|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2014 Җәмгыять
Татарстанда яшәүче баласын газаплауда гаепле дип табылганРоссия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләр Тәтеш районында яшәүче 42 яшьлек ир-атка карата хөкем чыгару өчен җитәрлек булган. Ул РФ Җинаять Кодексының 127 нче маддәсенең 2 нче часте (балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү) һәм 117 нче маддәнең 2 нче часте (балигъ булмаган баланы газаплау) буенча гаепле дип табылган. Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2013 нче елның октябреннән 2014 нче елның апреленә кадәр, ир-ат даими рәвештә 2006 нчы елгы улын газаплаган. 2013 нче елның октябрендә, дәресләрен начар әзерләгән өчен, ул баласын йорт верандасында торган сандыкка бикләп куя, ә үзе берничә сәгатькә яңа хатыны янына бала тудыру йортына китә. Икенче юлы шушы ук сәбәп аркасында, ир баласының кулларын артка бәйләп куеп, аны 40 минут идәндә тезләнгән килеш басып торырга мәҗбүр итә. 2014 нче елның апрелендә ата баласын этеп җибәреп идәнгә ега һәм аны, тәлинкәдән сорамыйча шашлык кисәге алганы өчен, кыйный.
|
Иң күп укылган
|