поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.07.2014 Җәмгыять

Минтимер Шәймиев: «Рухият турында күбрәк уйланабыз» (ФОТО)

Без, ничектер, әһәмиятле вакыйгаларга битараф була башладык әле. Югары казанышларга тәмам күнектек ахры. Югыйсә, Казанда, Татарстанда бүген уздырыла торган дөньякүләм спорт чаралары турында да, республикага килгән туристлар агымы да соңгы дистә ел эчендә генә ирешелгән уңыш бит. Чыннан да, республика җитәкчелегендә әйткән сүзен үти торган шәхесләр булганда, изге ниятләр, зур хыялллар чынга аша.

Халкыбыз казанышы

Шушы көннәрдә Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга – тарихи Болгар шәһәрлегенең ЮНЕСКО мирасы булып танылуы билгеле булды. «Яңарыш» фонды җитәкчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әлеге казанышка турыдан-туры бәйләнеше һәркемгә билгеле.

Ул үзе әлеге вакыйганы болай дип шәрехли:

– Бу – Татарстанның, бигрәк тә татар халкының зур казанышы дип саныйм. Һәрбер эшнең башында кемдер торырга тиеш инде ул, бу очракта исә оештыру эшләре минем җилкәгә төште. Ә башлап җибәргән эшкә теләктәшләр табыла. Болгар дәүләтенең һәм шәһәренең Бөтендөнья мирасының бер өлеше булып танылуы – барыбызның да бергә ирешкән уңышы. Бу вакыйга татарлар, мөселманнар өчен аеруча мөһим. Әлеге хыял белән янып йөргәнгә 15 еллап вакыт узды, ниһаять, максатыбызга ирештек! Бу – безнең халык өчен, безнең республика өчен зур җиңү!

Вакыйга бит Болгар шәһәрен исемлеккә язып кую белән генә тәмамланмый, без моның әһәмиятен әлегә тулысынча аңлап та бетермибездер. Рухи күзлектән караганда, бүгенге көн җәмгыятен формалаштыруга да өлеш кертәбез. Чөнки анык кына идеология булмыйча бәхетле тормыш итеп булмый. Тарихыбызны өйрәнеп, археологик эзләнүләр, фәнни тикешеренүләр аша нәкъ шул идеологиягә дә күпмедер өлеш кертәбез түгелме? Безнең халыкның үзаңы ныгый, ә бу исә тарихта уелып калачак үзгәреш.

Тарих дигәннән, үз тарихыбызны үзебез язмадык бит: безнең турыда яздылар. Мәгълүм ки, бу тарих татар халкына карата һәрвакытта да уңай караш тудырмады. Бер дә җиңел булмады, ә хәзер исә тулы күкрәк белән киң сулап була: тарихыбызны исбатларлык истәлекләр ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән бит! Хәзерге вакытта чын тарихыбызны дәлилләрлек вакыйгаларның булуы горурлык өсти. Бүгенге Рәсәй территориясендә Болгарның Ислам динен беренче булып ирекле һәм рәсми рәвештә кабул иткән җир икәнлеген бөтен дөнья беләчәк.

– Минтимер Шәрипович, Сезнең инде ЮНЕСКО белән элемтәләр корылган иде: Казан Кремле дә нәкъ менә Сезнең ярдәмдә берничә ел элек исемлеккә кертелгән иде...


– Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта эш бераз җиңелрәк узды. Беренче чиратта, бу Казан Кремленең уникальлеге белән бәйле, чөнки ул дөньяда бердәнбер татар кальгасе (крепосте) дип танылды. Ә төрле милләтләрнең, төрле дин тотучыларның үзара тату яшәве белән данлыклы Татарстан моделе хәзергәчә бөтен дөнья мәйданында мөһим булып кала.

Шулай да, ашаган белми – тураган белә, ди халык. Россиядә әлегә ЮНЕСКО исемлегендә Мәскәү белән Казан Кремльләре генә бар. Белүемчә, тагын Псков, Углич, Әстерхан Кремльләрен дөньякүләм тарихи ядкәрьләр исемлегендә күрергә телиләр. Тик, бу юл киртәле дә, сикәлтәле дә, тырышырга кирәк булачак. Шунысы куанычлы: хәзер безнең бу юнәлештә эшләрлек белгечләр бар, үзебез дә тәҗрибә тупладык дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Кирәк булса, без башка төбәкләргә дә бу юнәлештә ярдәм итә алабыз.

– Болгар һәм Зөя шәһәрлекләрен торгызу эшләрен башларга ничек алындыгыз? Бераз үткәнгә кайтып килсәк...


– Уңай эш дигән гыйбарә бар татар халыкында. Бу очракта да нәкъ шулай булды. Ничектер җае чыгып, уңае табылып торды. Ил башлыгы Владимир Путин фатихасын да вакытында һәм тиз алдык, башка оешмалар да якты йөз күрсәттеләр. Әле ул вакытта илнең Премьер-министры вазыйфасын башкарган Владимир Путин белән 2009 елның 30 декабрь көнендәге очрашу хәлиткеч булды дип саныйм. Аңа төпле аргументлар китереп, 30-40 минут эчендә шундый зур проектка фатиха алдык без. Ә аргументлар мондый иде: Россия Президенты тәкъдиме белән дәрәҗәле чит ил кунаклары гадәттәгечә Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка гына түгел, Казанга да килә башладылар. Монда милләтара мөнәсәбәтләрнең уңай үрнәген күрергә мөмкин: Болгар белән Зөя уртак Иделебезнең матур ярларында урнашкан, ике милләтнең дустанә мөнәсәбәтен күрсәтеп торучы тарихи истәлекләр. Алар бит гел федераль карамакта булдылар, моңарчы аларга елына 15-20 млн. сум акча бүленеп бирелә иде, бу әлеге истәлекләрнең әкренләп җимерелүен туктатырга да җитми иде. Шуңа күрә, бергәләп, шундый карарга килдек: ел саен федераль бюджеттан – 400 млн.сум, республика бюджеттыннан да шул ук күләмдә ярдәм күрсәтергә. Владимир Владимирович барысын да аңлап, тиешле министрлыкларга фәрман бирде һәм эш башланды. Аннан соң инде Татарстан, Россия һәм чит ил эшмәкәрләре кушылды. Бу адымыбызны бөтен халык хуплап, үз ризалыгын биреп, киң хәрәкәткә әйләндерде. Без барысына да чиксез рәхмәтлебез. Бик кыска вакыт эчендә бу кадәр эшне берүзебез генә ерып чыга алмас идек.

– Свияжск-Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү эшләре дә якын киләчәктә уңышлы төгәлләнер дип өметләнәбез...


– Гомумән, Свияжск белән Болгарны торгызуны тәңгәл алып барабыз: игътибар да, акча да тигез күләмдә бирелә. Зөя утравының тарихы гаять катлаулы, кайберәүләр аңа хәзергәчә Казан ханлыгын басып алган Явыз Иванга бәйләп карый. Ул чыннан да шулай. Ләкин бүген шуны аңлау мөһим: безнең республика бүген генә күпмилләтлегә әйләнмәгән, монда инде ничә буын рус халкы да яши, алар туган җирләре итеп нәкъ менә Татарстанны саный. Шуның өчен һәрнәрсәгә дә тигез караш кирәк, нәфрәт белән яшәргә ярамый. Һәр халыкның үз тарихы бар һәм берәү дә үз тарихын сайлап алмый. Башка милләткә тискәре мөнәсәбәт күрсәтү – аны бу кимсетү кебек булачак. Ничәмә ничә гасыр элек булган вакыйгалар тарих өчен генә кирәк. Тату яшәү өчен бер-береңне аңлау мәгъкуль. Бу уңайдан Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә хәтергә уелып калган фактны әйтеп китәсем килә. Ул көнне Мәскәүгә Америка һәм Англия (сугыш вакытында союздаш ил иделәр) җитәкчеләре килмәде, ә менә җиңелгән Германиядән Ангела Меркель килде. Аңа бик җиңел булмагандыр югыйсә. Әмма шушы адымы белән ул үрнәк күрсәтте, тарихка гаеп такмады. Бүгенге буын күп гасырлар элек булган хәлләргә гаепле түгел. Кайбер вакыт үзебезнең туган җиребезне ярату аркасында кызып та китәбез, кискен хәрәкәтләр дә ясыйбыз, тик зирәк акыл белән эш итәргә кирәк. Тарих катлаулы, шуның өчен халкыбызның, туган җиребезнең дәрәҗәсен саклау, горурлык хисләрен ныгыту өчен тырышабыз, ләбаса.

Кырым безгә конкурент түгел

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы киңәшмәләрнең берсендә тарихи мирасны районнарда да барларга өндәде...


– Әйе, Рөстәм Нургалиевич тарихи мираска карата зур әһәмият бирә. Казанда тарихи истәлекләрне торгызу эшләре җанланды, бу эш Казанга гына түгел, бөтен республикага кирәк. Президентның бу эшкә үзе алынып үрнәк күрсәтүе зур мәгънәгә ия. Аңа карап, башкалар да тартылачак.

Бу нисбәттән ТР Мәгариф министрлыгы эшчәнлеген үрнәк итеп китерәсем килә: соңгы вакытта мәктәп балаларына Болгарга, Зөягә, башка тарихи урыннарыбызга экскурсияләр оештыруны актив җәелдерделәр. Бу башлангычны башка министрлыклар да һәркем үз юнәлешендә күтәреп алса, эшләр җайга салыныр иде.

Тиздән Болгарның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе турында шәһадәтнамә биреләчәк һәм Болгарда ЮНЕСКО тамгасы урнаштырылачак. Без бу тантананы Болгарда һәм башкалабыз Казанда зурлап үткәрү хакында сөйләштек. Бу проектка катнашкан кешеләрне чакырып рәхмәт белдерү гаять мөһим дип саныйм. Шунысын әйтәсем килә: иҗат кешеләре дә Болгарга битараф түгел, бу темага багышланган әсәрләр арта бара. Аларны да искә төшереп бу вакыйганы истәлекле итеп уздырырга кирәк.

– Россия эчендәге туризм турында сүз йөрткәндә, Татарстан белән сынашырлык төбәкләрдән Кырымны аерып чыгарып була кебек. Тарихи ядкәрләр, ял итү инфраструктурасы ...


– Кырым инде элек-электән үк туризм үзәге иде. Кырымның табигате килгән, мөмкинлекләре дә, сүз дә юк, бик күп. Моңа кадәр ничек барган, шулай барыр, камилләшер дип уйлыйм. Моны һич тә конкурентлык дип атамыйм. Һәркем үз төбәген кайгырта, безгә дә Болгар җиренә күпләп туристлар җәлеп итү буенча тырышып эшләргә кирәк.

– Болгарда ниндидер проблемалар бармы?

- Тарихи җирлектә хәрабәләрне өйрәнү һәм консервацияләү эшләре дәвам итә, беренчел инфраструктура да булдырылды. Тик эшләнәсе эшләр әле байтак. Беренчедән, су юлын тулы куәтенә файдалана алмыйбыз. Берничә палубалы кораблар ярга туктый алмый, шул сәбәпле күпме турист Болгарны күрә алмыйча китә. Бу юнәлештә эшләр башладык, якын арада су юлларын тирәнәйтү эшләре башкарылачак.

Икенчедән, Болгарда хәзер карар нәрсә күбәйде, анда берничә көн йөреп, кунып китәргә ниятләгән кешеләр өчен кунакханәләр җитми. Әлегә чатырлар лагеры оештырылган, тик кунакларга уңайлы шартлары булган яхшы кунакханәләр тәкъдим итәргә кирәк.

Һәм, өченчедән, хезмәт күрсәтү юнәлешендә үсү-өйрәнү зарур. Дөресен генә әйткәндә, бездә кунаклар белән эшләү, аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү җитеп бетми. Бу – бик зур кимчелек, моннан тиз арада арынырга кирәк.

Гәрчә «Яңарыш» фонды бу эшләр белән шөгыльләнмәсә дә, бу проблемалар барыбызга кагыла. Тик, беренче чиратта, тарихи объект хуҗалары турыдан-туры кызыксынган булырга тиеш.

– Аларны бәлки финанс ягыннан кызыксындырып буладыр...


- Торгызу - нигездә хөкүмәт эше булса, киләчәктә туристларын кабул итү - эшмәкәрләр вазыйфасы. Без хәзер объектларны хуҗаларына тапшырып барабыз: әйтик, Болгар цивилизациясе музее, «Свияжск утрау-шәһәр» музее ТР Мәдәният министрлыгы һәм башка оешмалар, инвесторлар кулына күчә. Киләчәктә икътисадка кагылышлы закон проектлары да гамәлгә кертелер дип уйлыйм. Мәсәлән, туризмнан кергән керемнең билгеле бер өлешен тарихи истәлекләр урнашкан җирлеккә калдыру дөрес булыр иде. Ә туризм ярдәмендә яхшы гына акчалар да эшләп булыр иде, өстәвенә, үз җирлегеңдәге тарихи мирасны күрсәтү мөмкинлеге туачак.

– Безнең халык рухияткә сусаган кебек тоела...

- Безнең халык соңгы берничә дистә генә ел дәвамында гына да күпме михнәт күрде: революция, аннары канлы коллективлаштыру еллары, соңрак репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соң илне торгызу. Туксанынчы елларда – үзгәртеп кору, аны тагын бер революциягә тиңләп була: бу вакытта тормыш-көнкүреш тагын төптән үзгәреш кичерде, кешеләрнең фикер йөртү рәвеше кискен үзгәрде. Ни генә әйтсәләр дә, бүгенге көндә без билгеле бер тотрыклыкка ирештек. Мин һәрчак әйтә киләм, өстәлләрдә икмәк бар һәм түбәләрдән су үтми хәзер. Шуңа күрә һәммәбезгә дә күбрәк рухи кыйммәтләр турында уйланыр чак җитте. Кешеләр дә рухиятнең зарурлыгын тою-аңлау дәрәҗәсенә җитте, җитлекте дип әйтер идем. Бу «Яңарыш» фондына хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр үрнәгендә бик ачык күренә. Олысы-кечесе, яше-карты, төрле дин, төрле милләт вәкилләре – бөтен Татарстан фондка кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Без һәрбер кешене, ничә сум акча күчергәненә кармастан, махсус «Хәйриячеләр китабы»на кертеп барабыз, аның быел инде дүртенче томы дөнья күрде. Хикмәт бит кешенең күпме бирүендә түгел, шуның турында уйлавында. Менә ничек яхшыга үзгәрәбез!

Белешмә өчен:


Бөтендөнья мирасы исемлегенә тәкъдим ителүче объектлардан таләп ителүче төп билге - аларның дөньякүләм күренекле, универсаль кыйммәткә ия булуы. Ягъни, әлеге объектның үзенчәлеге, милли чикләрдән чыгып, аны бөтен кешелекнең хәзерге һәм киләчәк буыннары өчен әһәмиятле уртак хәзинә итәргә тиеш.

2013 елның июнендә Бөтендөнья мирасы комитетының Комбоджада үткән 37 нче сессиясендә Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья универсаль хәзинә дип танылган иде инде.

Быел 23 июньдә Бөтендөнья мирасы комитеты үзенең Катар дәүләтендә узган чираттагы 38 нче сессиясендә Болгар тарих-археология комплексын Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертте (2 нче һәм 6 нчы критерийлар буенча).

Бу критерийлар Болгарны дөньяның шушы төбәгендә рухиятнең, дини үзенчәлекләрнең, мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең, тормыштагы социаль һәм әхлакый нормаларның ролен чагылдыручы объект буларак билгели. 

1

2

3

4

5

6

Солтан Исхаков фотолары


Илназ ФАЗУЛЛИН
Интертат.ру
№ | 03.07.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»