән бергә укыган сабакташлары рәс­сам турында: “Ул укыганда ук төпле фикере, темпераменты бе­лән аерылып тора иде”, –диделәр. “Рушан – үз йөзен, үз юлын, үз төсләрен тапкан рәссам, – ди аның турында Роберт Миң­нуллин. – Ул безнең кебек­ләрне ясап тормый, ханнар гына иҗат итә. Һәм шуның белән ота да”. Шагыйрьнең сүзләре бездә елмаю тудырса да, аның фике­рендә хаклык бар, әлбәттә. Рушан Шәм­сетдинов башка рәссам­нардан үткәнебезне, тарихи сәхифәләрне барлавы белән аерылып тора. Гасыр тузанын иснәп, чал тарихта казынуының сәбәбе аның балачагы белән бәйледер, мөгаен. “Иске татар бистәсендә туып, шунда яшәвем иҗат рухыма да тәэсир ясады”, – ди ул.

“Татар рухы сеңеп калган, чигүче, кәвешчеләре белән дан казанган Иске татар бистәсенең элеккеге халәте Рушан Шәмсет­динов картиналарында гына кала бугай инде”, – дип язган идек бервакыт. Ул вакытта бистәнең күп кенә йортларын яндырганнар, кайберләрен җимереп бетергән­нәр иде. Ә Каюм Насыйри урамында яшәүче Рушан абый кайчандыр дәү әтисе сатып алган агач йортны саклап калу өчен җан тырмашты. Сатмасмы икән дип, куркытып та, янгын чыгарып та, зур акча тәкъдим итеп тә карыйлар аңа. Әмма рәссам “кесәле байлар” коткысына бирелми. Хол­кына хас тыйнаклыгы, үҗәт­леге белән иҗат итә бирә. Күр­шесендә тарихи биналар исем­легендә булган Апанаевлар йорты, Каюм Насыйри урамындагы тагын берничә агач йорт аның картиналарында гына сакланып калды.

“Бүген Иске Татар бистәсен яңарттылар, яңа биналар аякка бас­ты. Сезнең иҗатка җан өрер­лек элеккеге рух сакланамы соң?” – дип кызыксынам Рушан абыйдан.

– Бөтенләй җимерелеп бет­кәнче, шул халәттә саклап калулары әйбәтрәк инде. Татар йортларында һич булмаган тәрәзә бизәкле “новоделлар” баш калкытуы күңелне әрнетә, әлбәттә.

Шәп китап чыгару өчен ярты миллион сум кирәк


Рушан Шәмсетдинов – рәссам генә түгел, ә китапларга җан өрүче дә. Бүген аның кылкаләме белән 500дән артык китап би­зәлгән. Болар гади генә китап­лар түгел. Алар арасында татар тарихында эз калдырган шәхес­ләр, ханнар рухы сеңдерелгән җыен­тыклар бик күп. “Идегәй”, “Йосыф кыйссасы”, “Болгар ханнары”, “Алтын Урда ханнары”, “Казан ханнары”, “Поэты прошлого”, “Пять богатырей” һәм тагын бик күп китапларны санап китәргә мөмкин әле. Тиздән аның кулы белән бизәлгән Казан каласына бәйле утыздан артык риваять тупланган җыен­тык та дөнья күрәчәк.

Яшерен-батырын түгел, бүген китап нәшриятларында китап бизәү традициясе югалды. Әсәр­ләр шыплап тутырылган китап­лар арасында күңелгә хуш килерлек итеп бизәлгән китаплар юк диярлек. Ә язучылар, бары китап кына чыксын, дигән принципка таянып иҗат итә.

– Хәзер бит безнең китап нәшриятында бер бизәүче эшли, – ди Рушан абый. – Акчаны читкә җибәрмәс өчен китап нәшрия­тындагы китапларга ул үзе генә хуҗа. Шуңа күрә китапларның барысы да бер төсле, барысы да бер калыпка салынган. Мин китап нәшриятында эшләгәндә, җыен­тыкны бизәү өчен төрле рәс­самнарга бирә идем. Шуңа күрә алар төрле-төрле булып чыга, бер-берсен кабатламыйлар иде. Монда язучыларны да гаепләп булмый. Чөнки бүген матур итеп бизәлгән матур китап бастыру өчен, кимендә, ярты миллион сум акча кирәк. Ә ул аны каян алсын?! Шуңа күрә, китабымны гына чыгарыгыз, гозеремне үтәгез дип, башын иеп нәшриятка килә инде.

Рәссамнар Интернет белми


Еш кына рәссамнар турында: “Алар үз дөньяларына ябылган”, – дип әйтергә яраталар. Бу сүзләр­дә хаклык бардыр да. Бүген яшь буынны рәссамның иҗаты белән таныштыру өчен күргәзмәләргә тарту бик тә авыр. Чөнки көне-төне Интернетта утырган яшь­ләргә каядыр барып, картиналар карау кызык түгел. Күпләр иҗа­тын үзенең электрон сәхифә­ләрендә күрсәтә.
Рушан абыйның тагын бер үзгә сыйфаты – ул заман белән бергә атлаучы рәссам. “Фейсбук” сәхи­фәсендә аның иҗаты турында һәрвакыт кызу бәхәсләр бара. Сөембикә ханбикәнең улы Үтә­­меш белән сурәтләнгән картинасы да читтә яшәүче иҗат әһеллә­ре арасында төрле фикерләр уятты.

Мондый бәхәсләр рәссамга алга таба иҗат итәргә, рухи яктан камилләшергә ярдәм итә. “Рәс­сам­нар үзенә бикләнеп, дөньяга чыкмый дигән фикер белән килешергә дә мөмкиндер, – ди Рушан абый. – Чөнки олы буын рәссамнары Интернетны бөтен­ләй белми. Мин үзем дә махсус компьютер курсларында укып йөрдем: дөньяга чыгу безгә бик тә кирәк“.

Татарның саллы, шанлы үт­кәнен, төрле дәверләрдә идарә иткән ханнар тарихын өйрәнгән һәм үзенең сурәтләре аша алар­ның яшәешен киләчәк буынга тапшырган Рушан Шәм­сет­динов­ның иҗаты серле бер китап кебек. Аның картиналарына “сәя­хәт ит­кәндә”, “Идел суы ага торыр” җырын җырлап җибәрәсе килә.

Идел суы ага торыр,
Алысларга бара торыр.
Кылыч тотып килсә дошман,
Идел суга бата торыр.

Рушан Шәмсетдиновның үт­кен, оста кылкаләме белән ясалган каһарманнар безне яугирләр яу чапкан фаҗигале тарихыбызга алып кайта, үткәнебезне искә төшерә кебек. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 95 | 04.07.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»