поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
16.03.2009 Сәясәт

СӘЯСӘТ ДИГӘН ПЫЧАК

Кадерле укучым! Тагын тел, милләт турында яза инде бу, димә! Ул хакта язулардан, “татар теле бетә” дип чаң кагулардан син туйгансыңдыр инде... Мин дә арыдым. Ләкин бу язманы, вакытың һәм мөмкинлегең булып, ахырына кадәр укып чыксаң иде. Бирегә үземнән берни дә өстәмәм, ә “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар фикерен генә язармын. Дөресрәге, матбугат конференциясендә ишеткәннәремне җиткерергә тырышырмын. Андагы сүзләрне күчереп бастыру – бер әйбер, ә менә әңгәмәдәге рух, милләтпәрвәрлек, халык өчен җан атуны кәгазь аша гына тапшырып булмый шул. Кызганыч...

Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае узуга 20 ел тулуын, 28 мартта булачак юбилей корылтае турында сөйләп тору кирәк микән? Матбугат конференциясе шул уңайдан үткәрелде. Ләкин анда сүз корылтайны уздырудагы максат-бурычларга түгел, ә менә нигә кайтып калды...

 

Дамир Исхаков, тарихчы:

 

...Әгәр сез Татар иҗтимагый үзәгенең беренче программасын карасагыз, аның тулысынча диярлек тормышка ашуын күрерсез. Безгә бәйсез Союз Республикасы булу гына мөмкин булмады. Демократлаштыру рухы булган елларда төзелеп калган ТИҮ күп эш башкарды. Шул исәптән без Татарстанның рәсми хакимиятен дә сындыра алдык. 1991 елдан соң барысы да үзгәрде. Милли элита гади халыктан аерылды. Татарлар, гомумән, халык сәясәттән бик иртә читләште. Һәм бу бик начар күренеш.

 

Татарстан элитасы культура үсешенә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирми дип уйлыйм. Хәтта Башкортстан белән чагыштырганда да, без бик артта барабыз. Мәсәлән, Башкортстанның фәннәр академиясе белән безнекен чагыштырыгыз. Дөрес, безнең статуслар төрле. Алар Русия фәннәр академиясе составында булса, без аерым эшлибез. Ләкин аларда әле күптән түгел генә этнология институты ясалды, бездә әле аның исе дә юк, аларда социаль экономика һәм хокук институты (институт социальной экономики и права) бар, бездә ул бар иде, ләкин ликвидацияләнде. Алга бару өчен интеллектуаль үсешнең никадәр мөһим булуы аңлашыладыр кебек. Уйлавымча, республикабыз элитасы, хәтта кризис шартларында да, шушы юнәлешкә игътибар бирергә һәм безнең интеллектуаль өлкәне үстерүдә эш алып барырга тиеш.

 

Бездә урта һәм кече бизнес бик начар үсә. Ә бу бер яклы гына үсешкә һәм демократиянең югалуына китерә торган фактор.

 

Сайлауларга килгәндә, “Бердәм Русия” тагын күпчелек тавыш җыйды. Милли-региональ компонентны юкка чыгаруны гына искә төшерик. Бу бит шул “Бердәм Русия” кулы белән эшләнгән эш. Татарстан элитасының, шул партия эчендә булып, әлеге партия эшчәнлегенә каршы көрәш алып баруын күз алдына китерүе кыенрак.

 

Фәүзия Бәйрәмова, “Иттифак” фиркасе, Милли мәҗлес рәисе:

 

20 ел эчендә ачылган мәктәпләр, мәчетләр, татар теленең күпмедер үсүе... – болар барысы да милли хәрәкәт уңышы.

 

ТИҮнең эшләре ни өчен югары дәрәҗәдә барды дисезме? Чөнки безнең анда үз депутатларыбыз бар иде. А.Зыятдинов, Т.Абдуллин, М.Мөлеков... Без ТИҮдә кабул иткән карарларны икенче көнне үк Югары Советта күтәрә идек. Ә сез хәзер шундый эшне күз алдына китерә аласызмы? Юк. Менә шуңа күрә без хәзер бер генә канатлы булып калдык. Без таләпләрне халык арасында күтәрәбез, ә тегендә ул яңгырамый. Ишетелми.

 

Иттифак партиясе, Милли мәҗлес рәисе буларак әйтәм, ТИҮ белән без өч тапкыр каршылыкка кердек. Беренчесе: ТИҮ идарәсенең беренче сүзләре КПССка рәхмәт белән башлана иде. Без баштан ук: “КПСС ул – җинаятьчел партия, ул шушы хәлгә китереп җиткерде, күп төрле партияләр булырга тиеш”, – дидек. Икенчесе: без баштан ук “Бәйсезлек!” дип бардык, ә ТИҮ башта Союздашлык диде, Союз җимерелеп төшкәч, аптырап калды, конфедерация дип карады... Без тулы бәйсезлек яклы, ә алар Русия составында булып, аннан нидер алып, исән калу тарафдарлары булды. Өченче каршылык Татарстан Русия белән шартнамә төзегәч, 1994 елда булды. Без Татарстан Республикасы җитәкчеләрен гаепләп чыктык, бәйсезлек идеясе декларациясен бирдек дидек, ә ТИҮ ахырга кадәр Татарстан җитәкчелеген яклады, нәрсә эшләсәләр дә, гел мактау сүзләре әйтте.

 

Ни генә булмасын, без авыр чакта ТИҮ белән һәрчак бергә булдык һәм милли хәрәкәт булып, үз эшебезне башкардык.

 

Союз таркалгач, 1992 елда Татарстанның Диния Нәзарәтен Чаллыда төзедек. Беренче мәчетләрне, татар мәктәпләрен өйдән-өйгә имза җыя-җыя без ачтырдык. Хәзер ата-ана баласын татар мәктәбенә бирми дип әйтәләр. Аның өчен йөрергә кирәк. Яшьләр! “Шәрык” клубы! Анда биеп кенә ятмагыз, биеп кенә яту бик күңелле. Бу милләткә файда түгел! Урамнарга чыгар вакыт җитте!!!

 

Горбачев әйтмешли, хәзер ачыкларга кирәк, безгә ни кирәк?! ТИҮ ни теләгәнен үзе әйтер, ә мин, мәсәлән, Иттифак, Милли мәҗлес рәисе буларак, үземнең ни теләгәнемне бик яхшы беләм. Без Татарстанның бәйсез дәүләт булуын телибез, 20 ел элек шулай иде, бүген дә шулай. Чөнки үз дәүләте юк икән, милләтне бетү көтә. Бигрәк тә шушындый олы милләт арасында, шушы агрессив дәүләт кулында. 456 ел буе син башка милләт кулы астында яшәп кара. Аның теле, аның гадәтләре, аның тормышы, кануннары һәм үзең булып кал! Бу могҗиза. Моны Шәймиев үзе дә әйтте. “Менә мин дөньяда башка феноменны белмим, 80 ел динсезлектә торганнан соң, халык ничек итеп дингә кайтты. Бу татар милләтендә генә булган хәл”, – диде. 80 генә түгел, 480 дип өстәргә кирәк. Безне хәзер закон белән юк итәргә тотындылар. Милли-региональ компонентны кире кертә алмыйбыз икән, телең, мәктәпләрең бетте дигән сүз. Дәүләт бәйсезлеге идеясеннән чигенәбез икән, без Г.Исхакыйларга да хыянәт итәбез. Аның васыяте ул.

 

Читтәге ТИҮ лидерларын да искә төшерик әле. Менә әгәр алар булмаса, Самарада, Себердә, Саратовта без шул декларацияне кабул итә алмый идек. Алар 20 ел буе поездларга төялеп, Казанга шул милли идеяне, татар бәйсезлеген якларга йөрде. Шуның өчен эшсез, карьерасыз калдылар. Хәзер ул мескеннәрне ТИҮ җыелышларына да алып килмиләр. Менә иң чын милләтчеләр шулар.

 

Марс Шәмсетдинов:

 

“Беренче корылтай хакимият органнарын да үзебезгә җәлеп иткәнгә күрә яхшы үтте”, – дип Д.Исхаков әйтте инде. Әйе, бу шулай. Корылтайны да хакимият органнарын җәлеп итмичә генә үткәрү барып чыгар дип уйламыйм...

 

Бүген дә милләт проблемасы 80нче еллар ахырындагы кебек үк кискен проблема булып кала бирә. Рус телле татарлардан баш тарту бик җиңел. Әгәр аның күңелендә булса да татарлык бар икән, ул кешене үзебезгә тартырга кирәк. Аннан, демократия бар дип лаф оралар, ләкин аның юклыгын күрмәмешкә салышалар! Коррупциягә каршы көрәшәләр, ә хакимияттә 20 ел буе утыралар! 20 ел хакимияттә утырган кешеләр үзләре коррупционерлар булып “чыныга”, ә менә шул сорауны беркем дә бәхәскә куймый. Шул ук Медведев та моны күрмәмешкә салыша.

 

Русиядә интеллектуаль көчләрне кыскарту, юкка чыгару бара. Революциядән соң бөтен интеллектуаль көчне чит илгә чыгарып җибәрделәр, Сталин вакытында алар таш чыгарды, сөргенгә сөрелде һәм акрынлап юк ителде, бүген дә...

 

Римзил Вәлиев, журналист.

 

Дәүләт һәм милли җәмәгатьчелек арасындагы диалогтан качып калу мөмкин түгел. Чөнки демократия милли демократиядән, милли тигезлектән, милли үсештән аерылгысыз.

 

Әгәр һәркем үз фикерен әйтә алса гына, безнең эшләр алга китәр... Бер кеше дә элеккеге КПСС кебек үзенекен “диктовать” итмәсен. Без ул юлдан китәргә тиеш түгел. Милли тормышта хәзер идеологик кризис!

 

Эльвира Кудрецкая, журналист:

 

ТИҮнең эшчәнлеген мин беренче көннәреннән үк яктыртып килдем һәм ул чакта аның популярлыгы зур иде. Минемчә, ТИҮ эшләгән иң зур эш ул – илебездә татарга булган карашны яхшырту, хөрмәтне арттыру. Хәзерге сәяси вәзгыятьтә инде башка ситуация. Хәтта ТИҮнең төп идеологларының берсе булган Рафаэль Хәкимовның да нигә депутатлыкта калмавы аңлашыла. Тик торганнан берни дә булмый.

 

Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче:

 

Югары Совет депутаты булып сайланганда, демократик төркемнән тәкъдим ителдем. Демократик хәрәкәт белән милли хәрәкәт бергә барганда гына уңышка ирешеп була. Русиядә бүген күтәреләчәк демократик хәрәкәт белән дә берләшү юлын уйлыйсы, милли хәрәкәт базасын киңәйтү өчен, керәшен татарлары белән берләшәсе иде. Алар чукындырылган татарлар дигән фикердән баш тартыйк. Татар үз намусын сатып, көчләп чукындырыла алмый. Көчләп чукындырылганнары күптән үз диненә кайтты инде.

 

Халкыбыз абруен кайтару да бик мөһим. Чирмешән районында бер кеше генә сайлауга килмәгән дип сөйләделәр. Сайлаучыларның 90%ы “Бердәм Русия” өчен тавыш биргән. Үз милләтен бетерергә дигән закон кабул иткән фирка өчен халык яклап тавыш бирә. Үзе дә аңламыйча, рухи, милли геноцидны яклап, адәм көлкесенә калды.

 

Бездә татарны, мәгарифне бетергән өчен үстерәләр, кайберәүләрне депутат итеп куялар. Киңәшмәләрдә ничә литр савым булуын, ничә сыер үлгәнен сорыйлар, ә менә бер генә җитәкчедән дә сездә ничә татар мәктәбе ачылды дип берәү дә сорамый. Чөнки бу кирәк түгел. Менә соңгы бер мисал: “Тәртип FM” радиосын бетерү! Шуны бетергән кешегә ике айдан “Атказанган культура хезмәткәре” дигән исем бирделәр. Бу бит инде халыкны мыскыл итеп үртәү! Кризис безгә бик зур ярдәм күрсәтер дип өмет итәм.

 

“Түгәрәк өстәл” бик озак дәвам итте. Их, бу әңгәмәне тулаем бөтен татар халкына ишеттерәсе иде. Күз ачылсын, ваемсызлык үткәндә калсын, халык үз теле өчен күтәрелсен өчен...

 

Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 10 | 11.03.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы