поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.07.2014 Милләт

Копчиково түгел, Чокыр Яки татар авылларының исемен законлаштырасы бар

Пермь якларын гизгәндә татар авылларының ике төрле исем йөртүенә исебез киткән иде. Юл буе баганаларында, гомумән, рәсми кулланылышта урысча аталсалар да, җирле халыкта һәрберсенең татарча үз исеме бар икән.

Берничә көн элек БТК башкарма комитеты һәм Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар авылларының тарихын язу мәсьәләсенә багышлап конференция уздырды. Шунда Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин Россия канунчылыгында татар торак пунктларының аталышы җәһәтендә шактый кызыклы чыгыш ясады. Җыелыштан соң без аңа, әлеге дә баягы Пермь өлкәсе татар авылларының төрлечә аталышын искәртеп: “Мондый хәл җирле халыкның хокукын бозу түгелме, әллә соң бу – милләттәшләребезнең битарафлыгы нәтиҗәсеме?”- дип мөрәҗәгать иттек.

- Торак пунктларына, географик объектларга исем бирү “Географик атамалар турында” Россия Федерациясе законы нигезендә башкарыла. Анда бу эшнең ничек оештырылуы, нинди органнарның җайга салуы, ягъни исем бирү, бирелгән исемне алыштыру тәртибе күрсәтелә. Әлеге закон нигезендә торак пунктына атама Россия халыкларының рухын, телен саклау максатында бирелә. Максаты законның башында язылган. Географик атамалар һәм торак пунктларының исемнәре урыс теле грамматикасы нигезендә языла. Шул ук вакытта атамалар торак пунктта яшәгән халыкларның телендә һәм шул тел грамматикасы нигезендә дә языла һәм исем бер генә була. Ике исем булмый – бу бөтен дөньяда кабул ителгән топонимика нормасы. Географик объектларның һәм торак пунктларының исеме бер генә була: йә ул татарча (татар авылларына килгәндә), йә урысча гына. Татарча булган очракта урыс телендә, урысча аның күчерелмәсе (транскрипциясе) бирелә. Мәсьәлән, Иске Шәйморза урыс хәрефләре белән Иске Шәйморза дип язылырга тиеш. Ләкин Старое Шаймурзино дип түгел. Старое Шаймурзино дип язалар икән, халыкны алдау гына бу. Аның исеме бер генә. Мәсьәлән, безнең карталарда Берег Слоновой Кости дигән дәүләт бар иде. Ә ул илнең исеме – Буркина Фасо. БМО аша Буркина Фасо Россиянең бөтен карталарына үзгәрешләр керттерде. Мәсьәлән, Нью-Йорк Яңа Йорк түгел. Оол-Стрит Старая улица түгел. Шул исәптән Большая Красная да Зур Кызыл урам түгел.

- Нишләп ул чагында бу закон бездә үтәлми?


- Анда закон бозган өчен җәза бирү каралмаган. Ләкин исемнәрне үзгәртергә мөмкин. Исемнәрне үзгәртү буенча анда аерым пункт бар. Моның өчен законны яхшылап өйрәнеп, Мәскәүдәге нормальләштерү комиссиясенә язарга кирәк. Исем үзгәртү өчен аерым кеше дә, иҗтимагый оешма да мөрәҗәгать итә ала. Исем алыштыруның төп нигезләре бар. Беренчедән, ул исем халыкта булырга, кулланылырга тиеш. Халыкта башка исем булса, өстән тагылган исем алыштырылырга тиеш. Янә тарихи исемне кире кайтару мөмкинлеге бар. Аның өчен җирле парламент, әйтик, бездә ТР Дәүләт Советы карар кабул итә. Калган төбәкләрдә Думалар булырга мөмкин. Моның өчен алар Россиянең исем алыштыра торган органына мөрәҗәгать итә. Анда администрация эшли, анда бу эшнең күпмегә төшкәнен санап-исәпләп бирәләр. Республика-төбәк бу акчаны табарга тиеш. Акчаны тапкан очракта исем алыштыру турында тиешле карар кабул ителә. Исем алыштыру өчен татар авылларында яшәгән татарлар һәрвакыт башлангыч белән чыгып торырга тиеш. Әнә Пермь краенда Чокыр авылы бар, нишләптер аны урысча Копчиково дип йөртәләр. Кешелек горурлыгы булганнар моңа түзеп тормаска тиеш. Мәсьәлән, Барда районында Сүҗидә авылы бар, ә аның рәсми исеме – Мостовая. Мондый исемнәр йөзләгән. Әлеге хилафлыкны үзгәртсәк Россия картасы шактый нык үзгәрәчәк. Кыскасы, Россиядәге татар авылларының исемнәре Россиянең үз законнарын бозып язылган.

- Татар конгрессында, Россиядә 4300 дән артык татар авылы бар, диләр.


- Бардыр, әмма аларның яртысының рәсми исеме дөрес түгел. Әле тагын шунысы бар: мин илебез төбәкләрендә күп йөрдем. Әлеге хилафлыкны искәртсәң, без Россиядә яшибез бит, диләр. Ләкин Россия законында татарча язу тыемый, әле киресенчә, туган телләрдә дә язылырга тиешлеге әйтелә. Анда элмә такталар турында да язылган. Авыллардагы элмә такталар шул җирле халыкның телендә булырга тиеш. Ул урысча да, җирле халык телендә дә, теләгән очракта латин хәрефләрендә инглизчә дә язылырга мөмкин.

- Авыл, бистә исемнәрен ике телдә язу очраклары бездә еш күзәтелә.


- Халыкны алдау гына бу. Чөнки географик исем бер генә. Мәсәлән, мин Казан шәһәре башкарма комитетының топонимия комиссиясендә эшләгәндә бер урамга Чишмәле дип исем бирдек. Ул Чишмәле дип атала. Аны Родниковая дип беркем дә язмый.

- Ул чагында Биектау бистәсеме, Высокогорскимы?


- Картадан карагыз. Россия картасында ничек язылган, исеме шулай. Чөнки алар белешмәне нормальләштерү комиссиясеннән алып язалар. Халык үзара сөйләшкәндә исеме нинди – гадәттә шулай языла. Законда шулай язылган. Авыл тарихларын язганда бу якны да исәпкә алырга - халык атаганча язарга кирәк. Ул авыл нинди исем белән танылган, халык арасында ничек йөри – шул атамасы рәсми исеме булырга тиеш. Кайбер авыллар тарихы турында укыйсың, аны картадан табып булмый. Аннан соң бик зур тырышлык белән генә рәсми исеме табыла. Югыйса, галимнәр яза бит, алар законнарны белергә тиеш. Теләсә нинди исем белән йөртеп булмый бит инде. Әгәр рәсми исем ошамый икән, аны алыштыру өчен эш башларга кирәк. Авыл тарихын язганда рәсми исемен телгә алу зарур. Елгалар белән дә шундый ук хәл. Кыскасы, безнең татар авылларының исемнәрен законлаштырырга кирәк. Шунысы да бар: әлеге географик атамаларны нормальләштерү комиссиясе РФ Траспорт министрлыгы каршында эшли (шул министрлык финанслаштыра) һәм аның составында бер генә татар кешесе дә юк.

- Аерым бер кеше генә комиссиягә мөрәҗәгать итеп әлләни кыра аламы соң?


- Нигә булдыра алмасын?! Бер яздың да бетте түгел, атна саен язып торырга кирәк. Әнә Америкадагы бер тоткын, нигә төрмәдә китапханә юк, дип Конгресска көн саен хат яза. Егерме елдан соң аның гозерен канәгатьләндерәләр... Белешмәләр , авыл тарихына материаллар туплау – шул тарих язучының максаты һәм бурычы. Ул тарих беренче чиратта мәктәптәге балаларны укыту өчен кирәк. Әмма исемне үзгәртмәсәң, авылның өч йөз еллык тарихын билгеләп уздырсаң да, ул барыбер Копчиково авылы тарихы булып чыга. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»