• 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 19.09 Микулай, 12+,Кариев театры, 16.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 18 Сентябрь
  • Алмаз Хәмзин - юмор остасы
  • Гариф Ахунов (1925-2000) - язучы
  • Ләйсәнә Садретдинова - журналист
  • Гөлнара Габдрахманова - дәүләт эшлеклесе
  • Ильяс Җиһаншин - дин әһеле
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
  • Үзебезнең умарталыктан бал сатам. Казан буенча китереп тә бирәм. 3л-1300, кәрәзле бал- 500сум/кг. 89625497103
  • Сдается однокомнатная квартира на улице ак.губкина 89050238959
  • Мавлютова братья Касим урамында студия гостиница сатып алам риэлторсыз хужадан 12 кв. Метр дан башлап 18 кв. Метр га хэтле 89393825975
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
 
 

 
Архив
 
29.06.2014 Юмор

"Дембельләр"

Күзәткәнегез бар микән, татар җырчысы эреләнгән саен аның үз-үзен тотышы, йөреше, рус әйтмешли, походкасы үзгәрә. Сәхнә артында гына түгел, сәхнәдә дә. Аяк-куллар, күкрәк-иңнәр шулхәтле горур хәрәкәтләнә башлый ки, шаккатасың. Ә борын! Аның сәхнә идәне яссылыгына карата булган градусын үлчәр өчен линейка да, уровень да кирәкми. “На глаз” бер күз ташлау да җитә - йолдыз!

Гадәттә, бу хатын-кыз җырчыларга кагылмый. Алар сәхнәдә матур һәм тыйнак. Йолдызлы походка күбрәк ир-ат җырчыларга хас. Менә йолдыз як-якка чайкалып сәхнә кырыена килә. Әйтерсең, авыл клубына армиядән кайткан дембель чыгып бара. Җырчының походкасын башта алдан күзәтәсең, кем әйтмешли, анфас. Аннары кәттә генә янга борыла ул – профиль. Һәм арт шәрифләрен күрсәтеп баянчысы янына китеп бара. “Дембель йөреше” бөтен җыр дәвамында саклана.

Татарда берәүләр исәпләвенчә 400дән артык, икенчеләр санавы буенча 700дән артык җырчы бар. Әмма походканың йолдызлылык коэффициенты бу рейтингка бәйле түгел. Кайберәүләр зур эстрадага беренче адымнарын диск чыгарып яки сольник белән башлый. Ә кайберәүләр дембель походкасы белән. 90нчы елларны пейджер алып җибәргән көнне татарча видеоклиплар ясаучы Илдар Муллин “синең, хәтта, походкаң үзгәрде” дип көлгән иде миннән. Сәхнәдәге күп кенә татар җырчылары бүген 90нчы елларда пейджер алган яшүсмер малайны хәтерләтә.

Хәер, сәхнә - тормышыбызның көзгесе. “Дембель синдромы” эстрадада гына түгел, көндәлек тормышта да күзәтелә. Бигрәк тә район җирендә. Теге яки бу егетнең үз-үзен тотышы, походкасы аның кайда кем булып эшләвен максималь дәрәҗәдә аңлатып бирергә мөмкин. Фәлән разрядтан төгән разрядка күчкән көнне үк аяк-кул йөрешләрендә фәлән миллиметрга үзгәрешләр сизелергә мөмкин. Ә инде 1-2 кеше өстенә җитәкче итеп тә куйсалар, миллиметрларның сантиметрга әйләнүен көт тә тор. Жестикуляция, кул бутау, ымнар ниндидер мәгълүматка ишарә ясаса, “походка” бу мәгълүматны бөтен нечкәлекләре белән ачып сала. Менә шулай. Тук башак аска иелә, буш башак өскә үрелә, ди халык.

Яздым да куркып куйдым. Бәлки, минем походканы да берәрсе читтән күзәтеп торадыр?


Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ --- | 26.06.2014
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№16 (879511) / 30.06.2014 19:02:10

Сәхнәдәге күп кенә татар җырчылары бүген 90нчы елларда пейджер алган яшүсмер малайны хәтерләтә.
Данилнын уз башыннан узган хэл бугай!

№15 (879492) / 30.06.2014 15:27:25

Нэлянын "затлы-зыялы" коренная горожанка булуы куренеп тора.Исеме дэ Нэля бит!


Кызны колхоздан чыгарганнар,э кыздан колхозны чыгару момкин тугел!

№14 (879490) / 30.06.2014 15:18:30

Мин узем шэхэр ире булсам да,авыл кызларын яратам,алар бер кайчан да отказывать итмилэр,чиста хавада ускэнгэдер телэклэре гел бар.

№13 (879489) / 30.06.2014 15:16:42

Авыл кешесе эйбэт ул в целом,чиста кунелле.Но кубесенчэ надан,кайберсе зэгыйф дэ була,но кайбер очракта якшы экземплярлар да очраштыра,но в сирэк.

№12 (879485) / 30.06.2014 14:44:53

Авыл кешесе булу берэр кимчелекмени сон ул, эй? тапканнар тикшерер нэрсэ, бэрэнгесе авызыннан чыга дип, узегез нэрсэ ашап яшисез?

№11 (879469) / 30.06.2014 11:03:03

Мин бик авыр аерам авыл кызларын шэхэр кызларыннан,видимо кызлар нык тырышалар шэхэр кешесенэ окшарга,э авыл малайлары узлэренен кыяфэтлэренэ игтибар итмэгэч аерып була.Кызлар сойлэшэ башласа тоже аерып була авыылныкы икэнен.

№10 (879468) / 30.06.2014 10:58:38

Мине тоже приблатненный колхозниклар раздражать итэ,кыяфэт чыгарган булалар,сойлэшэ башласан бэрэнгесе чыга авызыннан.

№9 (879467) / 30.06.2014 10:57:10

Уверенно йорергэ кирэк,башны окэ кутэреп,кызларнын ушын алырлык.Мескен сарык сыман башынны иеп тегел.Без кызлар шундый егетлэрне яратабыз.

№8 (879465) / 30.06.2014 10:30:31

Кешенең үз- үзен тотышы ( бу очыракта , әйтеп узылган"дембель синдромы") кешенең генә түгел, туган- тумачаларның,кайда, кем булып эшләвен күрсәтеп тора.. Машиналарына "текә" номер тагып, газонга бастырган өчен ясаган кисәтүгә үзләренең "крутой связлары " белән мактанып, кирәксә - кирәкмәсә стрелка забивать" маташкан булалар

№7 (879454) / 30.06.2014 00:30:52

Минемчә, хәзерге заман җырчылары сәхнәгә чыкканда күбрәк күлҗмәк-ыштан күрсәтергә чыгалар. Җырлауларына күбрәк нәтҗә ясасыннар иде. Акча түләп "ШАРМАНКАЛАРНЫ" крап утрасы килми бит.

№6 (879448) / 29.06.2014 20:22:53

Нигэ исемнэрен язмадын кызык тугел

№5 (879440) / 29.06.2014 20:01:41

Шундый булдыра торган походкалы ир-ат ,ир-ат инде ул.Ир-егет шундый булырга тиеш тэ инде.

№4 (879437) / 29.06.2014 19:57:28

Син йолдыз чтоли?

№3 (879412) / 29.06.2014 17:52:04

Маладис Данил))Бик кызык итеп тэмамлап та куйгансын.

№2 (879399) / 29.06.2014 15:25:03

///Тук башак аска иелә, буш башак өскә үрелә, ди халык///.

Дөресе:"Тулы башак аска иелә, буш башак өскә үрелә" түгелме?

№1 (879383) / 29.06.2014 10:42:50

!!!!!!!!!!!!!!!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar