поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.07.2014 Мәгариф

Дмитрий Ливанов: БДИ нәтиҗәләре өчен мәктәпләргә шелтә булмаячак

Бердәм дәүләт имтиханының беренчел нәтиҗәләре мәктәпне тәмамлаучыларның белеме бик түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Әмма моның өчен уку йортларын һәм мөгаллимнәрне шелтәләргә җыенмыйлар. Һәрхәлдә Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов уку елына йомгак ясау киңәшмәсендә журналистлар алдында шулай дип белдерде.

Чираттагы уку елы тәмамланды. Бердәм дәүләт имтиханының да төп агымы узып китте. Үткән елга нәтиҗәләр ясау, ирешелгән уңышларны барлау, җитешсезлекләрне ачыклау һәм алга таба максатларны билгеләү мәйданы итеп бу юлы башкалабыз Казан сайланды. Бүген Татарстан мәркәзендә илебез субъектларының мәгариф өлкәсе җитәкчеләре җыелды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашында узган әлеге киңәшмәдә мәктәпкәчә, мәктәп һәм югары белем бирү өлкәсендәге үсеш тенденцияләрен билгеләргә тырыштылар.

Татарстан мәгарифен мактап туя алмыйлар


Уку елына йомгак ясау – илнең мәгариф системасы өчен мөһим вакыйга, билгеле. Бу турыда республика башлыгы үзенең сәламләү сүзендә дә аерым билгеләп үтте. Киңәшмәнең нәкъ Казанда узуы да очраклы гына хәл түгел – белем бирү тармагы республикабызда өстенлекле юнәлешләр рәтендә тора бит. Татарстанда мәгариф үсешенә бүленгән кадәр акчалар бер генә өлкәгә дә бүленмидер, мөгаен. 2010 елдан бирле ел саен бу максатларга 2 миллиард сум акча юнәлтелә.

- Татарстан яңа инновацион икътисад – белемгә нигезләргән икътисад булдыру өстендә эшли, Мәгариф системасы бу максатка ирешүдә төп рольне уйный. Республиканың мәгариф челтәрен 1,5 мең гомуми белем бирү, 2 меңгә якын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 27 югары уку йорты, вузларның 49 филиалы, 94 урта һөнәри белем бирү учреждениесе чагылдыра, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, барыннан да бигрәк мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирүгә җитди игътибар бирелә. Ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекслар эшләнгән, һәр төркем ноутбуклар, ә балалар бакчалары мультимедияле комплекслар белән тәэмин ителгән. Балалар бакчалары челтәрен үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Шулай якындагы 5 ел эчендә мәктәпкәчә тәрбия йортларында 30 меңнән артык урын булдырырга ниятләнә.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә ирешелгән уңышлар арасында, Президент билгеләп узганча, педагогларның уртача хезмәт хакы арттырылуы, мәктәпләргә капиталь төзекләндерү үткәрелүе, аларның инфраструктурасы ныгытылуын атарга була.

БДИның “йомшак” нәтиҗәләре өчен укытучылар җаваплы түгел

Дмитрий Ливанов исә үз чыгышында төп мәсьәлә - Бердәм дәүләт имтиханы иде. Аның сүзләренчә, быел дәүләт аттестациясе объектив һәм гадел узды. Хокук бозулар әз булды, шуңа да быелгы БДИ нәтиҗәләре укучыларның белем дәрәҗәсен ачык чагылдыра. Безнең өчен исә нәкъ шул мөһим. Хәзер без дөрес нәтиҗәләр чыгарып, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген билгели алабыз, дип белдерде ул.

Белүебезчә, быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында аттестатсыз калучылар саны узган еллардагы кебек үк 1-2 проценттан артмасын өчен БДИ буенча минималь балларны киметергә мәҗбүр булдылар. Шулай, рус теле буенча иң түбән балл 36дан 24кә кадәр төшерелде, математика буенча ул 24 баллдан 20 баллга калдырылды.

Дмитрий Ливанов хәбәр иткәнчә, Рособрнадзор чик балларны киметмәгән булса, сынауларны “икеле” билгесенә тапшыручылар бермә-бер күбрәк булыр иде.

- Узган елда 11 меңгә якын укучы минималь баллны туплый алмаган иде. Быел рус теленнән чик балл шул ук дәрәҗәдә калган булса, сынауны бирә алмаучылар саны 30 меңгә якын булыр иде, ягъни, барлык укучының 1,5 проценты түгел, ә 4 проценты аттестатсыз калыр иде, - дип белдерде министр.

Белүебезчә, бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре өчен укучылардан да бигрәк укучылар кайгыра. Бүген аларның эшчәнлегенә нәтиҗәне нигездә шушы күрсәткечкә карап бәялиләр. Киңәшмәдә Дмитрий Ливанов мөгаллимнәрне үзенчә тынычландырырга тырышты булса кирәк. БДИ күрсәткечләре өчен мәктәпләрне, педагогларны шелтәләү дә, җәзалау да булмаячак, дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, бүген нәтиҗәләрне җентекләп анализлау сорала.

Үзгәрешләрнең бетәсе юк


Бердәм дәүләт имтиханы кертелгәннән бирле мәктәпләрдә укучыларга киңкырлы белем бирү икенче планга күчте. Бүген уку йортларында уку процессы, нигездә, дәүләт аттестациясенә әзерләнүгә генә кайтып кала. Дмитрий Ливанов мәктәпнең төп бурычы ә аерым бер имтиханны тапшыруга әзерләү түгел, ә укучыны гомер буе белемен үстерергә өйрәтү дип билгеләде.

Бу максатны күздә тотып, имтиханнар системасы да үзгәрәчәк. БДИда көтеләчәк яңалыклар турында бик күп сөйләнә. Дмитрий Ливанов искәртеп узганча, чыгарылыш сыйныфларга БДИ тапшырганда инша яздырту ниятләнә. Тагын бер үзгәреш – югары уку йортына кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләреннән кала, укудан тыш уңышларны да исәпкә алу, ягъни портфолио системасы гамәлгә кертелү. Моннан кала якындагы елларда мәҗбүри имтиханнарны тапшырганда база һәм профильле дәрәҗәләргә бүленеш кертү. Дмитрий Ливанов бу система киләсе уку елыннан ук тормышка ашырыла башлавы шикле, әмма моңа әзерлек инде башланган.

Җыелышның министр чыгышыннан соңгы өлеше ябык ишекләр артында узды. Мәгариф өлкәсе җитәкчеләренә җиткерәсе “каты” сүзләр матбугат вәкилләре өчен түгел иде, күрәсең. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 30.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»