поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.03.2009 Җәмгыять

“ӨМЕТ – ЯЗУЧЫЛАРДА”

Бүгенге күзлектән караганда, китап нәрсә ул? Китап шүрлекләрен нинди язучылар баета? Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Сабирҗан улы Шакиров белән әңгәмәбез шул хакта.

– Дамир Сабирҗанович, рухи кыйммәтләр үзгәрү китапка нинди йогынты ясады?

 

– Рухи кыйммәтләр үзгәрде дип кенә китапка мөнәсәбәт үзгәрмәде. Бүгенге көндә китап – кабат иң зур бүләк.

 

– Казанның Бауман урамында Татарстан китап нәшриятының фирма кибете бар. Ул нинди роль үти?

 

– Ул китап кибете генә  түгел. Ул элеккеге Тукай клубы традицияләрен дәвам итүче әдәби-мәдәни үзәк тә. Анда атнага берничә тапкыр язучылар, сәнгать әһелләре белән очрашулар уза. Кибетне ачып ялгышмаганлыгыбызга торган саен ныграк инанам.

 

– Кибеткә беренче тапкыр керүчеләр татар китабының арзанлыгына шаккатадыр. 20-25 сумга менә дигән китаплар сатыла, хәтта классик язучыларның унар томлыгын 300 сумга алырга була. Мондый бәяләр чыгымнарны да капламыйдыр, мөгаен?

 

–  Әлбәттә, капламый. Тик шул 20-25 сумлык китапны сату өчен дә бик нык тырышырга кирәк... Шунысы йөрәккә тия. Язучының укучысы бар икән, китап алына. Юк икән, киштәдә тузан җыеп ята.

 

– Язучылар нәшриятта гонорар түләү системасыннан риза-бәхил түгел... 

 

– Китап бастырган өчен гонорарның бер өлешен без китаплата бирәбез. Бу – аптыраганнан, чарасызлыктан. Язучының 2000 данә тираж белән дөнья күргән китабы таратылмый ятуы – бик зур проблема. Бу – китап начар дигән сүз түгел, язучының укучысы юк дигән сүз. Үз китапларын сатып ала торган һич югы 2-3 мең укучыны тәрбияләсен иде алар! Менә шул очракта гонорарны тулысынча акчалата түләячәкбез.

 

– Дамир Сабирҗанович, ничектер ябышып бетми бит әле бу: китап элеккечә үк иң зур бүләк һәм аны укучы юк.

 

– Әгәр бүгенге көндә Әтнәдә, Аксубайда, Тәтештә китап кибете юк икән, аны кая илтеп куясың?! Фермагамы? Китапны бит ниндидер почмакка илтеп өеп куеп кына булмый.  Шөкер, кайбер район  үзәкләрендә китап кибетләре ачыла башлады. Әйтик, Актаныш, Кама Тамагы, Буада, Сарманда...  Ни өчен китап кибете юк? Булса, анда ни өчен татар китабы сатылмый?

 

– Димәк, китапны популярлаштыру кирәк. Бу кемгә бәйле?

 

– Барыбызга да. Иң элек язучының үзенә. Кем йөри, кем халык белән аралаша, шуның китабын алып бетерә баралар. Нәбирә Гыйматдинова һәрчак халык арасында. Шуңа китабы да сорала. Бүген дә сорыйлар, китабы гына күптән сатылып бетте инде...

 

Популярлаштыру бүгенге көн язучыларына гына кагылмый. Исән язучы үзе дә йөреп эшли ала, ә бакыйлыкка күчкәннәр өчен без барыбыз да эшләргә тиеш. Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын бастыруны дәвам итәбез, ә ул авыр сатыла. Йөрәк әрни. Ни кызганыч, бүгенге көндә без аңа карата мәхәббәт тәрбияли алмадык. Заманча тел белән әйткәндә пиар, реклама кирәк.

 

– Татар китабы дигәндә без сүзне һәрвакыт Тукайдан башлыйбыз. Ә бүгенге көн язучылар арасында егылып китеп укылучы язучылар бармы?

 

–  Бар, әлбәттә. Марат Кәбировның “Мәхәббәт яңгыры” китабы 5 мең тираж белән чыгып, өч-дүрт айда таралып бетте. Ркаил Зәйдулланың “Ташка ордым башны” дигән китабын кызыксынып алалар. Кибетчеләр: “Без аңа “5”ле куябыз”, – диләр. Мәдинә Маликова, Резедә Вәлиева, Нәбирә Гыйматдинованың китаплары тиз тарала.

 

Бүгенге көндә Язучылар берлегендә 320 язучы бар. Шуларның күпмесе продуктив эшли соң? Бүгенге заман укучыларын урыс, чит ил әдәбиятлары йотып алмасын өчен аларны кызыксындырырлык татарча әдәбият булырга тиеш. Яңа геройлар, заманча эчтәлек кирәк. Язучы 1 сентябрьдә мәктәпкә керергә, 25 майда  аннан чыгарга тиеш. Ял итәргә аның өч ай вакыты кала әле. Киләчәге турында уйланган һәрбер язучы мәктәптә, балалар арасында булырга тиеш дип уйлыйм мин, чөнки алар язучының иҗатын киләчәккә алып баралар.

 

– Үзеннән-үзе балалар китабына килеп терәлдек. Китап укучы бала – безнең киләчәгебез икәнлеген барыбыз да аңлый. Ә баланы үзенә тартырлык татарча китаплар бармы?

 

– Балалар китабы – зур проблема. Без хәзер элек эшләнмәгәннәрнең "җимешен" татыйбыз. Үзгәртеп корулар башлангач, без барыбыз да тиз генә олыгаеп китеп,  балаларыбыз, киләчәгебез турында онытып җибәрдек. Нәшрияттә дә балалар редакциясен матур әдәбият редакциясенә кушып, балалар әдәбиятына игътибарны киметү дөрес эш булмаган. 2007 елда без балалар һәм яшүсмерләр редакциясе ачып, алар өчен әллә нихәтле китап чыгардык. Сөенеп әйтәм: барысы да сатыла. Иң нәниләр, балалар бакчасына йөрүчеләр, кече яшьтәге мәктәп укучылары, яшүсмерләр – барысы өчен дә төрле сериядәге китаплар дөнья күрде. Иң нәниләр өчен чыгарылганнарын алыйк. Алар балаларның телен ачу өчен эшләнә. Әлбәттә, ул китапларны әдәбиятка кертеп булмый, алар әллә ни “акыллы” да түгелдер. Бер биттә – рәсем, икенче биттә – рәсемнең атамасы. Бала этне күргәч, “собака” дип түгел, “эт” дип дәшсен өчен шулай эшлибез. Баланың телен ачып, үсә барган саен яңа китаплар бирә барсак, киләчәктә китап укырлык укучы тәрбияли алачакбыз.

 

– Ә яшь иҗатчылар арасында өметлеләр бармы?

 

– Мин яшьләргә, гомумән, бик зур өмет белән карыйм. Узган ел Камал театрында яшьләр иҗатына багышланган кичә булды. Исем китеп кайттым. Телләре бар, фикерләре бар, төс-кыяфәтләре бар... Без яшьләргә бернинди кризиска карамый ярдәм итәргә тиеш. Иҗатлары укучыга барып җитми, китаплары чыкмый икән, алар югалып калырга, өметсезлеккә бирелергә мөмкин. Бүген без алар өчен дә эшләргә тиеш.

 

– Дамир Сабирҗанович, дөнья буйлап 7 миллион татар халкы яши. Татар китаплары 2-3 мең тираж белән чыга һәм, үзегез әйткәнчә, авыр сатыла. Татар китабын чит төбәкләргә чыгару эше ничек бара?

 

–  Күплегебез белән горурланырга гына яратабыз шул без... Ә мин 7 миллион татар  дигән сүзне ишеткән саен складтагы китапларны, аларның бәяләрен саный башлыйм. Безнең еллык тираж – 382 мең. Бу бөтен китапларның тиражы. Шул 7 миллионнан ел әйләнә берәр генә китап алырлык 382 мең кеше юк микәнни?! Кая соң ул халык? Нәрсә кирәк соң аларга? Елына китапка 25 сум акча бүлеп биреп булмый мени? Шул 7 миллион татарның җидедән бер өлеше генә дә ел саен 25 тәңкәлек бер китап сатып алса, инде 25 миллион булыр иде. Ә бу бит нинди зур көч, күпме акча!  Беренчедән, китап тарала, икенчедән, акча керә. Шулай булганда, бәлки, дәүләт ярдәменә дә мохтаҗ булмас идек.

 

Чит төбәкләргә китап чыгару, гомумән, бик авыр. Без Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы белән бергә эшлибез, үзебез элемтәләр урнаштырабыз. Чит төбәкләргә чыкканда, сатарга китаплар ала чыгабыз. Китап җанлы берничә милләтпәрвәр шәхесебез бар. Әйтик, Самарадан Шамил абый Баһаутдинов. Быел ул 20 мең сумга китап алып Сабантуйда таратты. Ул үзен халыкны китап укытуда җаваплы дип сизә. Әгәр төбәкләрдә без мактап йөргән данлыклы, бай татарлар Шамил абый кебек булса, эшләр бик әйбәт барыр иде...

 

Чит төбәкләрдә яшәүчеләр: “Без бит башка милләт арасында яшәп телне  оныткан инде”, – дип акланырга ярата. Ә мин Казанда яшәп телен оныткан буын белән алар арасында бернинди дә аерма күрмим.

 

– Ә хөкүмәтнең китапка карашы нинди? Ярдәм бармы?

 

– 1991 елга кадәр Татарстан китап нәшрияте дәүләттән бер тиен дә акча алмый иде. Кибетләрдә китап өчен сугыш чыга, китап белән бөтен нәрсәне эшләп була иде. Ә 80 нче еллар ахыры-90 ның башында китапка мөнәсәбәт үзгәрде, ул арткы урында калды. Хөкүмәт нәкъ менә шул чорда нәшрияткә ярдәм күрсәтә башлады. Һәм ул кечкенә ярдәм түгел. 

 

Процентлап бүлеп торасым килми, китап чыгару чыгымының күпмедер өлешен хөкүмәт ярдәме, күпмедер өлешен сатудан кергән акча тәэмин итә. Безнең кибеттәге китапларда бернинди наценка юк. Безнең өчен әлегә иң мөһиме – аның укучыга барып җитүе, ә нәтиҗәсен соңрак татыячакбыз.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 28 | 07.03.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»