поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.07.2014 Милләт

Вашингтонның татарлар җәмгыяте: “Урта статистик американнар татарлар турында аз белә” (ФОТО)

Вашингтонның Татарлар ассоциациясе президенты Шакир Морадыймов “Татар-информ” журналисты сорауларына җавап бирде.

− Үзегезнең иҗтимагый җәмгыять тарихы белән таныштырып китсәгез иде.

− Вашингтондагы татарлар җәмгыяте Колумбия округында 1960-1970нче елларда, Октябрь революциясе вакытында, әти-әниләре Россиядән күченеп киткән татарлар бу җирләргә туплана башлагач оеша. Ул татарлар Көнчыгыш Азиядә: Япония, Көньяк Корея, Кытайда туып, Төркиягә күчеп киткәннәр һәм, нәтиҗәдә, әле Россия империясендә туган әти-әниләре белән АКШка килеп төпләнгәннәр. 1985нче елда “Вашингтон агломерациясенең татарлар ассоцияциясе”нең президенты итеп Искәндәр Бадай сайланган.

Безнең халыкны җыеп күрештергән милли бәйрәм — Сабан туен рәсми рәвештә 2001нче елның августында бәйрәм иттеләр. Татар гаиләләре ул вакытта Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев белән күреште һәм Кол Шәриф мәчетен төзеп бетерергә 1 мең доллар күләмендә акча җыйды.

2009нчы елда Россия һәм Үзәк Азиядән эшләргә һәм укырга килгән яшьләр иҗтимагый җәмгыятьнең эшен яңартып җибәрде, бергәләшеп Сабан туен, бергәләшеп Корбан бәйрәмен, Яңа ел һ.б. бәйрәмнәрне оештырып, мәдәни чаралар уздыра башлады. Барысы да бер кечкенә генә төркемнән башланган иде ул оешма, хәзер исә иҗтимагый җәмгыять тормышы белән кызыксынучылар Facebook аша безнең белән элемтәгә керә.

− Иҗтимагый җәмгыять оештырган чараларга, гадәттә, күпме кеше килә? Алар турында нәрсәләр сөйли аласыз?


− Төрлечә була. Безнең иң зур бәйрәмебез Сабан туена 200ләп кеше килә. Башка чараларга 20 кеше генә дә килергә мөмкин: бу ел фасылына һәм планнарга бәйле. Бәйрәм чаралары иҗтимагый оешма вәкилләре тарафыннан ирекле рәвештә оештырылу сәбәпле, барлык чаралар да Сабан туе бәйрәме кебек зур масштабта үтми. Шулай да, бу чараларны уздыру белән кызыксынучы һәм аларда катнашырга теләүчеләр, теләктәшлек белдерүчеләр һәрвакыт бар.

− Сез Татарстан милли җәмгыятьләре, бүтән илләрдәге һәм татар диаспоралары белән элемтәдә торасызмы?


− Иҗтимагый оешманың башка диаспоралар белән рәсми элемтәдә торганы юк, тик күп татарларның башка илләрдә туганнары, дуслары бар, алар аралашып яши.

− Сезнең җәмгыять вәкилләре барысы да татарча сөйләшәме, гомумән, нинди телдә аралашасыз?


− Безнең иҗтимагый оешмада төрле вәкилләр бар. Аларның кайберләре беркайчан да Татарстанда гына түгел, хәтта Россиядә дә яшәмәгән. Күбесе элеккеге Советлар Союзы составындагы республикаларда яшәгән булган һәм русча бик әйбәт белә, әмма татарча сөйләшмиләр. Шуңа һәм безнең чараларда башка милләт кешеләре катнашканга, гадәттә, кешеләр инглиз телендә аралаша. Тик без татар телен белүчеләрне бүләклибез, гәрчә алар телнең нигезен генә белсә дә. Кайбер чаралар, мисал өчен, шул ук Сабан туе, бер үк вакытта инглиз һәм татар телләрендә алып барыла.

− Телләр турында сүз чыккач, сорыйк әле: АКШта татар телен ничек өйрәнәләр, өйдә, гаиләдәме, әллә башкачамы? Сезнең “Ана теле” проекты турында ишеткәнегез бармы?


− Элек җирле иҗтимагый җәмгыять вәкилләре өчен татар телен өйрәтүнең оешкан бер генә дә ысулы юк иде: кешеләр телне үзлектән өйрәнде. Күптән түгел генә без якшәмбе мәктәбе ачтык, анда 3 яшьтән зуррак балалар татар телен өйрәнә һәм үзара аралаша ала. Иҗтимагый җәмгыятьнең кайбер вәкилләре “Ана теле” проекты хакында ишеткәннәре бар, бәлки анда катнашалардадыр әле.

− Сабан туе кебек чараларны сез ничек оештырасыз?

− Мондый чараларны оештыру күп акча һәм вакыт тәлап итә, чөнки без беркемнән матди дә, башка ярдәм дә күрмибез. Гадәттә, без иҗтимагый оешма активистлары һәм ярдәм итәргә теләүчеләр арасында вазифаларны бүлешәбез. Мисал өчен, кемдер урын броньлый, кемдер аудио- һәм видеоаппаратура өчен җаваплы. Без меню төзибез һәм азык-төлекне үзара бүлешеп алабыз. Сабан туеның мәдәни өлеше дә бар: кунакларны каршы алу, җыр-бию һәм балалар өчен уеннар. Кешеләр бер-берсе белән аралаша. Күпчелек өчен бу тормышларында булган соңгы вакыйгалар белән уртаклашу мөмкинлеге булып тора. Чара — чакырылган пешекче Садыйк абыйның зур казанда пылау пешерүе һәм сыйлану белән тәмамлана. Бу ризыкны һәрвакыт яратып ашыйлар.

− Узган ел сез Мәсгүдә Шәмсетдинова белән татар көйләре кичәсе уздырдыгыз. Бу кемнең идеясе иде? Киләчәктә дә шундый чаралар үткәрергә уйлыйсызмы?


− Безнең иҗтимагый оешманың бер вәкиле — Мәсгудә ханымның зур фанаты. Без аның ул яши торган Вашингтон штатыннан һава юлы белән килү чыгымнрын түләдек. Урынны броньлаү һәм чараны уздыруда безгә Таҗикстан иҗтимагый оешмасы ярдәм итте. Үз көйләрен уйнаудан тыш, Мәсгудә ханым тамашачыларга Россиядәге тормышы, үзенең көйләре һәм аны илһамландыручы татар мәдәнияте турында да сөйләде. Мәсгудә ханым кебек мәртәбәле кунакны үзебездә кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә иде һәм киләчәктә дә без аны һәм башка сәләтле татарларны чакырырга ниятлибез.

− Бәйрәмнәр оештырудан тыш, сезнең иҗтимагый оешма тагын нинди чараларда катнаша?


− Без бик күп нәрсәләр белән шөгыльләнәбез, шул исәптән мәдәни чараларга да йөрибез.

Моннан тыш, без башка штатлардагы татарлар җәмгыятьләрендә булырга тырышабыз. Мисал өчен, берничә кеше Нью-Йорктагы Сабан туенда булып кайтты. Без шулай ук бер-беребезгә кунакка йөрибез, оешма вәкилләре тормышында булган истәлекле вакыйгалар: бала туу, туй, чыгарылыш кичәләрен үткәрергә тырышабыз.

− Иҗтимагый оешма вәкилләреннән тыш, кемне дә булса татар мәдәнияте кызыксындырамы?


− Безнең чараларда иҗтимагый оешма вәкилләре чакырган берничә башка милләт кешеләре дә катнаша. Бу американнар яки элеккеге союздаш республикалардан килгән иммигрантлар булырга мөмкин. Кызганыч, урта статистик американнар татарлар турында һәм Россиянең күп милләтле ил булуы хакында аз белә. Шуңа да татарлар белән бәйле әйберләр турында белергә теләүчеләргә без һәрвакытта да шат.

− Сезнең оешма башкарган иң мөһим әйбер дип нәрсәне атый аласыз?


− Татар җәмгыятенең булуы, элемтәләрне саклау, соңгы биш ел эчендә иҗтимагый җәмгыять өчен чаралар оештыру − үзе үк мөһим әйбер. Мәсәлән, дәүләт дәрәҗәсендә һәм бюджет хисабына Татарстанда уза торган Сабан туеннан аермалы буларак, бездә бу иҗтимагый оешма вәкилләренең тырышлыгы белән оештырыла, бу инде аз нәрсә түгел.

− Киләчәккә булган планнарыгыз белән дә таныштырсагыз иде.

− Без якшәмбе мәктәбе мөмкинлекләрен үстерергә телибез. Әлегә бу оешып килүче пилот проект кына, шулай да теләгебез зур. 

1

2

3


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»